Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.06.2019, 15:24

Илсур Метшин Юныс мәйданын төзекләндерү концепциясе белән танышты

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшинга Юныс мәйданын һәм Фаткуллин урамындагы бульварны төзекләндерү концепциясен тәкъдим иттеләр. Ике киңлек тә Иске Татар бистәсенең бер өлеше булып тора һәм мөһим тарихи әһәмияткә ия.

Юныс мәйданын торгызу - Иске Татар бистәсенә һәм Казан тарихына ихтирам билгесе, дип ассызыклады Илсур Метшин. Вакытлар узу белән үз үзенчәлекләрен югалткан Юныс мәйданын, тарихи сыйфатларын ассызыклап, бөтен бер иҗтимагый киңлек ясарга тәкъдим ителә. Ә Фаткуллин урамы буенча урнашкан бульвар, яңа концепция нигезендә, шәһәрлеләр һәм туристлар өчен Кабан күле яр буена үтү мөмкинлеген ачачак.

Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева хәбәр иткәнчә, Юныс мәйданы концепциясен эшләү Казанның меңьеллыгын бәйрәм итүгә кадәр үк башланган. «Без күп еллар моның кирәклеге турында сөйләштек, биредә билгеле бер әйберләрне төзәтү, туристлар өчен уңайлы мохит булдыру зарур, ләкин шул ук вакытта өлкән кешеләр хәтерли торган Иске Татар бистәсе атмосферасын саклап калырга кирәк. Бу урын татарлар өчен символик мәгънәгә ия», - дип ассызыклады ул.

Юныс мәйданы - Ислам дүрт өлешле бакчасы үрнәге, аның нигезенә «чор – бак» принцибы салынган, бу гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «дүрт бакча» дигәнне аңлата. Казанда әлеге территория Ф.Кәрим һәм Габдулла Тукай урамнары белән яшелләндерелгән 4 зур булмаган киңлеккә бүленгән. Тарихи яктан скверның һәр өлеше үз исемен йөрткән. Хәер, Т.Прокофьева билгеләп үткәнчә, вакытлар узу белән мондый бүленеш юкка чыгарылган, әмма проект бакчаның традицион идеягә әйләнеп кайтуын күздә тота. Тәкъдим ителгән концепция нигезендә, дүрт скверга түбәндәге исемнәр биреләчәк: Кече бакча, Мәхәббәт бакчасы, Күләгәле бакча һәм Чәчәк ата торган бакча. Биредә урам сәнгать галереясеннән аллея, фонтан рәвешендәге сулык һәм ял итү зоналары барлыкка киләчәк.

«Иң беренче чиратта, концепция территорияне тәртипкә китерергә тиеш, чөнки бүген барлык 4 сквер да төрле конфигурациягә ия – аларның беренчел геометрик формалары үзгәрешләр кичергән. Безгә аларны тигезләргә һәм җыйнак, бөтен һәм уңайлы киңлек эшләргә кирәк. Шулай ук дизайнер чаралары – түшәлгән таш, айдентика, эскәмияләр ярдәмендә без Көнчыгыш архитектурасын ассызыкларга телибез», – дип сөйләде Казанның баш архитекторы урынбасары, концепцияне эшләү белән шөгыльләнә торган иҗади төркем җитәкчесе Дарья Толовенкова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, концепция мәйдан территориясендә булган проблемаларны хәл итүне дә күздә тота. Шуларның берсе - автомобиль кую урыннары. Татьяна Прокофьева скверны бүлә торган тыкрыкта алардан баш тартырга тәкъдим итте. «Территория бөтен яктан машина кую урыннары белән бүленгән булганга, гомуми киңлек халәте югала. Кешеләрнең бирегә килеп, чын мөселман бакчасы белән хозурлануларын телибез», - диде ул.

Казан Мэры шәһәрнең баш архитекторы инициативасын хуплады һәм автостоянкаларны якындагы квартал территориясе буенча бүләргә мөмкин булачак дип аныклап үтте. «Кешеләр бирегә җәяү килеп, Иске Татар бистәсе архитектурасыннан ләззәт алырлык, тирә-юньдәге биналарның матурлыгын - Шамил, Апанаевлар, Бахтеевлар йортларын күрерлек итеп эшләргә кирәк. Гомумән Юныс мәйданы - үзәк нокта, Иске Татар бистәсенең йөрәге, бу безнең тарих. Паркны торгызу - Казан тарихына ихтирам билгесе. Туристларның гына түгел, казанлыларның да биредә бер генә тапкыр да булмавына ышанам, шуңа күрә ял итү өчен яңа территорияләр ачачакбыз», - дип билгеләп үтте ул һәм тулы кыйммәтле проект эшләргә кушты.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, инде быел ук Юныс мәйданының беренче өлешен – Чәчәк ата торган бакчаны төзекләндерү планлаштырыла. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренә караганда, әлеге участокка 20 млн сум күләмендә финанслау каралган.

Иске Татар бистәсе территориясендә тагын бер төзекләндерү объекты - Фаткуллин урамы буенча урнашкан бульвар булса, ул, үзенең тарихи структурасына ия булган хәлдә, вакыт узу белән, машиналар йөрү техник өлешенә әверелде. Д.Толовенкова билгеләп үткәнчә, биредә производстволар урнашкан, Кабан яр буена үтү чикләнгән, гәрчә тарихи яктан бу алдан каралган булса да. Бульварны төзекләндерү концепциясе территорияләрне бәйләргә, яр буе белән элемтәне торгызырга, йөк машиналарын кую урыннары һәм куркыныч тудырган җәяүлеләр кичүләре белән бәйле проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. «Монда асфальт түшәлгән җәяүлеләр өлеше бар, бүген аны төзекләндерергә, яктырту урнаштырырга кирәк», - дип аңлатты Т.Прокофьева. Шәһәр Мэры Тышкы төзекләндерү комитеты рәисенә Фаткуллин урамының Кабан күле яр буена кушылуы буенча эшне башларга кушты һәм урамны шәхсән барып күрергә вәгъдә итте.

Юныс мәйданын һәм Фаткуллин урамын төзекләндерү концепциясен тәкъдир итүдә шулай ук «Иске шәһәр» территориясе префекты Марат Усманов, Казанның баш рәссамы Жанна Белицкая һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Илсур Метшинга Юныс мәйданын төзекләндерү концепциясен тәкъдим иттеләр
Видеорепортаж
18.06.2019 14:46
Барлык яңалыклар