Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.01.2020, 09:19

Казан спортчылары нәфис гимнастика буенча Россия беренчелеге призерлары булды


(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Казан спортчылары нәфис гимнастика буенча Россия беренчелегендә җиңүче булдылар. Кичә Мәскәүдә узган турнирда Татарстан Республикасы яшүсмерләр җыелма командасы берничә төр ярышның аерым төрләрендә, шулай ук төркем күнегүләрендә бронза медальләргә лаек булды.

Җыелма команда составында «Приволжанка» Олимпия резервы спорт мәктәбендә укучы Анастасия Кулакова, Екатерина Кудряшева, Алия Шәйдуллина, Полина Медведева һәм Казан гимнастика үзәгеннән Олимпия чемпионы Юлия Барсукова бар иде.

Команданың тренерлары - Елена Назарова, Татьяна Калинцева һәм хореограф Лариса Вилкова, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Нәфис гимнастика буенча Россия беренчелеге 18-22 гыйнварда Мәскәүнең гимнастика сараенда Ирина Винер-Усманова җитәкчелегендә уза. Бүген берничә төрле ярышның аерым төрләрендә соңгы ярышлар һәм беренче спорт разряды программасы буенча күп төр ярышларның финалы узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 17.30 сәгатьтә була.

Барлык яңалыклар