Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.05.2019, 16:15

Казанлылар балаларына Александрина, Тамила, Гордей һәм Дарьяна исемнәрен биргәннәр

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Узган атнада, 6-нчы майдан 12-нче майга кадәр, Казан Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 330 бала тууы теркәлде: 173 малай һәм 157 кыз.

Иң яшь әни -17 яшьтә , иң яшь әти - 21 яшьтә. Иң өлкән әнинең яше – 45, иң өлкән әтинең яше - 52. Туганда баланың минималь авырлыгы – 1600 грамм, ә максималь авырлыгы - 4750 грамм тәшкил итте.

Бу атнада балалар исемнәре арасында иң популяры түбәндәгеләр булды: Арсений, Алисә, София, Самира, Мирон, Әмир, Шамил, Александр. Ата-аналар үз сабыйларын атаган иң сирәк исемнәр: Александрина, Тамила, Гордей, Зоя, Алексия, Дарьяна, Адам, Изабелла.

Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 64 пар үзләренең никахларын теркәде, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.

Барлык яңалыклар