Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.07.2019, 17:05

Казанның Зөбәрҗәт күленнән активистлар 40 капчык чүп-чар җыйды


(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль). Казанда активистлар Зөбәрҗәт күле төбен һәм сулык янынданы территорияне чүп-чардан чистарттылар. Экологик акция йомгаклары буенча 40 капчык - бер «КАМАЗ» чүп-чар җыелды.

Акциядә барлыгы 100-гә якын кеше - «Чиста булачак» экологик хәрәкәте активистлары, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе хезмәткәрләре, Киров һәм Мәскәү районнарының территориаль иҗтимагый идарәсе рәисләре һәм җирле халык катнашты, дип хәбәр итә район администрациясе матбугат хезмәте. Чүп-чарның бер өлеше су төбеннән күтәрелде, анда 40 минут дәвамында А.А.Леонов исемендәге су асты тикшеренү отряды аквалангчылары эшләде.

«Без очрашып йөргән кызым белән бергә еш кына урамга - ишегалдын, паркларны җыештырырга чыгабыз. Әйләнә-тирәбездә чиста табигать һәм яшел үлән булуын күрү безгә бик рәхәт. Шуңа күрә безнең өчен чүп-чар җыю мәҗбүри шөгыльгә әверелде», - дип сөйләде акциядә катнашучыларның берсе Артур Никишин һәм үзе белән һәрчак перчаткалар һәм чүп капчыклары йөртүен өстәде.

Барлык яңалыклар