Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2019, 14:56

146 номерлы Казан лицее туклануны оештыру буенча бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды


(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Ксения Швецова). Казанның 146-нчы номерлы лицее гомумбелем бирү оешмаларында укучыларны тукландыруны оештыру буенча төбәк һәм муниципаль системалар бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.

«Туклануны контрольдә тоту һәм идарә итүсистемасын камилләштерүнең иң яхшы тәҗрибәсе» номинациясендә лицей, Белгород хакимиятенең Мәгариф идарәсеннән генә калышып, икенче урынны алды.

Конкурс укучыларны тукландыруны оештыруны камилләштерү һәм яхшырту өчен үткәрелә. Белем бирү оешмалары белән беррәттән анда башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары да катнаша.

Конкурс ике этапта үткәрелә. Беренче читтән торып уздырыла торган этапта катнашучылар конкурс эшен һәм гаризаны җибәрәләр, анда укучыларны тукландыруны оештыру буенча үзләренең уникаль тәҗрибәсен тәкъдим итәләр. Быел конкурска илнең 67 субъектыннан 615 гариза килгән. Шул исәптән конкурсантлар арасында Татарстанның мәгариф оешмалары да бар иде. 146-нчы номерлы лицей конкурста ике номинациядә катнашты: «Туклануны контрольдә тоту һәм идарә итү системасын камилләштерүнең иң яхшы тәҗрибәсе» һәм «Гомуми белем бирү оешмаларында туклануны оештыруның иң яхшы тәҗрибәсе».

«Без конкурс өчен лицейда туклануны оештыру тасвирланган материалларны җентекләп әзерләдек. Язма эштән тыш, ике видеоролик һәм ике презентация ясадык, – дип сөйләде лицей директоры Диләрә Кәримова. - Безнең туклануны оештыру системасы башка катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Безгә Башкортстан, Ярославль һәм башка төбәкләр һәм шәһәрләр делегацияләре тәҗрибә уртаклашу өчен килделәр инде».

Читтән торып үткәрелгән этаптан соң финалга 50 конкурс эше узды. Аларның авторлары үз проектларын 21-22-нче октябрьдә конкурсның Мәскәүдә узган турыдан-туры этабында якладылар. Составына табиб-педиатрлар, медицина фәннәре кандидатлары һәм докторлары кергән эксперт жюрие иң яхшы 10 җиңүче-проектны сайлады. «Без финалга Новосибирск өлкәсе Мәгариф министрлыгы, Ульяновск өлкәсе Мәгариф министрлыгы һәм башкалардан торган иң көчле оешмалар белән чыктык, - дип сөйләде Д.Кәримова. - Шуңа күрә безнең өчен бу җиңү бик зур әһәмияткә ия, шундый көчле көндәшләр белән ярышу һәм җиңүчеләр арасында булу – бу бик зур дәрәҗә».

Конкурста катнашу – гомуми белем бирү оешмалары һәм башкарма хакимият органнары өчен бу өлкәдәге казанышлары турында хәбәр итү, борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм фикердәшләрне табу мөмкинлеге, дип саный оештыручылар. Белгечләр фикеренчә, боларның барысы да дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында туклануны оештыру шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Барлык яңалыклар