Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.09.2019, 10:29

Илсур Метшин: «Без киеренке эш графигын алдык, әмма аны да арттырып үти алдык»

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь, Ксения Швецова). Узган шимбәдә Идел су алу җайланмасында авария хәлендәге эшермәне ремонтлауны планлаштырылган сроктан җиде сәгатькә иртәрәк төгәлли алдылар. Шәһәрнең аръяк өлешендә су белән тәэмин итү 28-нче сентябрь кичендә 20.00 сәгатьтә торгызылды, дип хәбәр итте «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Андрей Егоров эшлекле дүшәмбе вакытында.

Бик арматурасын планнан тыш төзекләндерү 28-нче сентябрь 22.00 сәгатьтә башланды. План буенча 30 сәгатьтән дә ким булмаган вакыт эчендә үткәрелергә ниятләнгән ремонт барышында Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарындагы йортларда су белән тәэмин итүне туктаттылар. Киләсе алты сәгать эчендә суүткәргечләрне бушату һәм герметиклыгын бетерү буенча эшләр башкарылды, шуннан соң авария хәлендәге эшермәне сүтү, яңа суүткәргеч участогын монтажлау эшләре башкарылды.

«Эшләрне тәмамлау планнан җиде сәгатькә алдан төгәлләнде, - дип билгеләп үтте А.Егоров. - 17.00 сәгатьтә юдыру һәм зарарсызландыру үткәргәннән соң торбаларга су тутырыла, гидравлик режимны көйләү буенча чаралар үткәрелә башлады. Районнарны су белән тәэмин итү 28-нче сентябрь 20.00 сәгатьтә торгызылды».

Суны сүндерү вакытында районнарга эчәргә яраклы һәм техник су китерү оештырылды, дип искәртте спикер.

Су белән тәэмин итүне туктатып тору вакытында предприятие хезмәткәрләре башка участокларда да эшләр башкардылар: 12 бик арматурасы ремонтланды, 30-дан артык янгын гидранты алыштырылды, суырту җиһазларының автоматикасы системасы яңартылды.

«Бу эшләрдә предприятиенең 150 хезмәткәре, 50 берәмлек техника, предприятиенең барлык хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләде», - диде «Водоканал» генераль директоры.

Казан Мэры Илсур Метшин предприятие хезмәткәрләренә тиз һәм җайга салынган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Киеренке эш графигын алдык, әмма аны да арттырып үти алдык. Шул ук вакытта сез эш санын арттырдыгыз, бу - рациональ алым, - дип билгеләде Мэр. - Уңайсызлыклар өчен шәһәрлеләрдән тагын бер кат гафу үтенәбез, әмма хәзер тыныч йоклый алабыз - су алу җайланмасының мөһим төене норматив хәлгә китерелде. «Водоканал» коллективына, эшкә җәлеп ителгән барлык хезмәтләргә һәм район башлыкларына җайга салынган, профессиональ эшләре өчен рәхмәт белдерәм».

Исегезгә төшерәбез, 1969 елгы эшермәнең чуен корпусында барлыкка килгән ярыкны планлы тикшерү барышында ачыкладылар. Ремонт эшләрен башкару өчен 1788 күп фатирлы торак йортта, 10 мең шәхси йортта һәм 800 социаль өлкә объектында су бирү туктатылды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.09.2019
Видеорепортаж
30.09.2019 09:57
Барлык яңалыклар