Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.04.2019, 13:24

Казан Мэры: «Социаль эшчәнлеккә юнәлеш тота торган коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар муниципалитетның барлык ресурсларыннан файдалана алырга тиеш»

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе утырышында коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга ярдәм итү эшен көчәйтергә һәм аларны үсеш өчен барлык шартлар белән тәэмин итәргә чакырды. Коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәсендә шәһәр социаль проблемаларны һәм белем бирү мәсьәләләрен хәл итүгә грант акчаларын җәлеп итә ала, әмма моның өчен аларга барлык башлангычларында да ярдәм күрсәтергә кирәк, дип билгеләде И.Метшин.

Бүген Казанда коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның системалы эше, хакимиятнең барлык дәрәҗәләре белән хезмәттәшлек алып барыла, коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга дәүләт грант ярдәме аеруча зур роль уйный, дип билгеләде Казан Мэры. Шул ук вакытта коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга ярдәм итү эшен координацияләү белән бәйле проблемалар да бар. «Консультацияләр, мәгълүмати, методик ярдәм таләп ителә. Район администрацияләре башлыкларының игътибарын коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның халык белән эшләү мөмкинлекләренә юнәлтәм. Алар аша социаль проблемаларны, мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү өчен грантлар җәлеп итәргә мөмкин, бу мөмкинлекләрне тулысынча файдаланырга кирәк», - дип билгеләде И.Метшин.

Шәһәрдә коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның эшчәнлеге һәм үсеше турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан Республикасында 5834 коммерциягә нигезләнмәгән оешма теркәлгән, шуларның 2395-е – Казанда (41%).

2016 елда Казанда 2016-2020 елларда Казанның социаль эшчәнлеккә юнәлдерелгән коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларына ярдәм итү планы расланган иде, дип искәртте спикер. Хәйрия секторы үсешендә «Игелекле Казан» ресурс үзәге мөһим роль уйный, аның кысаларында коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар мөлкәт, белем бирү, консультацияләр һәм мәгълүмати ярдәм ала.

Коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга финанс ярдәме күрсәтү турында сөйләгәндә, Р.Гафаров бу эштә грантларның зур роль уйнавын билгеләп үтте. Әйтик, узган елда төрле дәрәҗәдәге грантлар алган коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар саны берничә тапкыр арткан. Аерым алганда, Президент грантлары фонды конкурсында җиңү Казан оешмаларына 132 млн. сумлык финанслау алырга мөмкинлек бирде. Шәһәр фондлары республика конкурслары һәм башка чыганаклар аша тагын 20 млн сумнан артык акча ала. «Грант акчаларына казанлылар өчен генә түгел, бөтен ил файдасына тормышка ашырыла торган дистәләгән чаралар уздырыла», - диде Р.Гафаров һәм мисал итеп бөтен Россиядән меңләгән талантлы балаларны берләштергән «Игелекле дулкын» балалар иҗаты фестивален китерде.

Узган ел беренче тапкыр «Игелекле Казан» проекты ресурс ярдәменә конкурс уздырды, аңа 26 коммерциягә нигезләнмәгән оешмадан 61 гариза бирелгән иде. Әлеге хәйрия проектларының 10-сы инде күп кенә шәһәрлеләрнең проблемаларын хәл итәргә ярдәм итте.

Спикер сүзләренә караганда, быел тагын 15 проект гамәлгә ашырылуын көтә. Алар арасында - Казан паркларында балалар церебраль параличы булган балалар өчен махсус велосипедларны бушлай арендалауны оештыру проектын эшләгән «Альпари» хәйрия фонды инициативасы , шулай ук социаль такси эшчәнлеген киңәйтүче «Забота» хәйрия фонды.

«Алмаштыру түгел, ә берләшү» девизына тугры калып, шәһәр администрациясе коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар белән уртак проектларны актив гамәлгә ашыра», - диде Р.Гафаров һәм уңышлы проектларны гамәлгә ашыруның конкрет мисалларын китерде. Шулай итеп, шәһәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга белем бирү учреждениеләрендә яшьтәшләре белән аралашу һәм хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирә торган инклюзив белем бирү үсә. 2018 елда «Дәрескә бергә» проекты кысаларында ресурс бүлмәләре өчен махсуслаштырылган җиһазларны шәһәрнең беренче 8 инклюзив мәктәбе алды. Быел шундый ук җиһазларны Казанның 2 мәктәбе һәм 5 балалар бакчасы алды. «Казанда инклюзив белем бирү өчен барлыгы 35 база мәйданчыгы бар, аларда 900-гә якын бала тәрбияләнә», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.

Ел саен Казан коммерциягә нигезләнмәгән оешмалары көче белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен зур спорт-массакүләм чаралары оештырыла – Даун синдромы булганнар арасында йөзү буенча «Бергә җиңәбез» бөтенроссия турниры, «Көчле рухлылар» бәйрәме, Ю.М.Красильников истәлегенә җиңел атлетика буенча бөтенроссия турниры, төрле спартакиада һәм ярышлар, дип искәртте спикер.

Мәдәният учреждениеләрендә Казанның киң танылыш алган «Жизнелюб» проекты гамәлгә ашырыла, ул өлкән яшьтәгеләргә спорт, иҗат белән шөгыльләнергә, мобиль технологияләрне, хуҗалык нигезләрен, менталь арифметиканы өйрәнергә, гомумән, лаеклы ялга чыкканнан соң да тулы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирә. 2018 елда гына да «Жизнелюб» проекты дәресләрендә казанлылар 80 мең тапкыр булдылар.

«Социаль эшчәнлеккә юнәлдерелгән коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның уңышлары һәм игелекле эшләре булмаса, югарыда санап үтелгән барлык мисаллар сүздә генә кала алыр иде, - диде Р.Гафаров. - Түбәндәгеге исемнәрнең барысы да диярлек казанлыларга бик яхшы таныш: бу - бөтен илдә билгеле балалар хосписын төзегән Анжела Вавилова исемендәге фонд. Бу - «Игелекле эшләр көне» фонды, аның ярдәмендә тернәкләндерү инвентаренә мең ярымнан артык инвалид бала ия булды, «Альпари», «Ак Барс Созидание», «Синең файдага!» хәйрия фондлары, Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре җәмгыяте һәм авыр тормыш хәленә эләккән балаларны яклау, социальләштерү һәм реабилитацияләү буенча гаять зур эш алып баручы башка күп кенә битараф булмаган кешеләр берләшмәләре.

Социаль эшчәнлеккә юнәлдерелгән коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар ярдәме белән мохтаҗ казанлыларга иң кирәкле әйберләр – кием-салым һәм түләүсез тукланудан медицина, юридик һәм психологик ярдәмгә кадәр алырга мөмкин, дип билгеләп үтте Р.Гафаров. Мондый ярдәмне, мисал өчен, «Яңа гасыр», «Профилактика һәм инициатива», «Зәкәт», «Тормыш ризыгы» һ.б. фондлар күрсәтә.

Казан Мэры Башкарма комитетның структур бүлекчәләре арасында коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга ярдәм итү мәсьәләләрендә эшне һәм хезмәттәшлекне көчәйтергә кушты. «Төрле яклап, шул исәптән юридик һәм мөлкәти ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен эзләргә кирәк. Бу эш җайга салынырга тиеш, социаль эшчәнлеккә юнәлдерелгән коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар муниципалитетның барлык ресурсларыннан файдаланырга тиеш», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе, 18.04.2019
Видеорепортаж
18.04.2019 13:18
Социаль эшчәнлеккә юнәлеш тота торган коммерциягә нигезләнмәгән хәйриячелек, ихтиярилыкка корылган оешмаларга ярдәм күрсәтү турында
Барлык яңалыклар