Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2019, 11:55

Илсур Метшин «Бердәм Россия» праймеризында катнашты

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май, Ксения Швецова). Бүген Казанда «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына кандидатлар сайлап алу буенча алдан тавыш бирүләр уза. Мирный бистәсендәге 129-нчы номерлы мәктәптә урнашкан сайлау участогында Казан Мэры, «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе секретаре Илсур Метшин тавыш бирде.

Бүген Казан территориясендә барлыгы 72 хисап участогы ачылган. Үз сайлау участогын алдан тавыш бирү сайтында, яшәү урыны буенча теркәлү адресын күрсәтеп табарга була.

Исегезгә төшерәбез, праймеризда катнашу өчен гаризалар кабул итү 25-нче февральдә башланды. «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары да, партиядә булмаучылар да кандидатлар була алдылар. Теркәлгәннән соң алар сайлаучылар белән очрашуларда һәм дебатларда катнаштылар. Татарстанда праймериз нәтиҗәләре буенча республика парламентына булачак сайлауларда катнашучылар билгеләнәчәк.

Сайлау участоклары тавыш бирү өчен 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Фоторепортаж
Казанда «Бердәм Россия» праймеризы уза, 26.05.2019
Видеорепортаж
26.05.2019 11:37
Казанда «Бердәм Россия» праймеризы уза
Барлык яңалыклар