Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.10.2019, 08:00

Казан рестораторлары җәйге верандаларда трафикның 1,5 тапкырга артуын билгеләп үттеләр

Җәйге сезон дәвамында Казан территориясендә 198 сезонлы сәүдә объекты эшләде. 80%-ка якыны (155 урын) яшелчә һәм җиләк-җимеш сату нокталарына, шулай ук стационар җәмәгать туклануы объектлары каршындагы җәйге кафеларга туры килде. Калганнары - туңдырма сату буенча сезонлы объектлар, спорт инвентаре прокаты һәм чәчәкләр сату өчен. Бу сезонда аукционнардан барлыгы 7,2 млн. сумлык 136 сәүдә урыны сатылган.

Кирәкле профильләр арасында спорт инвентарьларын прокатка алу да бар иде. Шәһәрнең үзәк өлешендә самокатларны прокатка бирү буенча туристлар арасында да, казанлылар арасында да популяр булган 7 станция урнаштырылган иде. Җәмәгать туклануы предприятиеләре каршындагы җәйге верандалар да популяр булып чыкты. Рестораторлар бу сезонда аларда трафикның 1,5 тапкырга артуын билгеләп үтте.

Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, быел аукционнарда Кулланучылар базары комитеты тарафыннан сатыла торган сезонлы сәүдә объектларын урнаштыру схемасы 500-дән 284 урынга кадәр кимегән. Өлешчә сезонлы сәүдә нокталары урамнардан паркларга һәм башка җәмәгать киңлекләренә күчте, биредә аларга ихтыяҗ зур иде. Сезонлы сәүдә объектларын җәмәгать киңлекләрендә урнаштыру өчен аукционнарны Парклар һәм скверлар дирекциясе үткәрде. Моннан тыш, алдагы аукционнарда ихтыяҗ булмаган урыннар схемадан  чыгарылды. Схеманы кыскартуга Worldskills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатын уздыру вакытында куркынычсызлык таләпләре дә йогынты ясады.

Сезонлы сәүдә объектларының барысы да килешү шартларына туры килү-килмәүне Кулланучылар базары комитеты, район администрацияләре, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты белгечләреннән торган контроль-кабул итү комиссиясе тикшерде. Сезонлы сәүдә объектының тышкы кыяфәтенә, сатыла торган продукциянең куркынычсызлыгына, шулай ук объектларны фактта урнаштыруга карата таләпләрне тупас бозу нәтиҗәсендә 16 килешү өзелде.

Сезонлы килешүләр буенча сроклар ноябрь аенда чыга, шуннан соң барлык объектлар да эшкуарлар тарафыннан ирекле рәвештә сүтелергә тиеш.
Барлык яңалыклар