В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне алдыннан KZN.RU порталы патологияне профилактикалауның әһәмияте турында искә төшерә
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, кешенең инвалидлашуының иң еш сәбәпләреннән берсе инсульт кичерү. Әлеге куркыныч чир белән очрашкан 85% кешеләрнең бары тик 16% ы гына яңадан үз хезмәт эшчәнлеген дәвам итә ала. Бөтендөнья инсульт белән көрәш көне алдыннан инсульт куркынычының нинди факторларын аерып күрсәтүләре, патология симптомнарын ничек танырга һәм профилактика өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында KZN.RU порталына М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче ДКБда Баш миендә кан әйләнеше кискен бозылган авыруларны дәвалау өчен неврология бүлеге мөдире Әлфия Нәҗипова сөйләде.
Инсульт – баш миенең зарарлануына һәм нерв күзәнәкләренең үлеменә китерә торган баш миенең кан әйләнеше бозылуы.
Инсульт булган гражданнарның төп категориясе – 55 яшьтән өлкәнрәкләр. Әмма хәзерге вакытта яшьрәк буында авыру ачыклану очраклары ешайды.
Рискның төп факторлары булып гипертония, шикәр чире, йөрәк авырулары, аз хәрәкәтләнүчән яшәү рәвеше, стрессның югары булуы тора.
Гомуми билгеләр арасында баш авырту һәм баш әйләнү, сөйләмне аңламау һәм сөйләмнең бозылуы, күңел болгану һәм косу, йөз асимметриясе, тәннең төрле өлешләренең координациясе һәм хәрәкәтчәнлеге бозылу.
Аны һич тә игътибарсыз калдырмаска. Инсульт вакытында пациентлар еш кына хәлне начар аңлыйлар һәм үзләренә ярдәм күрсәтә алмыйлар. Кичекмәстән ашыгыч медицина ярдәме чакырырга кирәк – биредә вакыт киләчәктә яшәү сыйфатында һәм аның дәвамлылыгында төп роль уйный. Моны 4,5 сәгатькә кадәр дәвам иткән «терапевтик тәрәзә» вакытында эшләргә өлгерергә кирәк. Иң яхшысы, әгәр авыруның симптомнары барлыкка килгәннән соң беренче сәгать эчендә авыруны хастаханәгә алып килү.
Әгәр дәвалауны беренче 4,5 сәгатьтә башласаң, инсультны җитди һәм куркыныч өзлегүләрсез кичерергә мөмкин. Мондый пациентларга хастаханә базасында баш миендә кан агымын торгызуга юнәлдерелгән тромболитик терапия билгелиләр. Әгәр авыру шул вакыт эчендә хастаханәгә килеп җитәргә өлгермәсә, башка дәвалау кулланыла. Әлеге этапта зыян күрүчегә тромбоэкстракция үткәреләчәк. Процедура тромб япкан участокта кан агымын торгызырга сәләтле. Әгәр кан тамырының томалануы гына түгел, ә баш миенә кан саву да булган икән, авыруга тагын да киңрәк хирургия тыкшынуы үткәреләчәк.
Әйе, бу бик куркыныч хәл. Бу транзитор ишемия һөҗүме дип атала – баш миенең билгеле бер өлкәсендә кан белән тәэмин итүнең вакытлыча бозылуы. Әгәр авыру симптомнары бервакыт барлыкка килгән икән, ләкин кеше табибка мөрәҗәгать итмәгән яки ашыгыч ярдәм чакырмаган икән, тиздән аның инсульты булырга мөмкин. Шул вакытта симптомнар артачак кына.
Инсульт кабат берничә сәбәп аркасында барлыкка килергә мөмкин. Моңа еш кына эмоциональ һәм психологик стресс, кан басымының еш үзгәрүе, зарарлы гадәтләр йогынты ясый.
Авырудан саклану өчен кан басымын күзәтергә, көненә кимендә сигез сәгать йокларга, физик яктан актив булырга, азрак нервланырга, майлы һәм кыздырылган ризык куллануны булдырмаска, шулай ук зарарлы гадәтләрдән баш тартырга киңәш ителә.
Тернәкләндерүнең берничә этабын аерып күрсәтәләр. Безнең хастаханәдә пациентлар белән реанимациядә эшли башлыйлар. Психолог, логопед, дәвалау физкультурасы инструкторы һәм физиотерапевт белән эш башлангыч стадиядә бара. Бу этапта төп бурыч – мөстәкыйль йоту, яткан килеш әйләнү сәләтен кайтару. Нәкъ менә шушы чорда тромбозларны профилактикалау да башкарыла.
Кеше хастаханәдән чыкканнан соң, аңа дәүләт тарафыннан ике еллык программа каралган. Бу хакта бөтен җентекле мәгълүматны белергә һәм тернәкләндерүгә юллама алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша табибка язылырга мөмкин.
Безнең пациентлар, күрсәтмәләр булганда, хәлен тотрыкландырганнан соң, шунда ук тернәкләндерүнең икенче этабына М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче ДКБ дәвалау-тернәкләндерү үзәгенә җибәрелә. Монда аларга сәламәтлеген торгызырга ярдәм итәләр.
Дәүләт хезмәтләре порталы мәгълүматлары буенча, тернәкләндерүне түбәндәге медицина учреждениеләрендә узарга мөмкин:
2 нче клиник хастаханә
7 нче шәһәр поликлиникасы
8 нче шәһәр поликлиникасы
М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе
12 нче шәһәр клиник хастаханәсе
21 нче шәһәр поликлиникасы
Сугыш ветераннары өчен госпиталь
ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе
Профессор М.З.Сигал исемендәге ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры
Профессор К.Ш.Зыятдинов исемендәге 18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе