Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.05.2019, 11:39

Казан яшь активистлары 15 майга кадәр «іВолга 2.0» форумында катнашу өчен гариза бирә алалар

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Казанның яшь активистларын «іВолга 2.0» форумына чакыралар. Быел ул 23-нче июльдән 31-нче июльгә кадәр Самара өлкәсе территориясендә яңартылган форматта узачак һәм заманча яшьләр үсешенең барлык өлкәләрен колачлаячак. Гаризаны 15-нче майга кадәр тапшырырга мөмкин.

Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумы - ул яшьләргә үз проектын тормышка ашыру өчен 300 мең сумга кадәр грант алуның уникаль мөмкинлеге. Форумның гомуми фонды - 10 миллион сумнан артык. Әлеге чара Самара өлкәсе губернаторы администрациясе һәм Самара өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән оештырыла.

Форумның төп максатлары: яшьләр инициативаларына грант ярдәме күрсәтү, яшьләрнең үз-үзен табу, тормышка ашыруына ярдәм итү, һөнәри дәрәҗәләрен күтәрү, яшьләрдә патриотлык һәм инновацион фикерләү күнекмәләрен формалаштыру, кеше капиталын арттыру. Шулай итеп, катнашучылар ун төрле профильле сменаның берсен сайлый алачаклар: «Агрополис», «Инфоgram», «Мәдәни БУМ!», «Илнең яшьләр командасы», «Илнең җиңүләре - буыннар горурлыгы», «Хезмәт Текә!», «Син - эшмәкәр», «PROспорт», шулай ук «Киләчәк фәне һәм мәгарифе» федераль яки «iVolga International» халыкара сменасы.

«iВолга 2.0»дә катнашу өчен проект сайтында 2019 елның 15-нче маена кадәр теркәлергә, «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасына чарада катнашуга гариза бирергә һәм проект формасын тутырырга кирәк. Мәҗбүри шартлар – 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр яшь аралыгы һәм Идел буе федераль округы территориясендә яшәү, ә «Киләчәк фәне һәм мәгарифе» федераль сменасында катнашу өчен – Россиянең теләсә кайсы почмагында яшәүчеләр кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

Барлык яңалыклар