Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.09.2019, 16:17

Классик уеннар, «вышибалы» һәм стритбол: Казанда «Безнең ишегалды уеннары» чемпионатының финалы узды


(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь, Алинә Бережная). Бүген Казанның Химиклар мәдәният йорты янындагы «Сосновая роща» паркында егетләр һәм кызлар стритбол, «вышибалы», классика һәм «резинка» уеннары уйнады. «Безнең ишегалды уеннары» ишегалды спорт төрләре буенча шәһәр чемпионаты ТР башкаласында өченче тапкыр узды. Чемпионат финалында 180-нән артык яшь кеше – ярышларның район этапларында җиңүчеләр катнашты.

«Сосновая роща» паркы чын спорт мәйданчыгына әверелде. Ярышларда катнашучылар спортның 12 ишегалды төрендә һәм дисциплинада призлы урыннар өчен көрәштеләр. Спортчылар уеннарда «набивалы», «вышибалы», стритбол, классика, «резинка», мускулларны тарту, җирдән кул көче белән күтәтерлү, пресс, приседание һәм башка күнегүләр ясадылар. Ярышлар өч яшь категориясендә узды: кечкенәләр – 9 яшьтән 12 яшькә кадәр, урта яшьтәгеләр – 13 яшьтән 16 яшькә кадәр һәм өлкәннәр - 17 яшьтән 21 яшькә кадәр.

Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов егетләргә һәм кызларга ярышларда уңышлар теләде. «Мин барыгызга да вакытны бик яхшы уздыруыгызны, бүләкләр өчен көрәшүегезне һәм барлык сынауларны да лаеклы үтүегезне телим», - дип мөрәҗәгать итте ул ярышларда катнашучыларга.

Катнашучылар арасында спорт белән профессиональ дәрәҗәдә һәм һәвәскәрләр буларак шөгыльләнүчеләр дә бар иде. «Спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмим, әмма ишегалдына чыгарга һәм дуслар белән футбол уйнарга яратам. Бүгенге чемпионат - вакытны күңелле итеп уздыру һәм үз ишегалды һәм район данын яклау өчен тагын бер мөмкинлек», – дип сөйләде ярышларда катнашучы Дамир Фәрхуллин.

Егетләргә кызлар да кушылды. Алар егетләр белән беррәттән җирдән кул көче белән күтәрелделәр, приседание һәм пресс ясадылар. «Спортта егетләр һәм кызларга бүленеш юк. Мин җиңү артыннан килдем һәм спорттагы кызларның егетләрдән калышмавын күрсәтергә килдем», – дип билгеләп үтте Ксения Данилова.

Катнашучыларның чыгышларын профессиональ казыйлар бәяләде. Һәр дисциплинада җиңүчеләр билгеләнде.

Биредә үк ярышлар мәйданчыгында шәһәрнең яшьләре белән ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов очрашты. Яшьләр сәясәте, Казан үсеше, мәгариф һәм башка темалар турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.

Фоторепортаж
«Сосновая роща» паркындагы ишегалды спорт төрләре буенча чемпионат, 06.09.2019
Барлык яңалыклар