Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.08.2019, 16:45

Казанда «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә вертолет WorldSkills флагын алып барачак

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август, Алинә Бережная). 18-нче августта «Казан» Гаилә үзәге янында Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме узачак. Бәйрәмнең кульминациясе булып, моннан алдагы дөнья чемпионатларын кабул иткән 20 илдә булган WorldSkills хәрәкәте әләмен хөрмәтләү торачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев сөйләде.

Авиация тамашасы инде җиденче тапкыр үткәрелә. Быел ул гадәттәгечә парашютчылар сикерүләреннән башланачак, алар «Казан» Гаилә үзәге тирәсендә төшәчәк. Аннары «һава аренасы»нда гомуми билгеләнештәге авиация барлыкка киләчәк, аның артыннан «Ту – 95», «Ту-160», «Ту-22МЗ», «Ту-214» һәм «Ансат», «Ми-8», «Ан-2», «Як-12», «Bell 206В3» кебек авыр һава суднолары узачак, дип сөйләде «Авиапром» ачык акционерлык җәмгыятенең Очыш хезмәте идарәсе башлыгы Дмитрий Волошин. «Мин формалаштырылган җәйге программа тамашачыларга ошар дип өметләнәм, чөнки ул, барыннан да элек, аларга юнәлдерелгән. Узган ел тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бәйрәм бик популяр. Чара яшьләргә авиация турында күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк. Яшьләр авиациянең хезмәт булуын күрәчәкләр», - диде Д.Волошин.

Бәйрәмнең бизәге булып «Русь» пилотаж төркеме чыгышы торачак. Очучылар «Альбатрос» Л-39 реактив укыту-тренировка самолетларында катлаулы элементларны күрсәтәчәкләр. Шулай ук Уфадан пилот төркем дә һава судносы белән идарә итү осталыгын күрсәтәчәк.

Тамашаның иң якты мизгелләреннән берсе WorldSkills хәрәкәте әләмен хөрмәтләү булачак. «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәме - флагның 22-нче августта дөнья чемпионатын ачу тантанасына килер алдыннан үткән сәяхәтенең соңгы этабы. Чемпионат флагын Казансу өстеннән вертолет алып барачак. «Бу вакытта шәһәр буйлап йөрергә чыккан берничә мең конкурсант төрле нокталардан флагны күрә алачак», - дип аңлатты И.Мингалиев һәм 2017 елның октябрендә Абу-Дабида дөнья чемпионатының ябылу тантанасында WorldSkills флагы рәсми рәвештә Казанга тапшырылганын искә төшерде. Шул мизгелдән «WorldSkills флагы эстафетасы» проекты старт алды. Ике ел эчендә WorldSkills флагы Халыкара космик станциядә булды, алдагы 44 дөнья чемпионатын үткәргән 20 ил аша узды, аннары Россиянең 24 субъекты буенча сәяхәткә китте, Татарстанның барлык 43 муниципаль районында һәм 2 шәһәр округында булды.

Тамаша күктә генә түгел, җирдә дә оештырылачак. Бәйрәм кунаклары өчен байк-шоу, парашютлар җыю буенча мастер-класс узачак, ә яшь тамашачылар пенопласттан самолетлар төзеп караячак һәм кәгазь самолетларны очыртуда көч сынашачак. «Бәйрәм ахырында, җәйге программадан соң, мәйданчыкта концерт узачак, анда Горбунов исемендәге Казан авиация заводы һәм Казан вертолет заводы иҗат коллективлары катнашачак, - дип сөйләде «Казан ярминкәсе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Любовь Ахманаева.

Биредә үк «Казан» Гаилә үзәге янында профориентация аллеясы оештырылачак. Казан авиация кластерының 17 югары уку йорты һәм предприятиесе барлык теләүчеләргә авиация өлкәсендә эшләү турында сөйләячәкләр.

Бәйрәм 15.00 сәгатькә планлаштырылган. Исегезгә төшерәбез, чараны үткәрү чорында Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнары буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Моннан тыш, 18-нче августта Казансу елгасында кече суднолардан файдалану тыела.

Барлык яңалыклар