Официальный портал мэрии Казани - Матбугат үзәге - Яңалыклар https://kzn.ru/rss/news.xml ta Fri, 14 Aug 2020 05:23:59 +0300 <![CDATA[Казанда Муса Җәлил урамы буенча транспорт хәрәкәтен чикләү сентябрь ахырына кадәр озайтылды]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/ogranichenie-dvizheniya-peshekhodov-po-ul-musy-dzhalilya-v-kazani-prodleno-do-kontsa-sentyabrya/

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Сентябрь ахырына кадәр Казанда Муса Җәлил урамы буенча машина йөрү өлешендә транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү дәвам итә. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.

30-нчы сентябрьгә кадәр Муса Җәлил урамындагы 14/10 номерлы бина янындагы участокта транспорт хәрәкәте чикләнгән.

Бу төзелеш-төзекләндерү эшләрен башкару белән бәйле.

]]>
Thu, 13 Aug 2020 10:34:00 +0300
<![CDATA[Казанда Ибраһимов проспекты һәм Тэцевская урамы транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябык булачак]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-kazani-dlya-dvizheniya-budut-chastichno-zakryty-pr-ibragimova-i-ul-tetsevskaya/

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Казанда Ибраһимов проспекты һәм Тэцевская урамы транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябык булачак. Бу магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү белән бәйле. Тиешле күрсәтмә Казан муниципаль берәмлегенең 30-нчы номерлы документлар һәм хокук актлар җыентыгында урын алган.

14-нче августтан 17-нче августка кадәр юлның машина йөрү өлеше Ибраһимов проспектында, Воровский урамы белән кисешкән урында - 15а номерлы йорт районында өлешчә ябылачак.

Шулай ук 21-нче августтан 24-нче августка кадәр хәрәкәт өчен «Рубин» базасы районында Тэцевская урамы ябык булачак.

]]>
Thu, 13 Aug 2020 10:21:53 +0300
<![CDATA[Казанда икенчел чималны контактсыз җыю узачак]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/beskontaktnyy-sbor-vtorsyrya-proydet-v-kazani/

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 16-нчы августта Казанда эшкәртү өчен икенчел чималны контактсыз җыю уздырыла. Мобиль пункт шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә эшләячәк, экология акциядә катнашу өчен онлайн-теркәлү узарга кирәк булачак.

Акциядә катнашучылар саны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре буенча катгый рәвештә чикләнгән - пункт бер сәгать эчендә 30-га кадәр кешене кабул итә алачак.

Эшкәртүгә, гадәти мобиль пунктлардагы кебек, 6 PS (полистирол) каты пластиктан һәм пластик уенчыклардан тыш, фракцияләрнең барлык төрләрен тапшырырга мөмкин булачак. Барлык фракцияләр аерым пакетларга җыелган булырга тиеш, һәр пакетны маркер белән язып билгеләргә кирәк була.

Катнашучылар битлекләрдә һәм перчаткаларда килергә һәм чарага теркәлүләре расланган булырга тиеш - бу керү вакытында администратор тарафыннан контрольдә тотылачак. Икенчел чималны тапшыру мәйданчыгына бер теркәлү буенча бер генә кеше эләгә ала, чөнки кешеләр саны санитар-эпидемиологик таләпләр белән чикләнгән. Шулай ук катнашучыларга дистанцияне үтәргә кирәк булачак, акция башланыр алдыннан аларга тән температурасын үлчәргә киңәш ителә.

Катнашуга сылтама буенча теркәлергә була. Акция 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты, 141 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

]]>
Thu, 13 Aug 2020 09:50:28 +0300
<![CDATA[15 августта Казан «Рубин»ы үз кырында Екатеринбургның «Урал» командасы белән очрашачак]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/15-avgusta-kazanskiy-rubin-vstretitsya-doma-s-uralom-iz-ekaterinburga/

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 15-нче августта Казан «Рубин»ы үз кырында Екатеринбургның «Урал» командасы белән очрашачак. Россия премьер-лигасының чираттагы матчы «Ак Барс Арена» стадионында узачак.

«Рубин» чемпионатта уеннарын Мәскәү «Локомотив»ына җиңелү белән башлап җибәрде. Казанда узган матч 0:2 исәбе белән тәмамланган иде. Хәер, «Урал» өчен дә сезонның беренче уены җиңүдән башланмады.

15-нче августта командалар арасындагы матч «Ак Барс Арена»да 15.30 сәгатьтә башлана.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер Татарстан командаларының үз кырында үткән матчларын уздырганда трибуналар гомуми сыйдырышлылыкның 25%-ына кадәр тулырга мөмкин, дип хәбәр итә «Рубин» матбугат хезмәте. Элегрәк тамашачылар саны стадионда каралган барлык урыннарның 10%-ыннан артмаска тиеш иде. Матчлар уздыру өчен төп таләп булып социаль дистанцияне һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең башка таләпләрен үтәү кала.

]]>
Thu, 13 Aug 2020 09:36:51 +0300
<![CDATA[Д.Санникова: «Татар ашларының төп үзенчәлеге - рецептларны саклау һәм буыннан-буынга тапшыру»]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/d-sannikova-glavnaya-osobennost-tatarskoy-kukhni-eto-sokhranenie-i-peredacha-retseptov-iz-pokoleniya/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Казанда «Утын мичендә пешкән иртәнге аш» проекты старт алды. Тапшырулар кунаклары, Татарстанда танылу алган шәхесләр, традицион татар ризыкларын әзерлиләр һәм гаилә рецептлары белән уртаклашалар. Бүген кыстыбый әзерләү серләре белән Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова уртаклашты.

Татар халкының кулинар сәнгате борынгы заманнардан бирле бай милли традицияләр белән дан тоткан, аларның тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа. «Татар ашлары уникаль, мондый ризыкларны бүтән беркайда да очратмассың - бездә ит, бәрәңге ризыкларының бай ассортименты һәм, әлбәттә, тәме һәм формалары буенча кабатланмас баллы тәм-томнар бар, - дип сөйләде Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова. - Әмма татар ашларының төп үзенчәлеге - ул рецептларны саклап калу һәм буыннан буынга тапшыру».

Әлеге борынгы рецептларны республикабызның танылган шәхесләре «Утын мичендә пешкән иртәнге аш» проекты аш бүлмәсендә искә төшерә һәм тормышка ашыра. Проект авторы, Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов раславынча, кагыйдә буларак, кунаклар балачакта яратып ашаган ризыкларның рецептлары белән уртаклаша. «Катлаулы рецептлар бар, гади рецептлар бар, безнең төп максат - ризыкны әниләр, әбиләр, карт әбиләр өйрәтеп калдырган уникаль рецептура буенча әзерләү», - дип сөйләде З.Гаязов. Гастрономия очрашуының төп атрибуты - традицион татар утын миче, чакырылган кунаклар ризыкларны шунда әзерлиләр.

Дарья Санникова бүген әнисе рецепты буенча кыстыбый әзерләгән. «Бу безнең гаиләдә яраткан ризык. Гомумән, якынча кыстыбыйның 50-ләп төре бар, әмма без өчне генә әзерләячәкбез - арпа ярмасы боткасы, бәрәңге һәм суган, шулай ук яшел тәмләткечләрдән торган эчлекләр белән. Мин үз мисалымда татар ашлары ризыкларының катлаулы әзерләнмәвен, аларны ярату хисен кушып пешерү мөһим булуын күрсәтергә телим», - дип сөйләде Д.Санникова.

Татар ашлары күптән инде Татарстанның визит карточкасы булды - еш кына туристлар Казанга төбәкнең гастрономия мәдәнияте белән танышу өчен киләләр. Д.Санникова сүзләренчә, туристлар арасында популяр топ-5 ризыкка өчпочмак, чәк-чәк, кош теле, кыстыбый, талкыш каләвә керә. «Казанда милли татар ашлары булган рестораннар зур популярлык казанды. Туристлар нәкъ менә татар ашлары булган рестораннар турында сорый, Европа ресторанын үзебездә дә сынап карый алабыз, диләр, бу тагын бер кат Казанның илнең гастрономия башкаласы булуын раслый», - дип билгеләде Д.Санникова.

Казанда туристлык тармагын үстерүгә юнәлтелгән программалар уңышлы үсә. Болар барысы да туристлар агымының артуына йогынты ясый - әйтик, 2018 елда Казан өч миллион туристны кабул итте.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 17:32:05 +0300
<![CDATA[Казанда пляж волейболы буенча Россия чемпионаты этабы башланды]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-kazani-startoval-etap-chempionata-rossii-po-plyazhnomu-voleybolu/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Казанда пляж волейболы буенча Россия чемпионаты этабы башланды, аңа бөтен илдән спортчылар килде. Татарстаннан анда «Динамо-Татарстан» командасы катнаша. Ярышлар пляж спорт төрләре комплексы мәйданчыкларында узачак.

Турнирда җиңү өчен Казан, Екатеринбург, Уфа, Ульяновск, Тольятти, Азнакай спортчылары көрәшә. Барлыгы 12 ир-ат һәм 7 хатын-кызлар командасы игълан ителгән.

Ярышларда шулай ук 2019 елгы пляж волейболы буенча дөнья чемпионнары Олег Стояновский һәм Вячеслав Красильников катнашачак, алар илебез пляж волейболы тарихында беренче тапкыр дөнья чемпионатының «алтын»ын яуладылар һәм Токиодагы Олимпиадага юллама алдылар.

Турнир 16-нчы августка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 16:56:00 +0300
<![CDATA[Казанлыларны «100ФОТО» фотокүргәзмәсендә катнашырга чакыралар]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-skvere-im-vasilchenko-proydet-fotovystavka-100foto/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Казанлыларны ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100ФОТО» фотокүргәзмәсендә катнашырга чакыралар. Төп шарт - фотографияләр Киров һәм Мәскәү районнары территориясендә ясалырга тиеш.

Экспозициягә төрле елларда төшерелгән фотосурәтләрне кертү планлаштырыла. Бу җитди портретлар, хис-кичерешләр тулы тере фотографияләр, районнарның панорамалы күленешләре, фотографлар өчен үзенчәлекле урыннар булырга мөмкин.

Эшләр 17-нче августка кадәр, авторын һәм исемен күрсәтеп, түбәндәге электрон почтага кабул ителә: km-smi@mail.ru.  Күргәзмәдә профессиональ фоторәссамнар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала.

Күргәзмә 19-21-нче августта Васильченко исемендәге скверда узачак, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең матбугат хезмәте.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 16:28:00 +0300
<![CDATA[Казанда декрет ялындагы әниләр өчен уку курслары оештырылды]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-kazani-dlya-mam-v-dekrete-organizovany-obuchayushchie-kursy/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Казанның яшь әниләре өчен берничә юнәлеш буенча өстәмә белем бирү курслары оештырылган. Укуны өч яшькә кадәрге бала карау ялында булган, хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы һәм Казанда даими пропискага ия шәһәр хатын-кызлары үтә ала.

Курсларга туплау 18 юнәлеш һәм белгечлек буенча алып барыла. Мәсәлән, яшь әниләргә чәчтараш, тегүче, бухгалтер, ЭА һәм ВМ операторы, тәрбияче, пешекче, кондитер, визажист, флорист һөнәрләрен үзләштерергә тәкъдим итәләр. Шулай ук шәһәрдә яшәүче хатын-кызлар смета эше, маникюр, кадрлар эше, интерьер дизайны, компьютер һәм ландшафт дизайны буенча укырга, 1С программасын «Предприятие», «Сәүдә идарәсе», «Хезмәт хакы һәм персонал белән идарә итү» юнәлешләре буенча үзләштерергә мөмкин.

Өстәмә мәгълүматны белү һәм курсларга язылу өчен түбәндәге телефон буенча шалтыратырга мөмкин: +7(843)273-90-95, дип хәбәр итә Казан Халык мәшгульлеге үзәге.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 16:04:11 +0300
<![CDATA[Түбән Кабан күленең яңартылган яр буенда «Печән базары» фестивале узачак]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/na-obnovlennoy-naberezhnoy-ozera-nizhniy-kaban-proydet-festival-pech-n-bazary/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). «Печән базары» татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестивале Казанда 29-нчы һәм 30-нчы августта узачак. Иске Татар бистәсендә Түбән Кабан күленең яңартылган яр буе чараны уздыру мәйданчыгы булачак.

Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласының кунаклары лекторийда, бию мастер-классларында, балалар зонасында була, шулай ук артистларның чыгышларын карый алачак. Фестивальгә керү ирекле, дип хәбәр ителә «Иске шәһәр» префектурасының Instagram-аккаунтында.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Кабан күле яр буеның икенче чиратын төзекләндерү төгәлләнеп килә. Ике яңа участокның озынлыгы - Һади Такташ урамыннан Назарбаев урамына һәм Иске Татар бистәсендә Мәрҗани урамы буенча - 2 чакрым чамасы. Эш тәмамланганнан соң, күлнең ике ягында да фиточистарту каскадлары, барбекю зонасы, ишкәкле спорт төрләре мәктәбенең яңа бинасы, футбол кыры, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен яңа зоналар, амфитеатр, гамаклар, спорт мәйданчыгы, яшелләндерелгән территория, велопарковкалар, Һади Такташ урамы ягыннан яңа керү төркеме пәйда булачак.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 15:42:00 +0300
<![CDATA[Казан укучылары IT-курсларда бушлай укый алачак]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/kazanskie-shkolniki-smogut-besplatno-obuchitsya-na-it-kursakh/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге Казан укучылары Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы базасында төзелгән IT-cube Балалар ИТ-иҗат үзәгендә бушлай укый алачак.

Курсларга керү өчен укучылар ике кабул итү сынавын үтәргә тиеш: онлайн-тест тапшырырга һәм техникум укытучысы белән әңгәмә узарга.

Укулар тугыз ай дәвамында берничә юнәлеш буенча үткәреләчәк: атнага ике тапкыр ике академик сәгать, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгы матбугат хезмәте. Укуга гаризалар 25-нче августка кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон буенча алырга мөмкин: +7(843)203-55-55.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 15:17:07 +0300
<![CDATA[30 августта Казан Кремлендә Tat Cult Fest узачак]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/30-avgusta-v-kazanskom-kremle-proydet-tat-cult-fest/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). 30-нчы августта Казан Кремлендә өченче тапкыр Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары артистларның чыгышларын тыңлаячак, интерактив перфомансны күрәчәк, шулай ук дизайн-маркетка килә һәм мастер-классларда катнаша алачак.

Фестивальнең музыкаль өлеше өч сәхнәдә узачак. Зур сәхнәдә инди-фолктан алып рокка һәм фанкка кадәр төрле жанр музыкасын башкаручы коллективлар чыгыш ясаячак. Хедлайнер «Татара – наследие Евразии» Татарстан-Япония бию проекты булачак.

Кече сәхнәдә рэп-артистларны, шулай ук электро- һәм поп-төркемнәрне тыңларга мөмкин булачак. Өченче сәхнә эмбиенттан технога кадәр электрон музыка башкаручы музыкантларны берләштерә. Хедлайнерлар чыгышлары белән Казаннан булган Нина Кравиц лейблы резидентлары - PTU булачак.

Хореография сәхнәсендә Татарстанның әйдәп баручы хореографлары һәм биючеләре катнашында интерактив перформанс тәкъдим ителәчәк, шунда ук мастер-класслар узачак.

Моннан тыш, быел фестиваль кунакларына квест тәкъдим ителәчәк - махсус гидтан файдаланып, алар Казан Кремле территориясендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган 10 арт-объект таба алачак. Аларның һәркайсы республикада соңгы 100 елда булган вакыйга белән бәйле булачак.

Бәйрәм мәйданчыгында дизайн-маркет, балалар зонасы, фуд-корт оештырылачак.

Фестиваль 14.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр узачак, керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 14:57:19 +0300
<![CDATA[Казан шәһәр Думасы каршында Яшьләр парламенты төзеләчәк]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/pri-kazanskoy-gorodskoy-dume-budet-sformirovan-molodezhnyy-parlament/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Алена Мирошниченко). Казанда тиздән Яшьләр парламенты барлыкка киләчәк. Аның 25 әгъзасы конкурс нигезендә һәр 2 ел саен сайланачак. Бүген Казан Ратушасында шәһәр Думасының XLI сессиясендә шундый карар кабул ителде.

Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссия рәисе Евгений Чекашов депутатларга Яшьләр парламентының шәһәрнең яшь кешеләренең хокукый культурасын һәм юридик белемен арттыруга йөз тоткан агарту һәм аңлату эшләре алып барырга юнәлдерелүе турында сөйләде. Моннан тыш, яңа орган эше яшьләрдә актив тормыш һәм гражданлык позициясен формалаштыруга, халыкара, Россия һәм төбәк иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлеккә юнәлдереләчәк.

Спикер билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Казанда 30 яшькә кадәрге ярты миллионга якын кеше яши. Шуларның 168 меңе - 65 югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар. «Яшьләр парламенты үз фикерен белдерү өчен яңа корал булып тора. Ул идеяләрне, яшьләрнең идеяләрен, инициативаларын гамәлгә ашыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булачак. Моннан тыш, бу актив һәм битараф булмаган яшь кешеләрне үз эченә алган сыйфатлы кадрлар резервын формалаштыру өчен бик яхшы мөмкинлек. Бу әле шәһәребезнең уңышлы үсеше нигезе буларак кешелек капиталына инвестиция дә», - дип ассызыклады Е.Чекашов.

Аның сүзләренә караганда, федераль дәрәҗәдә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы каршында Яшьләр парламенты эшли инде. 2004 елдан Татарстанда ТР Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламенты эшләп килә. Моннан тыш, хәзерге вакытта мондый органнар республика муниципалитетларында формалаша. Яшьләр парламентына кандидатуралар өчен тавыш бирүне ТР дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында уздыру тәкъдим ителә.

Проект яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссияләрнең законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча уртак утырышында каралды. Барлык искәрмәләр һәм тәкъдимнәр исәпкә алынды. Депутатлар Казанда Яшьләр парламентын формалаштыру турында карар кабул итте.

«Яшь хезмәттәшләребезне башкалабызның актив сәяси, иҗтимагый тормышында көтәбез. Мин битараф булмаган яшьләрне конкурста катнашырга, үзләрен күрсәтергә чакырам. Без сезнең тавышыгызга, фикерегезгә, теләкләрегезгә һичшиксез колак салачакбыз. Сез безгә уртак эш өчен кирәк», - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры Илсур Метшин.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 14:15:00 +0300
<![CDATA[29 сентябрьдә Казанда муниципаль берәмлек Уставына кертелгән үзгәрешләр буенча ачык тыңлаулар узачак]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/29-sentyabrya-v-kazani-proydut-publichnye-slushaniya-po-vnesennym-izmeneniyam-v-ustav-munitsipalnogo/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Алена Мирошниченко). 29-нчы сентябрьдә Татарстан башкаласында Казан муниципаль берәмлеге Уставына кертелгән үзгәрешләр буенча ачык тыңлаулар узачак. Мондый карарны бүген Ратушада Казан шәһәр Думасының XLI сессиясендә кабул иттеләр.

Үзгәрешләр җирле үзидарә мәсьәләләрен җайга сала торган законнарны камилләштерүгә бәйле. Законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Лилия Бакулина сүзләренә караганда, Казан Уставында җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен киңәйтергә кирәк. Бу РФ Торак кодексында, «РФ җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы законда, «ТР җирле үзидарә турында»гы законда, муниципаль хезмәт турында Татарстан Кодексында үзгәрешләр кертелү, шулай ук «РФ капитал кертемнәрен саклау һәм хуплау турында»гы яңа закон кабул итү белән аңлатыла.

Казан муниципаль берәмлегенең үзгәрешләр исәпкә алынган Уставы проекты буенча ачык тыңлаулар 29-нчы сентябрь 16.00 сәгатьтә Мәгариф хезмәткәрләре йортында Бауман урамы, 62/9 адресы буенча узачак.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 13:34:50 +0300
<![CDATA[Илсур Метшин: «Киләсе сайлаулар - Казанның иртәгә нинди булачагын билгеләүче яңа этапның башы ул»]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/ilsur-metshin-predstoyashchie-vybory-eto-nachalo-novogo-etapa-kotoryy-opredelit-kakoy-kazan-budet-za/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Ксения Швецова). Бүген Ратушада Казан шәһәр Думасының өченче чакырылыш сессиясенең йомгаклау утырышы узды. Соңгы биш елда депутатлар эшенең төп нәтиҗәләрен Казан Мэры, шәһәр Думасы Рәисе Илсур Метшин белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, депутатлар корпусы социаль-икътисади үсешнең барлык өлкәләрендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә алды - торак фонды һәм социаль объектлар төзелешеннән алып, тармак программалары үсешенә кадәр, шулай ук алда торган эшләрнең төп юнәлешләрен билгеләде.

«Казан торак фондын капиталь ремонтлау темплары һәм сыйфаты буенча флагман һәм сәламәт яшәү рәвеше шәһәре булды»

Соңгы елларда Казан төзелештә җитди алга китеш ясады һәм торак фондын капиталь төзекләндерү темплары һәм сыйфаты буенча Россия шәһәрләре арасында флагман булды, дип билгеләде Мэр. «Безнең шәһәрдә биш ел эчендә 39 балалар бакчасы һәм 13 мәктәп төзелде, 85 бакча һәм 57 мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, 1,5 меңнән артык ишегалды ремонтланды, - дип искәртте ул. - Моннан тыш, Казан дөньяның иң чиста шәһәрләре бишлегенә керде һәм Россиядә юл хуҗалыгы торышы буенча беренче урынны алды».

Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүдә зур нәтиҗәләргә ирешелде. Шулай итеп, башкалада яшәүчеләрнең һәм кунакларның яраткан ял итү урыннарына әверелгән 98 парк һәм сквер заманча төс алды, тулысынча кипкән ике күл - Зур һәм Якты Аккош күлләре торгызылды, диде И.Метшин.

Казан югары технологияле медицина һәм сәламәт яшәү рәвеше шәһәренә әверелде. Шәһәрдә Европа дәрәҗәсендәге медицина учреждениеләре барлыкка килде, 80-нән артык хастаханә һәм поликлиникалар ремонтланды, йөздән артык спорт мәйданчыгы һәм 15 заманча спорт объекты төзелде, дип искәртте И.Метшин.

Казанда мәгариф, яшьләрнең тормышта үз-үзләрен табуы һәм буш вакытны уздыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, диде ул.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тарихта беренче тапкыр барлык шәһәр мәдәният сарайларына капиталь ремонт ясалды», - дип билгеләп үтте И.Метшин. Быел Юдинода Тимерьюлчылар мәдәният йортын һәм Җиңү проспектында «Чулпан» мәдәният йортын яңартуны төгәлләү планлаштырыла, дип өстәде ул.

«Без шулай ук барлык яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт ясадык, шәһәр яны лагерьларын капиталь төзекләндерү буенча моңарчы күрелмәгән эш алып барыла, - диде шәһәр башлыгы. - Без Идел буе төбәкләрендә генә түгел, ә бөтен Россиядә шәһәр яны лагерьлары челтәрен саклап калган һәм аларга яңа тормыш бирә алган аз санлы төбәкләренең берсе».

Депутатлар ярдәме белән пандемия чорында халыкка ярдәм итү һәм шәһәр икътисадын саклап калу чаралары комплексы эшләнде

Татарстан башкаласында дөнья күләмендә зур вакыйгалар узды, алар арасында футбол һәм су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары, Worldskills, башка күренекле халыкара чаралар, дип искәртте Мэр.

Иң мөһим казанышларның берсе Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү булды. «Быел депутатлар тарафыннан кабул ителгән мөрәҗәгатебез барлык дәрәҗәләрдә дә хупланды, - диде Мэр. - Бөек Ватан сугышы елларында искиткеч хезмәт батырлыгы өчен Россия Федерациясе Президенты Указы белән Казанга бу мактаулы исем бирелде».

Коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында депутатлар корпусы һәм Башкарма комитет шәһәрдә эшмәкәрлеккә ярдәм итү мәсьәләсен даими контрольдә тотты. И.Метшин сүзләренчә, бу килеп туган хәлгә вакытында җавап бирү һәм шәһәр икътисадын үстерү өчен ярдәм итү комплексын эшләү мөмкинлеген бирде.

Депутатларның эш нәтиҗәләре: Стратегия-2030, шәһәрнең Генераль планы һәм бюджетның социаль юнәлеше

«2030 елга кадәр Казанның Социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләү һәм гамәлгә ашыру депутатлар корпусы өчен төп мәсьәләләрнең берсе булды, ул Казанны Россиянең иң уңайлы шәһәре итү максатына ирешүгә юнәлдерелгән, - диде И.Метшин. - Стратегия артыннан мәдәният, мәгариф, яшьләр сәясәте, кече һәм урта бизнеска ярдәм һәм башка тармакларның үсеш программалары расланды. Һәм һәркайда эшчәнлек барышында Дума депутатлары катнашты».

Шәһәр өчен чираттагы мөһим адым шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларын һәм Генераль планны раслау булды. Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, нәтиҗәдә бөтен төзелеш тармагы өчен бердәм кагыйдәләр расланды, транспорт һәм коммуналь инфраструктураның үсеш нокталары билгеләнде.

Шулай ук депутатлар корпусының игътибар үзәгендә Казан бюджетын формалаштыру, кабул итү һәм аның үтәлешен тикшереп тору мәсьәләләре дә булды, дип өстәде шәһәр башлыгы.

Бюджет һәрвакыт социаль юнәлешкә ия иде: акчаларның 70%-ка якыны социаль-мәдәни өлкәне үстерүгә юнәлдерелде. Социаль әһәмияткә ия булган чыгымнар тулысынча финансланды», - диде ул. Депутатларның инициативалары һәм үҗәтлеге аркасында бюджетта халыкның социаль ихтыяҗларына акча юнәлтелде, алар арасында тәрбиягә алган гаиләләргә өстәмә түләүләр, аз керемле гаиләләрдән булган балаларны бушлай ашату, балалар бакчаларында балаларны карап тоту өчен ата-аналар түләвенә компенсация түләүләре һәм башкалар.

Моннан тыш, депутатлар инвалид балалы гаиләләргә милеккә салым буенча ташламалар билгеләде, салымның түбән ставкасын куллану рәвешендә ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте һәм транспорт тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагын финанслау мәсьәләләренә игътибар бирде, диде И.Метшин.

Мэр шулай ук депутатлар милли проектларны гамәлгә ашыруга, туризм, спорт һәм сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә зур өлеш керттеләр, дип өстәде.

«Урыннарда проблеманың асылын өйрәнмичә торып, Думада бер генә мәсьәлә дә каралмады»

Бөтен чакырылыш дәвамында депутатлар тарафыннан төп басым сайлаучылар белән турыдан-туры эшләүгә ясалды, дип билгеләде Мэр. Аның сүзләренә караганда, депутат рейдлары, объектларда даими депутат контроле, «түгәрәк өстәлләр» һәм депутатларның шәһәрдәге конкрет проблемалар буенча республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән очрашулары кебек эш формалары үзләренең нәтиҗәлелеген раслады.

Даими рәвештә депутатлар поликлиникаларда, мәктәпләрдә һәм мәдәният сарайларында шәхси кабул итүләр алып барды, дип өстәде шәһәр башлыгы.

«Урыннарда, хезмәт коллективларында, конкрет объектларда асылын өйрәнмичә торып, Думада бер генә мәсьәлә дә каралмады, - дип ассызыклады И.Метшин. - Хезмәт коллективлары, төзүчеләр, территориаль иҗтимагый үзидарәләр вәкилләрен, яшьләрне - ягъни теге яки бу проектларны гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнашучыларны даими комиссиянең барлык сессияләренә һәм утырышларына чакыру гадәткә керде».

Шәһәр башлыгы шулай ук шәһәр проблемаларын хәл итү буенча даими комиссияләр эшенең нәтиҗәлелеген, депутатларның шәһәр үсешенә һәм хәйрия проектларына шәхси өлешен билгеләп үтте.

«Безнең программаның нигезе - кешеләр турында кайгырту һәм яшәү өчен уңайлы мохит булдыру»

«13-нче сентябрьдә узачак Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар - шәһәребезне үсешендә яңа этап башлану. Ул иртәгә Казанның нинди булачагын, гражданнарның тормыш сыйфаты ничек артачагын билгеләячәк, - дип мөрәҗәгать итте Мэр сессиядә катнашучыларга. - Безнең бурыч - Дума эшләгәннең барысын да яңа депутатларга тапшыру, эшнең уңай һәм нәтиҗәле формаларын гына түгел, ә хәл итәргә тиешле мәсьәләләрне һәм проблемаларны да».

Депутатлар алдында торган беренче дәрәҗәдәге бурыч - халык белән эшләү мөмкинлеген куллану. И.Метшин бу эшнең территориаль иҗтимагый үзидарәләр, активистлар һәм йортлар буенча өлкәннәр белән очрашулар кебек формаларын аерып күрсәтте. Ул ассызыклаганча, яңа чакырылыш депутатлары һәм Башкарма комитет шәһәр халкын шәһәр проблемаларын хәл итүдә катнашуга актив җәлеп итәргә тиеш. 

Казанның югары үсеш дәрәҗәсе шәһәрдә яшәүчеләрдә югары дәрәҗәдәге ихтыяҗны тудыра, дип билгеләп үтте Татарстан башкаласы башлыгы. «Казан шәһәр Думасына хәзерге сайлауларга без барыбыз да яңа гамәлләр программасы белән барабыз, - диде ул. - Аның нигезендә - кешеләр турында кайгырту, яшәү өчен уңайлы мохит формалаштыру, тормышта үз урыныңны табу өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудыру».

Пандемия шартларында казанлыларның тормыш дәрәҗәсен максималь саклап калырга, инвестицияләр җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру өчен шартлар тәэмин итәргә кирәк, дип өстәде шәһәр башлыгы. Шулай ук кече бизнеска ярдәм итүнең яңа формаларын табарга, соры базарны кыскартуга һәм предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәт өчен түләү фондын үстерүгә ирешергә кирәк, дип саный Мэр.

«Ахырына якынлашучы чакырылыш шәһәр тормышында якты эз калдырды. Язмышны хәл итә торган карарлар кабул ителде, муниципалитет органнарының реаль эшли торган системасы булдырылды, ул җирле дәрәҗәдәге мәсьәләләрне тулысынча хәл итәргә мөмкинлек бирә, - дип мөрәҗәгать итте Мэр депутатларга. - Безнең казанышларыбыз - барлык учреждениеләрнең, оешмаларның һәм сәнәгать предприятиеләренең, әлбәттә, хөрмәтле казанлыларның уртак казанышы һәм хезмәте».

Мэр уртак эш өчен ТР Президентына, ТР Хөкүмәтенә һәм ТР Дәүләт Советына рәхмәт белдерде. «Шәһәргә кагылышлы катлаулы бурычларны хәл иткәндә башкарылган зур хезмәт һәм үзара аңлашу өчен рәхмәт. Без һәрвакыт өлкән хезмәттәшләребез һәм иптәшләребез ярдәмен тоябыз», - диде И.Метшин.

Ахырда Татарстан башкаласы башлыгы Казан шәһәр Думасы депутатларына бүләкләр - шәһәр һәм республика алдындагы казанышлары өчен Мэр исеменнән рәхмәт хатлары, аерым хөрмәтләү билгеләре һәм мактау грамоталары тапшырды.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 13:01:45 +0300
<![CDATA[Азат Нигъмәтҗанов «Молодежный» торак комплексының икенче йорты турында: «Төзелештә эш кайный башланганлыгы сизелә»]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/azat-nigmatzyanov-o-vtorom-dome-zhk-molodezhnyy-chuvstvuetsya-chto-stroyka-zakipela/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Алсу Сафина). «Ак таш» компаниясе «Фон»ның Нокса авышлыгындагы «Молодежный» торак комплексының икенче йортында эшчеләр санын 350 кешегә кадәр арттырырга ниятли. Бу төзелеш-монтаж эшләрен вакытында - август ахырына кадәр тәмамларга мөмкинлек бирәчәк. Хәзер объектта 280 кеше эшли. «Төзелештә эш кайный башланганлыгы сизелә», - дип билгеләп үтте бүген өлеш кертеп төзүнең проблемалы объектлары буенча үткәрелгән традицион күчмә киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов.

«Ак таш» төзелеш компаниясе директоры Газинур Әхмәтов торак комплексның икенче йортында эшләрнең барышы турында сөйләде. Лифтлар буенча беренче түләү үткәрелде, һәм тәэмин итүче аларны китерүне раслады. Сантехника буенча эшләр дәвам итә: якын арада счетчиклар, краннар, җылылык төеннәре, суырткычлар китереләчәк. Канализация һәм су белән тәэмин итү эшләре төгәлләнде, киләсе атнада төзелеш мәйданчыгына блоклы шәхси җылылык пункты китереләчәк. Электрика эшләре тәмамлануга якынлаша. Г.Әхмәтов билгеләп үткәнчә, отделка эшләре бара, шул исәптән штукатур, плитә һәм башкалар. Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар йорт яны территориясен төзекләндерү турында да фикер алыштылар. «Ак таш» директоры объектка өстәмә эшче көчләрне җәлеп итәргә ниятләве турында хәбәр итте.

«350 кеше - барысын да вакытында башкарырга һәм төзелеш-монтаж эшләрен август ахырына тәмамларга мөмкин булган белгечләр саны», - дип билгеләп үтте өлешчеләр белән аралашу вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов.

Исегезгә төшерәбез, йортта эшләр 2018 елның көзендә яңартылды. Эшләрнең бер өлешен, өлешчеләр акчасына, «ГК «СК Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарган, хәзер объектны төзеп бетерү белән «Ак таш» шөгыльләнә - 2018 елда төзелгән өлешчеләргә ярдәм итү республика фонды катнашында. Объектны төзеп бетерүне финанслау подрядчыга -«Ак таш»ка - 33-нче хәрби шәһәрчектә 28 мең кв.м мәйданлы республика җир кишәрлеген бирү юлы белән башкарыла.

Киңәшмә «фон»ның икенче торак комплексы - «МЧС» йортларының төзелеш мәйданчыгында дәвам итте. Бүгенгә торак комплексының икенче йортында бер үк вакытта ике подрядчы эшли - «Комосстрой Казан», ул Губкин урамы буенча урнашкан 9409 кв.м мәйданлы федераль җир участогын бүлеп бирү хисабына «А» блогын төзи, һәм «Ак таш». Шул ук вакытта иң аз әзерлек дәрәҗәсендә булган өченче һәм дүртенче йортларны төзү эшләре бара. Газинур Әхмәтов хәбәр иткәнчә, өч объектка аларның компаниясе 400-дән артык белгечне җәлеп иткән. Исегезгә төшерәбез, «Ак таш» компаниясе узган елның декабрендә өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау федераль фонды белән имзаланган килешү кысаларында эшли. Финанслау федераль һәм республика акчалары хисабына гамәлгә ашырыла. 

Киңәшмәдә шулай ук Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, өлешчеләргә ярдәм итү фондының башкарма директоры Иван Новиков, челтәр оешмалары вәкилләре катнашты.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 12:20:24 +0300
<![CDATA[Участок сайлау комиссияләре составларын резервка кертү өчен кандидатларны Казан шәһәр думасы сессиясендә расладылар]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/kandidatov-dlya-zachisleniya-v-rezerv-sostavov-uchastkovykh-izbiratelnykh-komissiy-utverdili-na-sess/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Алена Мирошниченко). Казан шәһәре Думасы депутатлары Казан районнарының участок сайлау комиссияләре составларын резервка күчерү өчен кандидатларны расладылар. Карар бүген Ратушада Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган шәһәр Думасының XLI сессиясендә кабул ителде.

Законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Лилия Бакулина хәбәр иткәнчә, сайлаулар алдыннан ТР Үзәк сайлау комиссиясе территориаль сайлау комиссияләре катнашында участок сайлау комиссияләре составлары резервына кертелгән кандидатуралар буенча белешмәләрне төгәлләштерә. Аларның составыннан, яшәү урыны үзгәрү һәм башка сәбәпләр аркасында, гаилә хәле буенча киткән кандидатуралар төшереп калдырыла.

«Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан Татарстан территориясендә участок сайлау комиссияләренең составын өстәмә рәвештә резервка кертү өчен кандидатуралар буенча тәкъдимнәр җыю игълан ителде. Барлыгы 22 кандидатура тәкъдим ителә, шул исәптән Авиатөзелеш районыннан 3 кеше, Киров районыннан 5 кеше, Мәскәү районыннан 6 кеше, Яңа Савин районыннан 2 кеше, Идел буе районыннан 6 кеше. Вахитов һәм Совет районнарында резерв составында үзгәрешләр юк», - диде Л.Бакулина.

Аның сүзләренә караганда, кандидатуралар санының 86%-ын хатын-кызлар, 14%-ын ир-атлар тәшкил итә. Аларның 91%-ы - югары белемле затлар. Һөнәр буенча төп өлешне педагогика хезмәткәрләре - 40% һәм инженер-техник белгечлекләр вәкилләре тәшкил итә - 27%. Кандидатларның күпчелеге, 16 кеше, сайлау комиссияләрендә эшләү тәҗрибәсенә ия. Кандидатлар арасында муниципаль хезмәткәрләр юк.

Тәкъдим ителүче кандидатуралар турында законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышларында фикер алышу узды, кисәтүләр килмәде. Казан шәһәре Думасы депутатлары Казан районнарының участок сайлау комиссияләре составларын резервка кертү өчен кандидатлар составын расладылар.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 12:15:34 +0300
<![CDATA[2020 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-byudzhet-kazani-na-2020-god-vneseny-izmeneniya/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Алена Мирошниченко). 2020 елга Казан бюджетына үзгәрешләрне бүген депутатлар Ратушада узган Казан шәһәре думасының XLI сессиясендә хуплады. Шәһәр казнасы керемнәре 10,8 млн сумга, чыгымнар - 29,6 млн сумга арткан.

Казанның Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин кайбер чыгымнарның бюджетта каралмаган булуын, әмма кайбер юнәлешләр буенча кирәк булуларын билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә 18,8 млн сум күләмендә калган акчаларны 2020 ел башына Казан мәдәниятен үстерү программасын гамәлгә ашыруга - 10 млн сум, шәһәр Думасы биналары комплексын тикшерү һәм агымдагы ремонт эшләренә - 6,8 млн сум, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрне карап тотуга 2 млн сум җибәрергә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, автоном һәм бюджет учреждениеләренең файдаланылмаган калдыкларын кайтару хисабына мәдәният үсеше программасын гамәлгә ашыруга шәһәр чыгымнары 10,8 млн сумга арткан, дип хәбәр итте спикер.

«Шулай итеп, 2020 елга шәһәр бюджеты күләме керемнәр буенча 25 млрд 323 млн 564,5 мең сум тәшкил итәчәк, чыгымнар буенча - 26 млрд 241 млн 823,2 мең сум һәм дефицит - 918 млн 258,7 мең сум, аларны каплау чыганагы - шәһәр бюджетының ел башына калган акчалары», - дип йомгаклады И.Мөхәммәтшин.

Карар проекты бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия утырышында каралды. Контроль-хисап палатасының уңай бәяләмәсе бар. Үзгәрешләр шәһәрнең беренче чираттагы бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте депутатлар. Бюджетны үзгәртү турында карар кабул ителде. ]]>
Wed, 12 Aug 2020 12:03:06 +0300
<![CDATA[Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының XLI сессиясендә дәүләт һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/ilsur-metshin-vruchil-gosudarstvennye-i-gorodskie-nagrady-na-xli-sessii-kazgordumy/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Ксения Швецова). Бүген Ратушада уза торган Казан шәһәре думасының XLI сессиясе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр үсешенә зур өлеш керткән казанлыларга дәүләт һәм шәһәр бүләкләре тапшырды.

«Бүгенге сессия белән Казан шәһәр Думасының өченче чакырылыш эшчәнлеге тәмамлана. Без уртак биш еллык эшчәнлеккә йомгак ясыйбыз, - дип билгеләп үтте Мэр бүләкләр тапшыру тантанасы алдыннан. - Бүген без лаеклы шәһәр кешеләрен бүләклибез, аларның һәркайсы шәһәребез һәм бөтен республика иминлеге өчен хезмәт итә».

Шәһәр төзелеше үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Казан муниципаль берәмлеге башлыгы киңәшчесе Владимир Фоминны бүләкләделәр.

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы» медален Вахитов районының инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 39-нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Галина Нәҗиповага тапшырдылар.

Һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Президенты исеменнән рәхмәт хатына контроль-хисап палатасы аудиторы Ольга Дрямина лаек булды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен «Казан файдасына башкарган хезмәтләре һәм батырлык өчен» билгесе белән «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Олег Касаткин бүләкләнде.

Татарстан һәм аның башкаласы файдасына күпьеллык хезмәте, актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге өчен «Казан файдасына башкарган хезмәтләре һәм батырлык өчен» билгесе белән ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Мавринаны бүләкләделәр.

«Лилия Николаевна безнең белән бергә бу чакырылышта гына түгел, ә аннан алдагыларында да эшләде. Без бөтен командабыздан, бөтен депутатлар корпусыннан рәхмәт белдерәбез, - диде И.Метшин, бүләкне тапшырганда. - Сез бик күп хезмәт куясыз, шәһәргә, сайлаучыларга мәхәббәт белән эшлисез. Ышанам, алга таба да нәтиҗәле эшләячәкбез».

«Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» мактау билгеләре белән һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры вазифасын башкаручы Радик Салиховны шәһәр Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәтхановны бүләкләделәр.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Казанның социаль өлкәсен үстерүгә керткән өлеше өчен «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» билгесе белән Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Казанның мактау грамотасына «Вантэкс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш конструкторы Евгений Татауров ия булды.

Казан шәһәре файдасына күпьеллык намуслы хезмәте өчен Казан Мэрыннан Рәхмәт хаты белән ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Абдуллинны бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Казанның финанс системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Казан Мэрының Рәхмәт хатын шәһәр Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы урынбасары Гөлсия Ваһаповага тапшырдылар. Бүләкне тапшырганда Мэр аңа озак елларга сузылган хезмәте өчен рәхмәт белдерде. «Гөлсия Мансуровна Финанс идарәсенә эшкә 1977 елда, студентлар эскәмиясеннән килде һәм 43 ел Казан финанс органнарында эшләде, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында, республиканың һәм илнең салым органнарында эшләүче профессионалларның берничә буынын тәрбияләде, - диде Мэр. - Бергәләп без бәйрәмнәр, шәһәребездә зур спорт чаралары оештырдык һәм уздырдык. Акча кытлыгы шартларында шәһәр үсеше өчен мөмкинлекләр таптык. Без сезгә эшегез өчен рәхмәтле. Казан үсешенә керткән өлешегез шәһәр тарихында алтын сәхифә булып калачак».

]]>
Wed, 12 Aug 2020 11:13:25 +0300
<![CDATA[Казанның 23 кешесенә коронавирус инфекциясе диагнозы куелган]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/u-23-zhiteley-kazani-diagnostirovali-koronavirusnuyu-infektsiyu/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 29 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2-се читтән алып керү белән бәйле, 27-се контактлы. 4 кеше хастаханәгә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана.

Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 5 кеше бар, 13 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 6 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 3 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, ике кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.

23 авыру Казанда, икесе - Кама Тамагы районында, берәр кеше - Балтач, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кукмара районнарында яши.

12-нче августка Татарстанда 5959 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 4778 кеше савыкты, шул исәптән 4 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 5102 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көнгә 902 мең 701 авыру очрагы расланган. 710 мең 298 кеше терелгән, 15 мең 260 кеше үлгән.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 10:51:07 +0300
<![CDATA[Казанлылар пенсия күләме турындагы мәгълүматны өйдән чыкмыйча гына белә ала]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/kazantsy-mogut-uznat-razmer-pensii-ne-vykhodya-iz-doma/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Пенсия эшеннән шәхси мәгълүмат кергән консультацияне Пенсия фондына бармыйча гына алырга була. Пенсия күләме, стажның дәвамлылыгы, пенсияне китереп җиткерүгә кагылышлы белешмәләр һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматны белү өчен, серсүзне әйтү дә җитә.

+7(843)279-27-27 телефоны аша шалтыратып, татарстанлылар үзләрен кызыксындырган мәгълүматны белә, шул исәптән шәхси мәгълүмат ала һәм килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итә алачак, дип хәбәр итә Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Серсүзне Пенсия фонды сайтында гражданның шәхси кабинетында («Кулланучы профиле» өстәмә бите) күрсәтергә мөмкин. Серсүз мөстәкыйль рәвештә сайлана. Шулай ук «Шәхесне идентификацияләү өчен серсүзне куллану турында» гаризаны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенең клиент хезмәтендә шәхсән тапшырырга мөмкин. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча гамәлгә ашырыла.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 10:42:00 +0300
<![CDATA[Казанда иң яхшы автоледи сайланачак]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-kazani-vyberut-luchshuyu-avtoledi1111/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). 13-нче августта Казанда хатын-кызлар арасында ел саен уздырыла торган «Автоледи – Казан 2020» машина йөртү осталыгы бәйгесе узачак. Анда үз көчләрен сынап карарга һәм төп призны отарга теләгән барлык автомобильче хатын-кызлар катнаша ала. Катнашучыларны теоретик һәм гамәли сынаулар көтә.

Конкурс ике этапны үз эченә ала: компьютерда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә тест узу һәм фигуралы йөртү, ул үз эченә «елан», каршылыкларны җиңү кебек элементларны һәм башкаларны ала.

Конкурста яңа руль артына утырган машина йөртүчеләр дә, зур стажлы автомобильчеләр дә катнаша ала. Өч җиңүче Казанны конкурсның зона этабында тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Кызыксындырган мәгълүматны төгәлләштерү һәм гаризалар калдыру өчен +7(843)533-38-41, +7(843)533-38-42 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 10:05:29 +0300
<![CDATA[Ратушада Казан шәһәре Думасының XLI сессиясе үз эшен башлады]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-ratushe-nachinaet-svoyu-rabotu-xli-sessiya-kazanskoy-gorodskoy-dumy/ (Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Шәһәр Ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XLI сессиясе үз эшен башлап җибәрде. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин алып бара. 41 депутатның 38-е катнаша, карар кабул итү өчен кворум бар. Утырыш трансляциясен сылтама буенча карарга була. Депутатлар 13 мәсьәлә буенча фикер алышачак: Казан шәһәре районнарының участок сайлау комиссияләре составларын резервка кертү өчен кандидатуралар тәкъдим итү турында;

Казан шәһәре Думасының аерым карарларын үз көчен югалткан дип тану турында;

«Казан шәһәрендә территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру тәртибе турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында;

Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында»гы карары проекты буенча ачык тыңлаулар турында;

«Казан шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең вазифаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләр күләмнәрен һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында»;

Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетына физик затлар керемнәренә салымнан 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына салымнан өстәмә норматив белән бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотация алмаштыруны килештерү турында;

Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә бюджет процессы турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;

«Казан шәһәре муниципаль махсуслаштырылган торак фондының торак биналар бирү тәртибе турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында;

Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;

Казан шәһәренең Яшьләр парламенты турында;

Өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының эш йомгаклары турында;

Төрлеләр.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 10:02:34 +0300
<![CDATA[Урам киносы фестивале Горький исемендәге Казан паркында уза]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/festival-ulichnogo-kino-prokhodit-v-kazanskom-parke-im-gorkogo/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Бу көннәрдә Горький исемендәге Казан паркында урам киносы фестивале уза. 16-нчы августка кадәр кичләрен шәһәр халкы ачык һавада кыска метражлы фильмнар карый һәм алар арасыннан иң яхшыларын сайлый ала.

14-нче августка кадәр паркта ике конкурстан тыш альманахны - «Гаилә киносы»н һәм «Яшьләр киносы»н күрсәтәчәкләр. Киносеанслар 19.00 сәгатьтә һәм 20.30 сәгатьтә башланыр, дип планлаштырыла.

15-нче һәм 16-нчы августта Горький исемендәге паркта 16.00 сәгатьтән иҗади һөнәрләр вәкилләренең воркшоплары һәм мастер-класслары оештырылачак, 18.00 сәгатьтән кино күрсәтүләр, кино һәм заманча сәнгать турында лекцияләр һәм дискуссияләр оештырылачак. Конкурста катаншачак кино куелышлары 20.00 сәгатьтә башланачак. Тамашачыларга яшь Россия режиссерларының 10 кыска метражлы фильмын тәкъдим итәчәкләр. Казанлылар үзләренә ошаган фильмнар өчен тавыш бирә алачак, оештыручылар иң яхшы картиналар өчлеген билгелиячәк.

Фестивальгә һәм киносеансларга керү бушлай. Әмма сылтама буенча алдан теркәлү таләп ителә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 09:56:00 +0300
<![CDATA[14 августта Идел буе районының кайбер йортларында тәүлеккә якын вакытка суны сүндерәчәкләр]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/14-avgusta-v-nekotorykh-domakh-privolzhskogo-rayona-pochti-na-sutki-otklyuchat-vodu/

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). 14-нче августта Казанның Идел буе районында урнашкан кайбер йортларында тәүлеккә якын вакытка суны сүндерәчәкләр. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр үткәрелү белән бәйле.

14-нче август 9.00 сәгатьтән 15-нче август 5.00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: 1 нче Алабуга ур., 1 (320-нче номерлы балалар бакчасы), Борисково урамында 2-нче номерлы йорттан 64-нче номерлы йортка кадәр барлык җөп номерлы йортлар, 1-нче номерлы йорттан 65-нче номерлы йортка кадәр барлык так номерлы йортлар, Запорожье урамында 2-нче номерлы йорттан 36-нчы номерлы йортка кадәр барлык җөп номерлы йортлар, 1-нче номерлы йорттан 41-нче номерлы йортка кадәр барлык так номерлы йортлар, Тула урамында 2-нче номерлы йорттан 28-нче номерлы йортка кадәр барлык җөп номерлы йортлар, 40-нчы, 42-нче номерлы йортлар. Шулай ук Белоруссия, Витебск, Горийская, Дегтярев, Докучаев, Арткы-Борисково, Канск, Красноводск, Охотничье, Полонная урамнарында, Якты Юл тыкрыгында урнашкан йортларда су булмаячак.

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителәчәк.

]]>
Wed, 12 Aug 2020 09:29:40 +0300
<![CDATA[Казанда яшәүче хатын-кыз каракларга өч миллион сумнан һәм ике мең доллардан артык акча күчергән]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/zhitelnitsa-kazani-perevela-moshennikam-bolee-3-mln-rubley-i-2-tysyach-dollarov/

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). Казанда яшәүче 56 яшьлек хатын-кыз караклар корбаны булган һәм аларга өч миллион сумнан артык һәм берничә мең доллар акча күчергән. Зыян күрүче мөрәҗәгать иткән «Дәрвишләр» полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылган, полиция хезмәткәрләре җинаятьне тикшерәләр.

3-нче августта зыян күрүчегә үзен банкларның берсендә куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре булып эшләүче Анастасия Козлова буларак таныштырган хатын-кыз шалтыраткан. Ул зыян күрүченең шәхси кабинетында рөхсәт ителмәгән операцияләр ясарга тырышулары турында хәбәр иткән, һәм акчаларны саклау өчен аларны резерв счетка күчерергә тәкъдим иткән. Зыян күргән ханым акчаларын мобиль банк аша күчерергә тырышып караган, ләкин ул барысын да дөрес эшли алмаганга, аның шәхси кабинеты блокланган.

Икенче көнне, 4-нче августта, хатын-кыз банк бүлегенә киткән һәм картасыннан 460 мең сум акча салдырган, соңыннан аларны мошенник күрсәткән счетка күчергән. Шуннан соң җинаятьче башка банкларда кертемнәр булу-булмавы хакында ачыклык керткән. Казанда яшәүче ханым акчаларының тагын ике банкта саклануын әйткән. Банк хезмәткәре күрсәтелгән учреждениеләрнең куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләренә мәгълүматны тапшырачагын хәбәр иткән.

Соңрак зыян күрүченең телефонына шалтырату килгән. Шалтыратучы үзен банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре Ольга Литвиенко дип таныштырган, анда зыян күрүченең 100 мең сум күләмендә һәм 460 мең сум күләмендә кертемнәре, шулай ук 2 мең АКШ доллары сакланган счеты булган. Әңгәмә барышында банк хезмәткәре каракларның акчаларны күчереп алырга тырышуларын аңлаткан. Бу хәлне булдырмас өчен, аңа аларны салдырырга һәм резерв счетларга күчерергә кирәк.

Акчаны алганнан соң, хатын-кыз кассада 100 мең сум күчергән. Банк бүлегендә аңа башка кертемнәрне бирә алмаганнар, чөнки кассада мондый сумма булмаган.

Икенче көнне, 5-нче августта, зыян күрүчегә үзен Ольга Литвиенко дип таныштырган мошенник тагын шалтыраткан һәм калган акчаларны да резерв счетларына күчерергә кирәк, дип аңлаткан. Банк бүлегендә хатын-кыз калган акчаларын күчергән.

Шул ук көнне кәрәзле телефонга тагын бер шалтырату килгән. Хатын-кыз үзен зыян күрүченең шулай ук кертемнәре булган башка банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган. Сөйләшү барышында ул счеттан аның акчаларын күчерү буенча санкцияләнмәгән операцияләр башкарылуын һәм банк картасын блокларга кирәклеген аңлаткан. Шуннан соң зыян күрүче банк картасы номерын һәм арткы яктагы кодны әйткән. Аннары ул үзенең кәрәзле телефонына килгән кодларны хәбәр иткән.

5-нче август кичендә зыян күрүченең кәрәзле телефонына мошенник Анастасия Козловадан шалтырату килгән. Шалтыратучы ниндидер җинаятьчеләрнең аның исеменә 1 млн сумлык кредит рәсмиләштергәнлеген һәм гаризаның каралуда торуын аңлаткан. Хатын-кызга банк бүлегенә барырга һәм акчаны алу өчен кредит рәсмиләштерергә кирәк. Учреждениедә Казанда яшәүче хатын-кыздан 2-НДФЛ белешмәсен һәм кулланучылар кредиты алу өчен хезмәт кенәгәсенең күчермәсен алып килүен сораганнар.

Икенче көнне ханым кирәкле документларны алып килгән һәм 1,5 млн сумга кулланучылар кредиты алган. Моннан тыш, ул үзенең икенче кертеменнән 544 мең сум күләмендә акча алган һәм аларны билгесез счетларга күчергән. Аннары Анастасия Козлова аларның банк мәгълүматын тараткан хезмәткәрнең шәхесен ачыклауларын әйткән, һәм якын арада үз акчаларын ала алачагын ышандырган.

7-нче августта Казанда яшәүче хатын-кыз банкларның барлык бүлекләренә үз акчаларын кайтару уңаеннан мөрәҗәгать иткән. Әмма банк хезмәткәрләре аңа мондый мәгълүматны белмәүләрен һәм ул мошенникларның корбаны булуын хәбәр иткәннәр. Шул рәвешле, 3-7-нче августта ул билгесез кешеләргә 3 млн сумнан артык һәм 2123 доллар акча күчергән.

Зыян күрүче кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать иткән һәм булган хәл турында хәбәр иткән. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча «Караклык» һәм «Урлау» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе халыкка таныш булмаган кешеләрдән килгән бөтен мәгълүматны яңадан тикшерергә киңәш итә. Таныш булмаган кешеләргә үзләренең банк карталары һәм счетлары турында мәгълүмат бирергә, билгесез счетларга акча күчерергә ярамый. Караклар хәйләсенә эләккәннәрдән кичекмәстән полициягә «02» яки «112» телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

]]>
Tue, 11 Aug 2020 16:24:36 +0300
<![CDATA[Ел башыннан Татарстан ата-аналары ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша балалар бакчасына алынуга 17 меңнән артык гариза биргән]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/s-nachala-goda-tatarstanskie-roditeli-podali-cherez-portal-gosuslug-rt-svyshe-17-tys-zayavleniy-na-z/

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). Ел башыннан Татарстан ата-аналары ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша балалар бакчасына алынуга 17 меңнән артык гариза биргән.

Күбесенчә республика халкы бу мәсьәлә буенча гыйнвар һәм май айларында мөрәҗәгать иткән - бу чорда алар 2800 һәм 2727 электрон гариза биргән. Шул ук вакытта дәүләт хезмәтләре порталы аша бер айга уртача 2500-дән артык шундый гариза килә.

Моннан тыш, агымдагы елның җиде аенда 3556 тапкыр татарстанлылар мәктәпкәчә белем бирү оешмасын алыштыруга гариза биргәннәр.

Исегезгә төшерәбез, балалар бакчаларына керүгә гаризаларны республика дәүләт хезмәтләре порталында дистанцион форматта бирергә мөмкин. Моның өчен бала туу турындагы таныклыктан мәгълүматларны күрсәтергә, аның турында мәгълүматны тутырырга, шулай ук тәкъдим ителгән исемлектән үзегез теләгән балалар бакчасын сайларга кирәк булачак. Монда ук, сайтта, бирелгән гаризаның статусын күзәтеп барырга мөмкин. Әйтик, 2020 ел башыннан балалар бакчасына керүгә гариза статусын тикшерүне 2 млн тапкыр диярлек сораганнар, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгы матбугат хезмәте.

]]>
Tue, 11 Aug 2020 16:12:56 +0300
<![CDATA[ТР прокуратурасы аңлату эшләре алып бара: начар гадәтләр аркасында гаилә таркалган очракта нишләргә?]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/prokuratura-rt-razyasnyaet-kak-byt-esli-iz-za-pagubnykh-privychek-rushitsya-semya/

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). Еш кына исерткеч эчемлекләр куллану никахларның таркалуына сәбәп була. ТР прокуратурасы казанлыларга никахны һәм гаилә бюджетын саклап калу өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында төп тәкъдимнәр бирә.

Ир белән хатынның берсе икенчесен эшкә сәләтсез дип тану турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Бу категориягә азартлы уеннар белән мавыгу, исерткеч эчемлекләр яки наркотик матдәләр куллану нәтиҗәсендә үз гаиләләрен авыр матди хәлгә куйган (Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 30 маддәсе) гражданнар эләгә. Тормыш иптәше өстеннән попечительлек билгеләнә, әмма ул мөстәкыйль рәвештә вак көнкүреш килешүләрен башкарырга хокуклы.

Башка килешүләрне ул попечитель ризалыгы белән генә эшли ала. Әмма мондый граждан үзе кылган килешүләр буенча һәм аларга китерелгән зыян өчен мөстәкыйль рәвештә мөлкәти җаваплылык йөртә. Попечитель хезмәт хакын, пенсияне һәм эшкә сәләтле булуда суд тарафыннан чикләнгән гражданның башка керемнәрен, Гражданлык кодексының 37 маддәсендә каралган тәртиптә опекага алынган кеше мәнфәгатьләрендә, ала һәм тота.

]]>
Tue, 11 Aug 2020 15:50:40 +0300
<![CDATA[Казанның Социаль көнкүреш музеенда Виктор Цойны искә алу көне узачак]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-kazanskom-muzee-sotsbyta-proydet-den-pamyati-viktora-tsoya/

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). 14-нче августта Казанның Социаль-көнкүреш музеенда Виктор Цойны искә алу көне узачак. Музыкантның үлеменә 30 ел тулу алдыннан монда аның иҗатын яратучылар җыелачак.

Бу көнне 80-90-нчы еллардагы фотолар, журналлар, китаплар, кассетлар, дисклар һәм значоклар тәкъдим ителәчәк «Кинохроника подполья» күргәзмәсе ачык булачак. Казанда узачак экспозиция өчен фотографияләрне үз шәхси архивыннан Виктор Цойның дусты - танылган режиссер Рәшит Ногманов тәкъдим итте. Аларда Виктор Цой төп рольне уйнаган «Игла» фильмын төшерү фрагментлары сурәтләнгән.

Бу кичәдә «Кино» төркеме репертуарыннан җырлар яңгыраячак, җыелган кунакларга шулай ук Цой җырларының татар теленә тәрҗемәләре тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр иттеләр Социаль көнкүреш музеенда. Чара 17.00 сәгатьтә башлана.

]]>
Tue, 11 Aug 2020 14:28:56 +0300
<![CDATA[Илсур Метшин Казанның Киров һәм Мәскәү районнары йортларының өлкәннәре белән очрашты]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/ilsur-metshin-vstretilsya-so-starshimi-po-domam-kirovskogo-i-moskovskogo-rayonov-kazani/

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август, Алена Мирошниченко). Бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Казанның Киров һәм Мәскәү районнары йортларында яшәүчеләр белән очрашты. Очрашу Сабан һәм Бакалея урамнары урнашкан микрорайонда узды. Хәзер биредә Сабан урамы буенча 1, 3, 5, 7, 7а номерлы йортлар һәм Бакалея урамы буенча 44а,46а номерлы йортлар янындагы ишегалларын төзекләндерү эшләре бара. Шәһәр башлыгы җирле активистлар белән сөйләшү барышында аларның йорт буенча өлкәннәр өчен шәһәр конкурсы оештыру тәкъдимен хуплады һәм алга таба яңартылган ишегалды киңлекләрендә эшләү идеяләре белән танышты.

«Быел «Безнең ишегалды» президент программасы буенча 460 Казан йортының ишегалларын төзекләндерәчәкбез. Без кыюсыз адымнар белән башлаган идек: алдагы 5 елда без 1,5 мең ишегалдын ремонтладык. Бүгенге көнгә 3 ел эчендә 4 мең йортның ишегалларын ремонтлау бурычы тора», - дип искәртте И.Метшин. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, ишегалларында эшләр җирле халыкның фикерен һәм теләкләрен исәпкә алып үткәрелә. «Безгә кешеләрне, аларның теләкләрен ишетү бик мөһим. Бер генә ишегалды да икенчесенә охшамаган бит. Диалогта, кайвакыт бәхәсләрдә, бөтенләй яңа иҗтимагый киңлекләр туа. Чөнки бу ишегалдын, асфальтны ремонтлау гына түгел. Бу төзекләндерүдә генә түгел, кешеләр аралашуында да башка дәрәҗә», - диде Илсур Метшин.

Микрорайонда ремонт эшләре июнь уртасында башланган. Монда йорт янындагы территорияләрдән торган аерым утраучыклардан юлларның, җәяүлеләр зоналарының, парковкаларның, төзекләндерелгән балалар мәйданчыкларының һәм ял зоналарының бердәм системасы формалаша. Шул исәптән монда 3 спорт комплексы, 27 яктырту баганасы, 2 контейнер мәйданчыгы урнаштырылачак. Бөтен территориядә яңа асфальт җәелә. Бүгенге көндә, «УК ЖКХ Московского района» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Олег Калимов сүзләренчә, эшләр 70%-ка тәмамланган. Бөтен территорияне сентябрьдә тапшыру планлаштырыла.

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов шәһәр башлыгына, гомумән алганда, территориянең 2,5 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәге турында сөйләде, шул исәптән, Сабан, Коләхмәтов һәм Бакалея урамнары буйлап урнашкан йортларда яшәүчеләргә дә.

Бу микрорайонда актив кешеләр яши. Йортлар буенча өлкәннәр Илсур Метшинга ишегалды тормышын оештыру, чаралар, тирә-юньдәге территорияләрне мөстәкыйль төзекләндерү буенча үз тәҗрибәләрен күрсәттеләр. Күпләр анда яшәүчеләрнең көче белән яшелләндерелгән ишегалды киңлекләренә мисаллар күрсәттеләр. «Бу чын шедеврлар, менә ул - чәчәк атучы Казан. Бер эш - яшелләндерелгән проспектлар, үзәк урамнар, ләкин сез Казан ишегалларын чәчәкләрдә күрергә телисез икән, бу инде бөтенләй башка эш. Мэр буларак, бу мине шатландыра. Мин бездә шундый актив кешеләр булуы белән горурланам. Чөнки без «Яшел рекорд», «Чәчәк атучы Казан», «Безнең ишегалды» программаларын башлаганда, шәһәрне халык һәм кунаклар өчен уңайлырак итү теләге генә түгел, ә шәһәр халкының үз палисадникларын, керү төркемнәрен оештыру теләген уяту теләге дә бар иде. Бу теләк массаларны яулап алгач, төзекләндерү бөтенләй башка сыйфатка ия була», - диде И.Метшин кешеләр белән аралашу барышында.

Окольная урамында урнашкан 3-нче номерлы йорт буенча өлкән кеше Люция Альбушева, алар өчен грант бәйгесе оештырып, йорт идарәчеләренең активлыгына ярдәм итәргә тәкъдим итте. «Хәтта зур булмаган суммалар да чараларны оештыру, кирәкле инвентарь сатып алу өчен ярдәм итә алыр иде. Шулай ук әлеге статусның имиджын күтәрү өчен йорт буенча өлкәннәр өчен шәһәр конкурсы уздыру да актуаль булыр иде», - диде ул. Шәһәр башлыгы идеяне хуплады. «Акча, әлбәттә, һәрвакыт җитми, әмма йорт буенча актив өлкәннәрне без хупларга теләр идек», - дип билгеләде ул.

Тагын бер активист Венера Гафурова капиталь ремонт тәмамланганнан соң яңартылган территориядә гомуми бәйрәм үткәрергә тәкъдим итте. И.Метшин, үз чиратында, район хакимияте башлыгына, барлык санитар-эпидемиологик таләпләр нигезендә, чаралар үткәрүдә ярдәм күрсәтергә кушты.

Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, быел «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 226 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк. Хәзерге вакытта 102 ишегалдында капремонт тәмамланган, эшләр 101 территориядә дәвам итә. Быелгы программа 73%-ка үтәлгән. Эшләр график буенча бара һәм октябрьгә тәмамланачак.

]]>
Tue, 11 Aug 2020 14:06:56 +0300
<![CDATA[Казан филармониясе солистлары паркларда һәм скверларда ретро-шлягерлар башкарачак]]> https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/solisty-kazanskoy-filarmonii-ispolnyat-v-parkakh-i-skverakh-retro-shlyagery/

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). Казан паркларында һәм скверларында шәһәр филармониясе солистлары «Ретро-шлягерлар» программасы белән чыгыш ясаячак. Шәһәр халкы Татарстанның атказанган һәм халык артистлары башкаруында композицияләрне тыңлый алачак.

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен музыкаль әсәрләрне Айдар Габдинов, Равил Харисов, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров, Марина Карпова, Ясмин, Гөлшат Имамиева, Резеда Шәрәфиева, Әмир Әхмәдшин, Фердинанд Фәтхи, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Асаев, Илгиз Зәкиев, Рафаэль Якупов, Алмаз Хәсәнов, Рөстәм Насыйбуллин, Алсу Вәлиуллина һәм Алсу Сөнгатуллина, «Веселые Волгари» ансамбле башкара.

Музыкантларның беренче чыгышы 13-нче августта Урицкий исемендәге паркта планлаштырылган, 20-нче августта тере музыканы «Крылья Советов» паркында тыңларга мөмкин булачак. Горки-Әмәт урманында ретро-шлягерлар 27-нче августта яңгыраячак.

Концертлар 18.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Исегезгә төшерәбез, Казан паркларында һәм скверларда спорт, күңел ачу һәм белем бирү чаралары үткәрелә башлады. Алар барысы да Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәп уза.

]]>
Tue, 11 Aug 2020 13:49:47 +0300