Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.05.2019, 13:30

Казан Мэрына Түбән Кабан күле территориясен - Һади Такташ урамын үстерү концепциясен тәкъдим иттеләр

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май, Алена Мирошниченко). Түбән Кабан күле территориясен үстерүнең яңа концепциясе турында Казан Мэры Илсур Метшинга Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясен эшләү буенча архитектор, проект төркеме җитәкчесе Олег Маклаков, шулай ук Николай Новиков иҗади остаханәнең әйдәп баручы архитекторы Анна Новикова сөйләделәр. Киңәшмә Казан Башкарма комитетында узды. Исегезгә төшерәбез, проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча тормышка ашырыла. 2 мең га мәйдандагы район Татарстан Республикасы башкаласы тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясен эшләгәндә сынау мәйданчыгы булачак.

Олег Маклаков хәбәр иткәнчә, әлеге территорияне һәм аның үзенчәлекләрен анализлау нигезендә белгечләр бурычларны хәл итүгә принципиаль яңа якын килүне булдырганнар. Гадәттәгечә, шәһәрдә төзелеш вакытында аерым участоклар яки аерым биналарның тышкы кыяфәте генә бәяләнгән. «Мондый алым нәтиҗәле түгел, чөнки шәһәр мохите – төрле иерархик структуралардан торган бик катлаулы система. Шуңа күрә без беренче чиратта бу территория өстендә эшләгәндә системалы эш алымын кабул иттек», - дип билгеләп үтте ул. Шулай итеп, эшче төркем белгечләре шәһәрнең структурасын 5 төп катлам рәвешендә тәкъдим иттеләр: ландшафт, урамнар челтәре һәм квартал рәсеме, кварталларны йорт биләмәләренә бәйле бүлү принцибы, төзелеш һәм аның күләм-урын характеристикалары, шәһәр дизайны.

Кабан күле - 5 км озынлыктагы парк төзү өчен бик зур ресурс

Тарихи җирлек концепциясе турында Анна Новикова сөйләде. «Беренче дәрәҗәгә, ландшафтка, еш кына җитәрлек игътибар бирелми, әмма нәкъ менә ул шәһәрне визуаль рәвештә кабул итүне билгели. Казан территориясендә бу, һичшиксез, Түбән Кабан күле, ул тарихи яктан һәрвакыт ачык рекреация урыны булды», – дип билгеләп үтте ул. Шуңа бәйле рәвештә, эшче проект төркеме биредә Казан өчен кирәкле булган үзәк шәһәр паркын оештырырга тәкъдим итә», - дип ассызыклады ул.

Икенче катламны кварталларны формалаштыра торган урамнар тәшкил итә. Бүгенге көндә гамәлдәге бүленеш төре күбесенчә җәяүлеләр өчен түгел, ә автомобиль хәрәкәтен стимуллаштыра. Хәер, Сукно бистәсенең якын-тирәдәге тарихи территориясендә һәм Бауман, Профсоюз урамнары формалаштырган кварталларда урамнар уңайлы микъдарга ия. Шуңа бәйле рәвештә А.Новикова һәм аның командасы җәяүлеләр бульварларын булдыру хисабына квартал масштабын киметергә тәкъдим итә.

А.Новикова аңлатканча, өченче принципка, кварталларны йорт биләмәләренә бүлүгә килгәндә, биредә тарихи шәхси территорияләр күлгә карата зур булмаган һәм сузылып килүчән булган. «Нәтиҗәдә масштаблылыкны булдырмас өчен, без шәхси биләмәләр зурлыгында төзелешнең икенче линия девелоперларын чикләргә тәкъдим итәбез», - дип аңлатты спикер. Шул рәвешле 50х250 зурлыктагы участоклар күл ягына таррак өлеше белән чыгачаклар. «Татинвестгражданпроект» проектларының баш архитекторы Герман Бакулин бу идеяне хуплады, объектларның перпендикуляр рәвештә куелуы территориянең һәм торак кварталының эчке киңлекләренең визуаль коммуникациясен бирүен билгеләп үтте.

«Бөтен дөнья моны куллана. Безгә ниндидер фишкалар кирәк»

«Төзелешләргә килгәндә, без судан күтәрелүне 4-7 катка кадәр арттырырга тәкъдим итәбез. Димәк, паркка дүрт катлы фронт чыгачак, ә яңа транспорт магистраленә – 6-7 кат», – дип сөйләде А.Новикова һәм тулаем алганда беренче линиядә төзелеш планлаштырылмый, әмма инде икенчесендә ресторан, кафе һәм кибетләр белән биналар барлыкка киләчәк, дип аңлатты.

Бу этапта эшче төркем әгъзаларының фикерләре аерылды. Әйтик, Казанның Генераль планындагы эшләнмәләр үзәге проектларының баш архитекторы Сергей Саначин биналар катларының судан баскычлап күтәрү фикеренә тәнкыйть белән карады. «Минемчә, бу күңелсез һәм бик гади. Миңа калса, зур пульсация һәм кызыксынуны кварталның төрле төеннәренә кертелгән биек калкып чыгулар уятачак», - диде ул. Шәһәр Мэры да шундый фикердә. «Ни өчен без моннан һәрвакытта да шулай куркабыз? Бөтен дөнья моны куллана. Безгә ниндидер фишкалар кирәк», - дип мөрәҗәгать итте ул проектны эшләүче коллегаларына.

Бу мәсьәләдә Герман Бакулин шәп позицияне алды. «Казанда күпчелек очракта югары акцентлар оештырылмаган. Минемчә, бу территорияне биек биналар белән тутырырга ярамый, чөнки нигездә шәһәрнең бу өлешендә шәһәр ландшафты тенденциясе – биеклекне арттыру», – диде ул.

И.Метшин, килеп туган дискуссиягә бәйле рәвештә, архитекторлардан киләсе киңәшмәгә проектлана торган территориянең төрле архитектура карарларында һәм төрле ракурсларда күзалламасын әзерләүне сорады.

«Кабан арты мәчете һәм Петцольд заводы нигезендә булган материалларны файдаланып, без архитектура ансамбле төзи алабыз»

Карала торган территориядә Кабан арты мәчете һәм Петцольд заводыннан тыш сакланып калган тарихи объектлар булмавын исәпкә алып, төзелеш вакытында, проект перезентациясе буенча, кызыл кирпеч һәм яшел чирәп кулланырга тәкъдим ителә. «Кабан арты мәчете һәм Петцольд заводы нигезендә булган материалларны файдаланып, без архитектура ансамбле төзи алабыз», – дип тәмамлады концепцияне аңлатуын А.Новикова.

Казан Мэры мондый ансамбль булдыру идеясен югары бәяләде һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗановка һәм эшче төркемгә төзелеш өчен кирәкле материаллар исемлеген җентекләп эшләү белән шөгыльләнергә кушты.

Фикер алышуга нәтиҗә ясап, Олег Маклаков коллегаларына бүгенге презентация – бурычлар һәм якын килүләрне күрсәтү генә, алар чикләреннән чыгарга ярамаган киртәләрне билгеләүгә юнәлдерелгән, дип искәртте. Барыннан да элек бу яр сызыгына, аркылы юлларга һәм төзелешләрнең үтемлелегенә кагыла. Монда стилистика, фасадларның ритмлылыгына караган таләпләр һәм башка параметрлар турында сүз бармый», - дип өстәде ул.

«Безгә барыбызга да бу ошый, әмма карарлар кабул итүче җаваплы кешеләр буларак, без җиде тапкыр түгел, һичьюгы сигез тапкыр үлчәргә тиеш. Безгә тәмле дә, матур да, Казанга охшаган һәм кабатланмас булуы кирәк», - дип ассызыклады И.Метшин.

Концепцияне эшләүнең чираттагы адымы девелоперлар, җир милекчеләре һәм потенциаль инвесторлар белән очрашулар һәм фикер алышулар булачак.

Киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Радик Шәфигуллин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Светлана Персова, архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина, Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров, Казанның баш рәссамы Жанна Белицкая, КДАТУның шәһәр төзелеше һәм авыл торак урыннарын планлаштыру кафедрасы мөдире Александр Дембич һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Казан Мэрына Түбән Кабан күле территориясен - Һади Такташ урамын үстерү концепциясен тәкъдим иттеләр
Видеорепортаж
30.05.2019 13:30
Барлык яңалыклар