Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2019, 13:50

Казанлылар бәйләргә өйрәнәчәк һәм мохтаҗларга ярдәм итәчәк

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). "Игелекле эшләр көне” фонды остаханәсендә “40 игелек элмәге" халыкара клубы белән берлектә Бәйләү мәктәбе эшли башлады. Бәйләү клубында төрле яшьтәге хатын-кызлар, шул исәптән бәйләү өлкәсендә профессионаллар да, төп кунекмәләрне генә белүчеләр дә катнаша ала.

Пенсионерлар, күп балалы әниләр һәм башка теләүчеләр бәйләү дәресләренә бушлай йөри ала, бәйли белмәгәннәр өр-яңадан укый, кемнәрдер булган күнекмәләрен үстерә, бер-берсе белән аралаша һәм шул ук вакытта социаль якланмаган халык төркемнәренә ярдәм итә алалар. Әйтик, хәзер клубта хатын-кызлар бергә укыйлар һәм бияләйләр бәйләячәкләр, эшләрен соңыннан мохтаҗларга бүләк итәчәкләр.

Бәйләү буенча дәресләр Калинин урамы, 3 адресы буенча үткәрелә, “Игелекле эшләр көне” фондының остаханәсе (атнаның һәр шимбәсендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр); Гаврилов урамы, 22, “Лада” яшүсмерләр клубы (атнаның һәр чәршәмбесендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр), дип хәбәр итә “Игелекле эшләр көне” хәйрия фонды.

Хәзер “40 игелек элмәге” клубы Россиянең, Белоруссия, Украина һәм Казахстанның 53 шәһәрендә эшли.

Барлык яңалыклар