Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.06.2019, 07:58

Казан зооботаника бакчасы шәхси иганәләргә 167 Африка хайванын сатып алган

Казан зооботаника бакчасының «Замбези елгасы» исемендәге яңа өлеше өчен якынча 114 млн сум күләмендәге шәхси иганәгә 167 Африка хайваны сатып алынган. Бүгенге көндә яңа коллекция 41%-ка (14 төр хайван) формалаштырылган. «Замбези елгасы»н август ахырында ачу планлаштырыла. 2021 елга кадәр барлык хайваннарны китерү һәм яңа зооботаника территориясендә вольерларны тулысынча тутыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Казан зооботаника бакчасын яңарту һәм киңәйтү проектының беренче чиратын төзү 2015 елдан бирле алып барыла. Кабан күле ярындагы «Замбези елгасы» исемен алган 6,7 га мәйданлы яңа территориянең уникальлеге шунда ки, биредә Африка кыйтгасыннан китерелгән хайваннарны тоту өчен шартлар тудырыла. «Замбези елгасы» территориясендә зур экзотик хайваннар – филләр, жирафлар, мөгезборыннар, гориллалар, шимпанзелар яшәячәк. Африка экспозициясенә барлыгы 34 төр хайван керәчәк. Вольерларның тышкы кыяфәте шулай ук Африка стилендә эшләнгән. Килүчеләр өчен ял итү зоналары, ачык күзәтү мәйданчыгы булган ресторан каралган. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Брайль шрифты белән язылган элмә такталар, пандуслар урнаштырылачак.

Казанга гамадриллар, тәвә кошлары, пантер ташбакалары, Бразза мартышкалары, сурикатлар, даманнар, дикдиклар, арысланнар, зәңгәр гну һәм башка хайваннар китерелгән инде. Әлегә алар иске зоопарк территориясендә урнаштырылган. Аларны «Замбези елгасы» зоопаркының Африка өлешенә күчерү объектны тулысынча тапшырганнан соң планлаштырыла.

Яңа коллекция хайваннарының тагын 26%-ын сату-алу килешүләре төзелгән. Аларның килүе агымдагы елның сентябрь-октябрь айларына көтелә. Алар арасында легендар марабу һәм фламинго, ак башлы сиплар, таҗлы торналар, кафр каргасы, мисыр челәне, зебралар, гепардлар, лемурлар бар.

Икенче чиратта зоопаркның иске өлешен реконструкцияләү күздә тотыла. Биредә Россиянең төрле төбәкләрендә яши торган хайваннар булачак: Көнбатыш Себер тайгасында, Ерак Көнчыгышта һәм Врангель утравында.

Киләчәктә Кабан күленең каршы ягында Көньяк Америкага багышланган тагын бер территория төзү планлаштырыла. Биредә ягуарлар, кырмыскаашарлар, тапирлар, ленивецлар яшәячәк.

Нәтиҗәдә зооботаника территориясе өч тапкырга - 21 гектарга кадәр артачак.

Барлык яңалыклар