Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2019, 18:19

Илсур Метшин «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Алинә Бережная). Бүген Казан Мэры, «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе секретаре Илсур Метшин «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды. Документлар «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесенең Горький урамы, 9 адресы буенча кабул итү бүлмәсендә кабул ителә.

Партия эчендәге сайлаулар 26-нчы майда узачак. ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар билгеләү аларның нәтиҗәсе булып торачак. Сайлаулар бу елның 8-нче сентябрендә оештырыла.

Праймеризда катнашу өчен гаризалар кабул итү 25-нче февральдә башланды. Бүгенге көндә Татарстаннан барлыгы 70-тән артык гариза бирелгән. Документлар 30-нчы апрельгә кадәр кабул ителә.

«Бердәм Россия» партиясе әгъзалары һәм партиядәшләр генә кандидатлар була ала. Теркәлгәннән соң кандидатлар сайлаучылар һәм дебатлар белән очрашуларда катнашачак, әлеге чаралар май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда төрле темалар буенча 100-дән артык дебат оештырылачак. Дебатларны алдан тавыш бирү сайтында һәм партиянең Татарстан төбәк бүлеге сайтында онлайн режимда карарга мөмкин булачак.

Партиянең Казан җирле бүлеге секретаре, Казан Мэры Илсур Метшин ТР Дәүләт Советына сайлауларның мөһимлеген билгеләп үтте.

«Татарстан һәм аның башкаласының сәяси тормышында мөһим чор башлана: без парламентны формалаштырабыз, һәм безнең аңа кем керүе мөһим. Мин 13 ел Казанда «Бердәм Россия» бүлеген – Россиядәге иң эре шәһәр партия оешмаларының берсен җитәклим, башкалабыз халкы һәм кунаклары күрә торган барлык үзгәрешләр Президентыбыз, «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә тормышка ашырыла. Без читтә тора алмыйбыз, мин праймеризда катнашырга карар кылдым, без Президент җитәкчелегендәге бердәм команда белән җиңәчәкбез», - диде И.Метшин һәм алдан тавыш бирүдә катнашу – шәһәрлеләрне ишетү өчен чираттагы мөмкинлек, дип өстәде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Илсур Метшин шулай ук 2015 елда беренче президент праймеризында катнашты.

«Теләсә нинди сайлау алды кампаниясе - сәгатьләрне сайлаучылар белән чагыштыру мөмкинлеге, без күпсанлы очрашулар үткәрәчәкбез, бу халык белән кире элемтә алу өчен яхшы мөмкинлек. Без халыкны тагын бер кат ишетергә, аларның теләкләрен тыңларга телибез. Теләсә нинди сайлау алды эше - бу халык белән аралашу өчен яхшы сәбәп», - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.

Фоторепортаж
И.Метшин «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды
Видеорепортаж
15.04.2019 17:41
Барлык яңалыклар