Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.01.2020, 15:08

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны томан булуы турында кисәтә


(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче гыйнвар). Киләсе тәүлектә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бүген төнлә һәм 8-нче гыйнвар иртән республикада урыны белән бераз кар явачак, Казанда көчле явым-төшем көтелми. Юлларда бозлавык сакланачак.

Чәршәмбе көнне төнлә Казанда һава температурасы минус 9-11 градус тәшкил итәчәк, аязган вакытта - минус 12-14 градус. Татарстан буенча төнлә һәм иртән һава температурасы минус 6-дан 11 градуска кадәр, аязган вакытта минус 11-дән 16 градуска кадәр булачак.

8-нче гыйнварда көндез республика башкаласында һава температурасы – 7-9, Татарстан буенча 4-6 градус салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Бүген кич, 8-нче гыйнвар төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан булуы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе актив ял итәргә яратучыларга табигатьтә үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш итә.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кисәк туктаулардан сакланырга кирәк. Тукталыр алдыннан тизлекне салмак кына киметергә киңәш ителә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк, дип билгеләп үтә белгечләр. Бөтен оптика яхшы хәлдә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан күренә торган жилет кулланырга кирәк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә ерак юлларга бару мөмкинлегеннән баш тартырга чакыралар.

Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр юлы урынында гына чыгарга һәм хәрәкәт итүче транспорт каршыннан трассаны узмаска киңәш ителә.

Гадәттән тыш хәл очракларында республика халкы ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерлары аша чакыра ала: 101, 112 (шалтыратулар тәүлек буе һәм бушлай кабул ителә), шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең +7 (843)288-46-96 ышаныч телефоны буенча элемтәгә чыгарга мөмкин.
Барлык яңалыклар