Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2019, 14:49

Илсур Метшин: «Кадрлар дефицитын яшь педагоглар балаларына балалар бакчаларында урыннар биреп ябарга мөмкин»


(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Ксения Швецова). Мәктәпкәчә учреждениеләрдә кадрлар җитмәү мәсьәләсе турында бүген Казан шәһәре Думасының XXXVII сессияс утырышында фикер алыштылар. Белгечләр әлеге проблеманы, шул исәптән, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә эшкә урнашканда, балалар бакчаларында урыннар бирү хисабына да хәл итәргә тәкъдим итә. Казан Мэры Илсур Метшин әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнергә һәм тиешле тәкъдимне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җибәрергә кушты.

Сессия эшендә Авиатөзелеш районының 152-нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы мөдире Татьяна Павлова катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, белем бирү сыйфаты кадрлар потенциалына турыдан-туры бәйле, шуңа күрә соңгы елларда Казанда педагогларның һөнәри осталыгын һәм компетентлыгын арттыру буенча максатчан эш алып барыла. Әмма шул ук вакытта мәктәпкәчә учреждениеләрдә эшче кадрларга кытлык шәһәр өчен актуаль проблема булып кала бирә, диде ул. «Үз балалары булган яшь педагоглар еш кына безгә киләләр, әмма берничә ай эшләгәннән соң, бу өлкәдән башка урынга китәләр, – дип сөйләде Т.Павлова. - Без хезмәткәрләрнең балаларын балалар бакчаларына ташламалы шартларда кабул итү мөмкинлеген карауны сорыйбыз. Әгәр тәрбиячеләр эшкә урнашсалар, һәм шул ук вакытта бездә аларның балаларын шушы ук учреждениеләргә кабул итү мөмкинлеге булса, бу безгә педагогик кадрларга кытлыкны җиңәргә ярдәм итәчәк».

Бүгенге көндә Казан балалар бакчаларында барлыгы 14 мең хезмәткәр эшли, шуларның 6,5 меңе – педагог, дип билгеләп үтте үз докладында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.

«Балалар бакчаларын кадрлар белән тәэмин итү безнең өчен четерекле мәсьәлә булып кала. Педагог-белгечләрне эшкә алып һәм аларның балаларын балалар бакчаларына урнаштырып, әлеге ихтыяҗны хәл итеп булыр иде, – дип килеште Казан Мэры Илсур Метшин. – Гомумән алганда, балалар бакчаларына урнаштырганда файдалана алырлык ташламалар исемлеген яңадан карау мәсьәләсенә әйләнеп кайтырга кирәк. Әлеге мәсьәләне эш тәртибендә карарга, гамәлдәге закон кысаларында барысы да булсын өчен, шәһәр прокуратурасы белән килештерергә кирәк. Әйдәгез, моның өстендә эшлибез һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кирәкле тәкъдим әзерлибез».

Рөстәм Гафаров үз чиратында Татарстанда балалар бакчасында баланы карау һәм тәрбияләү өчен түләү, ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләү буенча ташламалар бар, дип искәртте. Ә 1-нче гыйнвардан өстәмә ярдәм чаралары - керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителәчәк. «Ташламалар алу өчен, социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип өстәде Р.Гафаров. - Әлегә ата-аналарның барысы да ярдәм итүнең яңа чаралары турында белми, шуңа күрә без учреждение җитәкчеләренә яңа елдан аз керемле гаиләләр балалар бакчалары өчен түләүнең 100%-ын компенсацияли алачакларын өстәмә рәвештә хәбәр итәргә киңәш итәбез».

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XXXVII сессиясе, 18.12.2019
Видеорепортаж
18.12.2019 13:41
Барлык яңалыклар