Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.04.2019, 11:02

Казанда «цифр»га күчкәндә халыкка ярдәм күрсәтү өчен волонтерларны укыту эше тәмамланды

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). Татарстанның 1800-дән артык волонтеры цифрлы телевидение урнаштыру буенча укуын тәмамлады, Казанда шәһәрлеләргә 200 волонтер ярдәм күрсәтәчәк.

Волонтерлар укытуның икенче этабы кичә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә тәмамланды, анда 20-дән артык үзирекле, шулай ук «Жизнелюб» социаль проектында катнашучылар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, бу ел башыннан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә волонтерлар өчен уку курслары үткәрде, алар казанлыларга цифрлы телевизион сигналны кабул итү өчен җиһазлар урнаштыруда ярдәм итәчәк.

Волонтерлар ярдәме кирәк булган очракта, шулай ук өстәмә мәгълүмат кызыксындырганда түбәндәге түләүсез номерга шалтыратырга: 8 800 220-2002, шулай ук сайтка кереп карарга мөмкин. Шулай ук гаризаны «Халык контроле» сайтында, «Цифрлы телевидение» категориясендә калдырырга мөмкин.

Барлык яңалыклар