Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.04.2020, 11:50

Татарстанда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) олимпиадасы башлана


(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). Казанлылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» олимпиадасына кушыла һәм спорт өлкәсендә үзләренең гамәли һәм теоретик осталыкларын күрсәтә ала. Ярышлар онлайн-форматта узачак. Беренче агымга теркәлү 3-нче майга кадәр дәвам итәчәк.

Үзизоляция режимы шартларында барлык ярышлар кебек үк, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» олимпиадасы ачык онлайн-мәйданчыкларда - Zoom, Skype, WhatsApp - үткәреләчәк. Сынауларга теләге булган һәркем кушыла ала, катнашучыларның яше - 6 яшьтән өлкәнрәкләр.

Олимпиада ике өлештән торачак - гамәли һәм теоретик. Гамәли этапта ярышларда катнашучылар, үзләренең яшь категориясенә карап, «Хезмәткә һәм оборонага әзер»лекнең 100 баллы системасы нигезендә нормативларны үтәргә тиеш була. Бу очракта ике норматив бәяләнәчәк - җирдән кул көче белән күтәрелү һәм пресс.

Теоретик өлештә катнашучылар оештыручылар әзерләгән 100 сорауның бер өлешенә җавап бирәчәк.

Олимпиаданың гамәли өлеше нормативларын үтәүне видеоэлемтә режимында теркәячәкләр, теоретик өлеше текст форматында әзерләнгән.

Олимпиада 24-нче апрельдән 1-нче августка кадәр өч тапкыр уздырылачак. Хәзер катнашучыларны беренче агымга теркәү башланды, ул 3-нче майга кадәр дәвам итәчәк. Анда катнашучылар май аенда тест нормативларын һәм биремнәрен үтәүгә керешәчәк. Икенче һәм өченче агымнар июнь һәм июль айларына планлаштырылган. Теркәлү өчен сылтама буенча узарга кирәк.

Олимпиада ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.  «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең Казан буенча бүлекчәсе һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы оештыручылар булып  тора, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, татарстанлылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын онлайн режимда үтәүгә әзерләнә ала. Теләге булган һәркем видеороликларны карый һәм республика тренерлары үткәргән дәресләргә кушыла ала. Видеодәрес вакытында тренерлар нормативларны дөрес башкарырга өйрәтәләр, өй шартларында теге яки бу сынауга әзерләнергә ярдәм итәчәк күнегүләр күрсәтәләр.
Барлык яңалыклар