Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.07.2019, 17:30

Казанның «Том Сойер Фест» активистлары Беркутов йортын торгызу эшләренә керештеләр


(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). «Том Сойер Фест» Казан фестивалендә катнашучылар Фатыйх Кәрим ур., 11 адресы буенча урнашкан Беркутов йортын торгызуга керештеләр.

Беркутов йорты - муниципаль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты. Агач шәһәр архитектурасы үрнәге, аның декоратив бизәлешендә татар халык архитектурасы мотивлары һәм модерн элементлары берләшкән. Бина XIX гасыр ахырында төзелгән, биредә Казанның бишенче полиция бүлеге табибы Николай Беркутов яшәгән.

Хәзерге вакытта йортта Беркутовның нәсел дәвамчылары яши. Узган сезонда фестивальнең оештыру комитеты йортның түбәсендә һәм фасадында декор элементларын торгызу өчен акча җыю турында игълан итте. Эшләрне башкару өчен 1,3 млн. сум акча кирәк булган.

Йортка аның тарихи йөзен кайтарачаклар: фасадны нәфис-зәңгәр тоннарга буйыйачаклар, кайчандыр югалган декоратив аттикны беренче урынга - йорт түбәсенә кайтарачаклар. Декорның детальләре әзерләнгән инде, ә хәрәкәт волонтерлары аларны агач эшкәртү цехларында буяганнар.

Реставрация вакытында «Том Сойер Фест» фестивале активистлары проектлау һәм җитештерү буенча әйдәп баручы экспертлар һәм оешмалар белән хезмәттәшлек итәчәк.

ТР Президенты ярдәмчесе, Татарстанда «Том Сойер Фест» хәрәкәте кураторы Олеся Балтусова сөйләвенчә, йортны торгызырга табиб Беркутов гаиләсенең нәсел дәвамчылары һәм аларның күршеләре булыша. «Алар барысы да безгә үз йортыбызның элеккеге матурлыгын торгызуда ярдәм итә. Узган ел көзгә якынлашканда эшкә старт бирмәүне, аларны агымдагы елның сезонына күчерүне, белгечләребез аңлап кабул итте», - дип сөйләде О.Балтусова. Ул шулай ук Беркутов йортының Иске Татар бистәсенең бизәге булуын да искәртте. «Йорт нәкъ менә Юнысов мәйданында тора. Ул бай һәм катлаулы декоры аркасында һәрвакытта да тирә-якны бизәп торды. Бу мәйдан Казан татарлары тормышында тарихи яктан сизелерлек иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни роль уйный. Шуңа күрә безнең өчен дә, хәрәкәтнең барлык партнерлары өчен дә бу эш аеруча мактаулы», - дип аңлатты О.Балтусова.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел «Том Сойер Фест» фестивале кысаларында Казан иреклеләре беренче тапкыр мәдәни мирас объектлары булган йортларның фасадларын реставрацияләүгә кушылды.

Теләгән һәркем, сылтама буенча анкета тутырып, фестивальгә кушыла ала.

Барлык яңалыклар