Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2018, 10:49

Илсур Метшин: “Президент сайлаулары – илебезнең иртәгәсен билгеләүче мөһим вакыйга”

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март, Ксения Швецова). Киләсе ял көннәрендә казанлыларны мөһим вакыйга көтә – 18 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаулары үтәчәк. Татарстан башкаласы тавыш бирүгә әзерләнү буенча финишка чыкты – бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин сөйләгәнчә, шәһәр территориясендә 450 сайлау участогы, шул исәптән сайлаучыларның вакытлыча тору урыны буенча34 участок оештырылган. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне сайлауларда актив катнашырга чакырды һәм бу көнне казанлыларны сәяси вакыйга гына түгел, ә бәйрәм көтәчәген билгеләп үтте.

“Президент сайлаулары – илебезнең иртәгәсен билгеләүче мөһим вакыйга. Безнең позициябез үзгәрешсез – сайлайлар гадел, ачык, чиста булырга тиеш, бернинди хокук бозулар булырга тиеш түгел. Законлылык – беренчел, мөһим мәсьәлә. Без күп санлы күзәтүчеләр, партия вәкилләрен, төрле кандидатларның штабларын көтәбез”, - диде Илсур Метшин.

“Шәһәрлеләр, предприятиеләребезнең эшчеләре үз теләкләрен белдерә алырга тиеш”, - диде И.Метшин.

2018 елның 1 гыйнварына Казанда сайлаучылар саны 906 мең 586 кеше тәшкил итә. Хәзерге вакытта сайлауларга әзерлек эшләре тәмамлана. Евгений Варакин сүзләре буенча, ерак урнашкан торак массивларда яшәүче сайлаучылар уңайлылыгы өчен сайлау көннәрендә сайлау участокларына кадәр түләүсез автобуслар оештырылачак. Быел автобуслар саны 56 кадәр арттырылды.

Советлар чорыннан калган традиция буенча, сайлау участоклары янында сәүдә нокталары һәм буфетлар эшләячәк. “Сәүдә нокталарында азык-төлек, көнкүреш химиясе сатылачак. Бәяләрнең арзанлыгы шәһәрлеләрне шаккаттырачак”, - диде Евгений Варакин.

18 мартта сайлау участоклары урнашкан 242 бинада “әйдәсайлауларга” (“айданавыборы”) акциясе оештырыла. Фотога төшү өчен махсус зоналар урнаштырылачак, аларда сурәткә төшеп, аларны социаль челтәрләргә #айданавыборы (#әйдәсайлауларга) хештегы белән шәһәр һәм сайлау участогын күрсәтеп урнаштырып булачак. 20-25 мартта үтәчәк халык сайлаулары нигезендә акциядә җиңүчеләр билгеләнәчәк, алар айфоннар, гироскутерлар, велосипедлар һ.б. белән бүләкләнәчәк.

Моннан кала, шәһәрлеләр барлык мәктәп территорияләрендә үтәчәк гаилә бәйрәмнәрендә катнаша алалар. Сайлаучыларны спорт чаралары, концертлар, мастер-класслар һәм башка кызыклы чаралар көтә. Барлык сайлаучыларга “Мин сайладым” (“Я проголосовал”) беләзекләре биреләчәк, бу көнне алар белән шәһәр транспортында бушлай йөреп булачак.

Кичне “Казан Арена” стадионында йолдызлар катнашы белән концерт узачак. Тамашачылар өчен республиканың иң яхшы рок-төркемнәре, Элвин Грей, Егор Крид, Салават һәм Валерий Меладзе чыгыш ясаячак. Стадионда күңел ачу зоналары, күчмә туклану мәйданчыклары һәм бәйрәм салюты оештырылачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.03.2018
Видеорепортаж
12.03.2018 10:37
Барлык яңалыклар