Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.07.2019, 10:33

Казан спортчылары Халыкара балалар уеннарының 3 «алтын»ына ия булды


(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). Бу көннәрдә Уфада уза торган Халыкара балалар уеннарында Казан спортчылары 3 алтын медаль яулады. Татарстан башкаласы җыелма командасы вәкилләре йөзү һәм дзюдо буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.

Шулай итеп, ирекле стиль белән катнаш йөзүдә беренче урынны Ксения Беляева һәм Карина Джоглидзе яулады. Икенче урында – Уфа, өченчедә - Словения Мариборы спортчылары.

56 кг авырлык категориясендә яшүсмерләр арасында дзюдо буенча «алтын»ны казанлы Денис Грузан алды. Көмеш һәм бронза медальләрен Израильнең Иерусалим һәм Ход-ха-Шарон шәһәрләре көрәшчеләре яулады. 60 кг авырлык категориясендә шулай ук беренче урынны Казан җыелма командасы вәкиле Тимофей Марюшин яулады. Финалда ул Израиль Нетаниясе спортчысыннан өстен чыкты, Мактау пьедесталының өченче баскычына Ход-ха-Шарон дзюдочысы басты, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты. 

Исегезгә төшерәбез, турнир Уфада 14-нче июльгә кадәр уза. Ярышларга 12-15 яшь аралыгында барлыгы 1,5 меңнән артык бала, шулай ук 4 мең кунак һәм спортчыларны озата килүче гаилә җыелды. Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган балалар спортның тугыз төре буенча ярыша. Ярышларда Казан җыелма командасын 18 спортчы һәм 7 тренер тәкъдим итә. Балалар дзюдо, йөзү, тауга менү, җиңел атлетика һәм фехтование буенча ярышачаклар.

Барлык яңалыклар