Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2019, 13:32

Казан Кремле тарихи-архитектура комплексы сурәте Бали утравында пәйда булды


(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Индонезиянең Денпасар шәһәрендә Казан һәм Болгар мирасы сурәтләре барлыкка килде. Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексы һәм Болгар тарих-археология комплексы Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы эгидасы астында уза торган «Евразия мирасы» проекты кысаларында, Бали утравы башкаласында сурәтләнде.

«Евразия мирасы» проектының төп идеясе бөтендөнья мирасы шәһәрләре йортларының алгы фасадларына Бөтендөнья мирасына караган башка шәһәрләр мирасы объектлары сурәтләрен төшерү. Элегрәк мондый проект Дербент һәм Сафранболу арасында тормышка ашырылган иде.

Проектны гамәлгә ашыру урыны очраклы гына сайланмаган. Ел саен Бали утравында 6 миллионнан артык турист була, ә сурәтләр ачылган Бадунг елгасы яр буе җирле халыкның да, утрау кунакларының да яраткан урыны булып тора.

«Евразия мирасы» проекты - үз шәһәрең турында уннарча мең чакрым ераклыкта да сөйләүнең кызыклы ысулы, дип саный Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова. «Казан төрле күргәзмәләрдә һәм туристлык форумнарында катнаша, әмма шәһәр үзәгендә зур картина – Татарстан башкаласы мирасын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек», – дип билгеләде Казанның вице-мэры, ул республиканың Спас районы башлыгы Камил Нугаев белән сурәтләрне ачу тантанасында катнашты. Бу елның җәендә Болгар шәһәрендә Денпасар мирасы сурәте пәйда булыр, дип планлаштырыла.

Шушы көннәрдә сурәтне Индонезия Президенты Джоко Видодо карады, ул утрауда рәсми визит белән булды. Ул Денпасар белән Болгар арасында ике яклы мөнәсәбәтләр төзү инициативасын югары бәяләде. 2007 елда, Суракарта шәһәре мэры буларак, Видодо әфәнде Казанга Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы конгрессы кысаларында килгән.


Белешмә

1993 елның 8-нче сентябрендә нигез салынган Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы бөтендөнья мирасы объектлары белән шәһәр идарәсенә бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы әгъзалары буларак 300-дән артык шәһәр тора, аларның территориясендә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән объектлар урнашкан.

Казанда штаб-фатиры булган Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Евро-Азия секретариаты 2003 елның 7-нче   апрелендә төзелә. Бүген секретариат Казан, Бөек Новгород, Ярославль һәм Россиянең башка шәһәрләрен, Индонезиянең Денпасар һәм Гианьяр, Төркиянең Сафранболу, Иранның Тәбриз һәм Казахстанның Актау шәһәрләрен берләштерә.

Барлык яңалыклар