Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2018, 21:46

Россиянең иң танылган журналларыннан берсе “Юность” номерын Татарстан авторларына багышлый

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март, Ксения Швецова). Бүген Казанның үзәк китапханәсенең “Калитка” әдәби кафесында “Юность” журналының баш мөхәррире һәм проза бүлеге мөдире Игорь Михайлов белән очрашу үтте. Язучы Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы белән оештырылган “Иске Татар бистәсе” арт-резиденциясенең чираттагы кунагы булды. Очрашуга Казанның иң танылган авторлары килде, алар Россиянең иң эре һәм танылган әдәби-нәфис журналларының берсенең номерын әзерләүдә катнашачаклар.

Билгеләп үтәргә кирәк, очрашу урыны очраклы рәвештә сайланмады – “Калитка” әдәби кафесы 2 ел эшли, бу вакыт эчендә биредә Россиядән һәи чит илләрдән күп кенә танылган авторлар кунак булды.

Игорь Михайлов Татарстан башкаласы турында эссе язган иде инде, хәзер ул яңа текстлар әзерли. Шулай да килүенең төп максаты – “Юность” журналының республика авторларының әсәрләрен туплаган махсус санын чыгару, татар авторларына Гомумроссия әдәби киңлегенә чыгу мөмкинлеге бирү.

Проектның илһамландыручысы һәм авторы, Пушкин премиясе лауреаты, танылган язучы Илдар Әбүзәров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә бу журнал иң танылган һәм тираж буенча иң зур булып санала һәм мондый махсус номер чыгару шәһәребезнең генә түгел, илебезнең дә әдәби тормышына зур өлеш кертү булып тора.

Иҗади очрашуга, оештыручылар сүзләре буенча, үзләренең тектсларын Казанның әдәби җәмәгатенең күп кенә вәкилләре алып килгән. Фаразлар буенча, татарча текстлар да тәрҗемә белән журналга кертеләчәк. Әдипләр фикеренчә, журналның әлеге номеры “Казан теле” турында сөйләргә мөмкинлек бирәчәк. “Әдәби дөнья киңлегендә Татартан башкаласының танылуын телибез. Санкт-Петербург дигәндә Достоевский, Гоголь исемнәре күз алдына килә. Казан белән дә шундый нәтиҗә булуын телибез. Бу шәһәрнең туристик популярлыгына да уңай тәэсир итәчәк”, - диде Илдар Әбүзәров.

Игорь Михайлов махсус номер чыгару идеясе алга таба үсеш алыр һәм тагын бер номер чыгар, дигән ышаныч белдерде. “Казан турында чиксез язарга мөмкин. Ләкин мине бер сорау борчый – минем моны эшләргә хакым бармы? Мин бит бу шәһәр турында сез белгән кадәр белмим, - диде язучы. – Бу журналда сезнең һәрберегез үз белгәнен сөйләячәк. Моны мөмкин кадәр кызыклы эшләү сездән тора. Шул вакытта гына ул укучыларда кызыксыну уятачак”.

Шәһәргә шундый караш һәм аны эчтән тату мөмкинлеге – “Иске Татар бистәсе” арт-резиденциясен булдыруның төп сәбәбе. Дөньяның төрле почмакларыннан авторлар биредә гариза калдырып, Казанга килә ала. Алар өчен Иске Татар бистәсендә апартаментлар, төп вакыйга урыны Казан булган әсәрләр язу өчен зур булмаган грантлар бирелә. Әлеге проектның идеясен Илдар Әбүзәров тәкъдим итте.

“Әлеге проект шәһәрнең мәдәни тормышын җанландыра, Казанга һәм аның халкына файда китерә. Язучылар килә, шәһәргә яңача карый, кешеләр алар белән таныша, очрашулар оештыралар. Бу безнең мәдәни киңлегебездә эз калдыра”, - дип ышана И.Әбүзәров.

Татар язучылары, шагыйрьләре, публицистлары, эссечылары әсәрләре 2018 елның маена кадәр кабул ителә. Текстларны 79898@mail.ru “Юность” журналының проза бүлеге электрон почтасына яисә atsloboda@list.ru арт-резиденция почтасына җибәрергә мөмкин.

Барлык яңалыклар