Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.12.2018, 09:09

Казан Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә кушылды

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Бүген БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Казанда яшәүчеләр җирле үзидарә органнарында коррупция мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннарына мөрәҗәгать итә яки "Казан коррупциягә каршы. Ришвәтче турында хәбәр ит" махсус бүлегендә хәбәр калдыра алалар.

БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясендә күрсәтелгәнчә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен гамәлгә куюның максаты булып коррупция проблемасын аңлауны һәм коррупцияне кисәтүдә һәм аңа каршы көрәштә Конвенциянең ролен тирәнәйтү тора.

Бүгенге көндә Конвенциягә 172 дәүләт кушылган. Аны ратификацияләүчеләр арасында Россия, Әзербайҗан, Беларусь, Кыргызстан, Латвия, Таҗикстан һәм Төркмәнстан бар. Халыкара килешү коррупцияне кисәтү, гаеплеләрне җәзага тарту чараларын, шулай ук аның белән көрәштә халыкара хезмәттәшлек механизмнарын күздә тота. Ул әгъза-дәүләтләрдән коррупциягә каршы сәясәт алып баруны, тиешле законнарны хуплауны һәм әлеге күренешкә каршы көрәш өчен махсус органнар булдыруны таләп итә.

Казанда Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә эшчәнлекне оештыруны камилләштерү максатларында Казан Мэрының 2015 елның 18 ноябрендәге 167 номерлы карары белән коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе төзелде, ул Мэр каршындагы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшмә органы булып тора. 2015-2020 елларга Казан муниципаль берәмлегенең коррупциягә каршы комплекслы программасы гамәлгә ашырыла, аның максаты - коррупциягә каршы төрле яклап көрәш. Җирле үзидарә органнарында коррупция мәсьәләләре буенча гражданнардан кайнар линия телефонына (299-17-08, 299-17-09) хәбәрләр кабул итү оештырылды. Килгән мөрәҗәгатьләргә аңлатмалар һәм консультацияләр бирелә, гамәлдәге законнар кысаларында чаралар күрелә.

Казан җирле үзидарә органнарының рәсми порталында "Коррупциягә каршы көрәш" бүлегендә шулай ук "Казан коррупциягә каршы. Ришвәтче турында хәбәр ит" махсус бүлек бар, анда гражданнар, шул исәптән аноним рәвештә, шәһәрнең җирле үзидарә органнарында коррупция очраклары турында хәбәр калдыра ала.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Казанда коррупцион күренешләргә тискәре караш формалаштыруга һәм җәмгыятьтә хокукый культураны күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Әйтик, 2018 елның ноябрь-декабрь айларында Казан Мэриясе Яшьләрнең интеллектуаль иҗаты клубы белән берлектә шәһәр мәктәпләрендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" ителлектуаль уеннар сериясе узды. Анда шәһәрнең барлык районнарыннан 35 команда катнашты, ә өстәмә раунд нәтиҗәләре буенча финал уенында Вахитов районының 116-нчы лицее командасы җиңү яулады. Моннан тыш, мәгариф һәм сәнгать мәктәпләре укучылары арасында коррупциягә каршы темага "Коррупциягә ЮК дип әйт!" иҗат бәйгеләре уза, дип хәбәр итә Казанда Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе. Коррупциягә каршы темага рәсем конкурсында катнашучыларның иң яхшы эшләре шәһәр Башкарма комитеты бинасында куелды.

Барлык яңалыклар