Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.10.2025, 15:05

«Вакыт машинасы»: 2 нче ПАТП ачык һава астында автобуслар музеенда яңа экспонат барлыкка килде

Предприятиегә кергәндә «Икарус-280» урнаштырганнар

2 нче номерлы Пассажир автотранспорт предприятиесенең ачык һавадагы автобуслар музеенда яңа экспонат барлыкка килде. Восстание урамындагы 108а йорт территориясенә кергәндә «Икарус-280» автобусын урнаштырганнар.

Предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, раритет пассажир машинасы өчен махсус постамент ясалган.

Быелның июленнән 2 нче ПАТП мастерлары торгызу эшләрен башкардылар. Автобуста бортларны, аркаларны яңарттылар. Чыбыклар алыштырылды, идәннәр үзгәртелде, утыргычлар тартылды, суыту системасына ревизия үткәрелде. Машина йөртүче кабинасында әсбаплар өслеге һәм янгын сүндерү системасы яңартылган. Шулай ук автобуска дәүләт номеры бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, «Икарус-280» узган гасырның 80 нче һәм 90 нчы елларында Казанда пассажирлар йөрткән. Мондый автобуслар 7, 22, 24, 26, 111 номерлы маршрутларда эшләгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның Петербург урамындагы «Метроэлектротранс» МУПнең Дан аллеясында яңа экспонат – «ЗиУ-9» маркалы троллейбус барлыкка килгән.
Барлык яңалыклар