Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.06.2020, 09:41

Казанның коммерцияле булмаган оешмалары 56,92 млн сумлык президент грантлары алачак


(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Бу елның Президент грантлары фондының икенче бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Казанның коммерцияле булмаган оешмалары 56,92 млн сумлык грантлар отты.

Татарстаннан катнашуга барлыгы 342 гариза бирелгән. Грантларны барлыгы 107,4 млн сумлык 66 проект-җиңүче алачак, шуларның 14 проекты Казанда 56,92 млн сумга гамәлгә ашырылачак.

Иң зур грантларны ВИЧ һәм СПИДны профилактикалауга юнәлдерелгән «Җиңү өчен тест» проектына «Яңа гасыр» хәйрия коммерцияле булмаган оешмасы һәм «Индустрия буыны 4.0» мәгариф онлайн-платформасын тормышка ашыруга «Сәнәгать дизайны робототехникасы лабораториясе» коммерцияле булмаган өстәмә белем бирү оешмасы алды.

«Игелекле Казан» проекты партнерлары (алар арасында «Яңа гасыр», «Трамплин», «Ярдәм», «Незами», «Ак Барс Созидание» хәйрия оешмалары, «Эмоция» иҗади инклюзив студиясе, «Донор-серч» донорлыкны үстерүнең коммерцияле булмаган партнерлыгы» ассоциациясе, «Интеграция» инвалидларның региональ иҗтимагый оешмасы да бар) 48 миллион сумнан артыкка грантлар алды.

2020 елда президент грантларының беренче һәм икенче конкурслары нәтиҗәләре буенча Татарстан проектлары 155,9 млн сум алды, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешма.
Барлык яңалыклар