Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.12.2018, 23:10

Казан Booking.com рейтингы нәтиҗәләре буенча Россиянең иң чиста шәһәрләре бишлегенә керде

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь, Ксения Швецова). Booking.com рейтингы нигезендә Казан Россиянең иң чиста 5 шәһәре арасына керде. Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашучылар һәм кунаклар, шулай ук бу вакыйганы яктырткан дөнья массакүләм мәгълүмат чаралары да беренче чиратта Татарстан башкаласының чисталыгын билгеләп үттеләр. Бу халыкның үз шәһәрләренә хөрмәт белән каравы турында сөйли, дип саный Казан Мэры Илсур Метшин.

Казанлылар шәһәрне җыештырып кына калмыйча, башка кешеләрнең хезмәтен югары бәяли һәм хөрмәт итә башлады, дип билгеләде Илсур Метшин "Эфир" телеканалында узган "Тема" тапшыруы барышында. "Без илнең иң чиста шәһәрләре арасына кердек, бу бик кыйммәт тора. Без моның өстендә эшләдек һәм алга таба да эшләячәкбез. Мин казанлыларга шәһәргә карата хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм, чөнки алар мөнәсәбәтеннән һәм мәхәббәттән башка мондый нәтиҗә булмас иде", - диде Мэр һәм Казан халкының кунакчыллыгына соклануын өстәде.

Шәһәрдә чисталык тудыруда чүпне вакытында һәм дөрес чыгару һәм утильләштерү мәсьәләсе зур роль уйный. Мэр искәртеп узганча, бүген шәһәр елына 500 мең калдык эшләп чыгара. Калдыклар мәсьәләсе проблема булып чыкмасын өчен чүпне аерым җыюны кертергә кирәк, ул быел Авиатөзелеш районы территориясендә сынау режимында башланган иде инде. "Бүген чүп морфологиясе бик үзгәрде, пластик, башка зарарлы калдыклар бик күп булды. Шуңа күрә әгәр дә без чиста, экологик, төзекләндерелгән шәһәрдә яшәргә, шәһәрдә чүпне аерым җыю буенча эш алып барылырга телибез икән – якын арада иң төп бурычларның берсе, һәм мин ышанам ки, без аны тормышка ашырырбыз", - диде И.Метшин.

Шуны да искәртик: 1 гыйнвардан Россиядә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа тәртибе эшли башлый.

Барлык яңалыклар