Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2019, 14:26

Казанлылар мохтаҗларга тоннадан артык җылы әйберләр бүләк иттеләр


(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). Ял көннәрендә Казанның «Континент» паркында «Татлы ризыкны җылылыкка алыштырабыз» дигән хәйрия акциясе узды. Анда 200-дән артык кеше катнашты, алар мохтаҗларга тоннадан артык җылы әйберләр бүләк иттеләр.

Җылы әйберләр җыю «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды инициативасы белән оештырылды. Ике көн эчендә халык фонд волонтерларына йөзләгән куртка, пәлтә, бүрек, аяк киемнәре, йон оекбашлар, балалар киемнәре һәм башка әйберләр белән пакетлар алып килгән.

Рәхмәт йөзеннән һәркем фондтан символик бүләк – кышкы салкыннарда сәламәтлекләрен ныгыту теләге белән бер банка кайнатма алды. Акциягә җылы кием алып килергә өлгермәгән барлык кешеләрне дүшәмбе-шимбә көннәрендә түбәндәге адреслар буенча «Игелекле куллар» складының әйберләр кабул итү пунктларында көтәләр: Калинин ур., 3, Восстание ур., 59 һәм Пушкин ур., 24/26.

Шимбә көнне паркта акциягә «Игелекле фудтрак» – авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә кайнар ризык тарату мобиль пункты да кушылды. Бер сәгать эчендә 100-гә якын кеше кайнар аш алды, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.

«Татлы ризыкны җылылыкка алыштырабыз» акциясе барышында җыелган әйберләр Калинин ур., 3 адресы буенча урнашкан «Игелекле куллар» складының тапшыру пунктында мохтаҗларга тапшырылачак. Ел саен биредә 10 меңнән артык кеше кием-салым, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәкле әйберләрне ала.

Барлык яңалыклар