Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.06.2020, 15:06

Танылган блогерлар ТАССРның 100 еллыгына уникаль видеогид ясаячак

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). Республикада ТАССР барлыкка килүнең 100 еллыгы уңаеннан республиканың әһәмиятле урыннары турында «Татарстан тарихы» масштаблы проектын эшләтеп җибәрделәр. Татарстанның йөз танылган блогеры һәм кешеләре Татарстанда 100 иң якты, әһәмиятле һәм халык тарафыннан аеруча яратылган урыннар буенча уникаль видеогид булдырачак.

«Татарстан тарихы» проекты социаль челтәр кулланучыларын республиканың күп санлы уникаль урыннары белән таныштырырга, ТАССР тарихыннан мөһим фактларны искә төшерергә юнәлдерелгән. Моннан тыш, блогерлар Татарстанның ничек үсүен һәм үзгәрүен ачык күрсәтәчәк, элеккеге заманнарда конкрет локацияләрдә нәрсә булганлыгын һәм әлеге урыннарда бүген нәрсә булуын сөйләячәк. Проектның инициаторлары Татарстан блогерлары бергәлеге һәм «К9» коммуникация агентлыгы.

Проектта 100 кеше катнашачак: блогерлар, иҗтимагый хәрәкәт лидерлары, артистлар һәм музыкантлар, спортчылар һәм республика халкы. Һәр көн өч ай дәвамында алар Татарстанның мәшһүр урыннары турында сөйләячәк, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.

Проектта телевидение алып баручысы Зөһрә Уразбахтина, lifestyle-блогерлар Эльза Зигантдинова, Ксения Иванова, Алинә Гыймалтдинова, алып баручы Константин Бахмутов, fashion-блогер Алия Мифтахова, «Ямьле» төркеме солисты Вероника Кузнецова, хоккей комментаторы Илья Таһиров, блогер Ләйлә Лерон катнашкан. Барлык тарихлар «Татарстан тарихы» проектының рәсми аккаунтында сылтама буенча бастырыла. Социаль челтәрләрдә яраткан урамың яки локация турында сөйләп, проектка кушылырга мөмкин, түбәндәге хэштегларны билгеләү сорала: #ИсторииТатарстана #ПоТатарстану #100ЛетТАССР.
Барлык яңалыклар