Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.03.2019, 11:15

Казанлыларны флюорография тикшерүен бушлай узарга чакыралар

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март). 25 мартта Казанда яшәүчеләр флюорография тикшерүен түләүсез үтә алачаклар. Акция ел саен 24 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышлана.

Күчмә флюорография аппараты 25 мартта 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Ибраһимов проспекты, 56 адресы буенча урнашкан сәүдә-күңел ачу комплексы парковкасында эшләячәк. Үзең белән паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы булуы шарт, дип хәбәр иттеләр Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, мәҗбүри флюорография тикшерүен ике елга бер тапкыр 15 яшькә җиткән барлык затлар үтәргә тиеш.

Флюорография тикшерүен елга 1 тапкыр декретацияләнгән һөнәр (балалар һәм яшүсмерләр өчен шифаханә-курорт, белем бирү, сәламәтләндерү һәм спорт учреждениеләре, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, медицина оешмалары хезмәткәрләре, картлар һәм инвалидлар өчен социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләре, азык-төлек продуктларын, шул исәптән сөт һәм сөт продуктлары, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмалары хезмәткәрләре, су үткәрү корылмалары хезмәткәрләре) ияләре, шулай ук сулыш органнары, ашказаны-эчәк тракты, сидек-җенес системасында специфик булмаган авырулар; онкогематология авырулары һәм шикәр диабеты белән авыручылар узалар.

Флюорография тикшерүен елга 2 тапкыр узу чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләргә, туберкулез инфекциясе чыганаклары белән элемтәдә булган затларга, ВИЧ-инфекцияле затларга, наркология һәм психиатрия учреждениеләрендә диспансер учетында торучы пациентларга, билгеле бер яшәү урыны булмаган затларга һәм туберкулез белән авыру куркынычы югары булган башка кешеләргә кирәк.

Флюорография тикшерүе туберкулезны гына түгел, сулыш органнары авыруларыннан булган онкологик барлыкка килүләр һәм саркоидозны алдан ачыклауның гади, үтемле һәм нәтиҗәле ысулы булып тора.

Барлык яңалыклар