Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2019, 11:44

Уеннар, концертлар, сабын куыклары тамашасы һәм фәнни экспериментлар: Казанда Балаларны яклау көнен билгеләп үтәчәкләр

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май, Ксения Швецова). Казанда Балаларны яклау көнен бай эчтәлекле программа белән бәйрәм итәчәкләр. Бәйрәм чаралары шәһәрнең барлык районнарын колачлый, тантаналар барлык паркларда, скверларда, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә узачак. Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын концертлар, уеннар, конкурслар, спорт ярышлары, фәнни экспериментлар, шулай ук «Без Кремльне яратабыз!» масштаблы фестивале көтә.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә 1-нче июньдә берничә күңел ачу мәйданчыгы эшләячәк, дип искәртте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Эмиль Мостафин. Шул рәвешле, яшь кунаклар күңелле фәнни экспериментларда, иҗади мастер-классларда катнаша, әдәби ишегалларында әкиятләр укый һәм The Road рок мәктәбенең яшь тәрбияләнүчеләре башкаруында музыка тыңлый алачак. «Ералаш» студиясе мәйданчыгында казанлылар актерлык осталыгы буенча мастер-класска кушыла һәм балалар киножурналын төшерүдә катнашу өчен кастингка языла алачак. «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының «Мактанчык әтәч» спектакле белән чыгышы «Без Кремльне яратабыз!» фестиваленең финал аккорды булачак.

«Үзәк сәхнәдә 20-дән артык коллектив катнашуы планлаштырылган, - дип билгеләп үтте Э.Мостафин. - Чараларның төп үзенчәлеге шунда: бәйрәм балалар тарафыннан оештырыла һәм ул «балалар балаларга» принцибы буенча үткәрелә. Чара ял көннәрен күңелле һәм кызыклы итеп үткәрергә теләгән кешеләр өчен генә түгел, балаларның иҗади үсеше ягыннан да кызыклы булачак».

Кечкенә шәһәрлеләрнең иминлеге «Без Кремльне яратабыз» фестиваленең мөһим штрихы булачак, дип өстәде Мәгариф идарәсенең баш белгече Мария Леонтьева. Ул «Балачак шәһәре» исеме астындагы мәйданчыкта акцияләр, мастер-класслар һәм флешмоб уздырылуын искәртеп үтте. Биредә «SаMоSтоятельные дети» наркотикларга каршы проектының балалар берләшмәләре үз программалары белән чыгыш ясаячак, ә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең ЮХИДИ белгечләре юл хәрәкәте кагыйдәләре белемнәрен һәм велосипед йөртү күнекмәләрен тикшерергә чакыралар.

Бәйрәм чаралары шәһәрнең барлык районнарының иҗтимагый киңлекләрендә – паркларда, скверларда, яр буйларында узачак, дип билгеләп үтте Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов. 9.00 сәгатьтән Үзәк стадионның парковкасында балалар өчен велосипед ярышлары узачак. Ә 10.00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында зур концерт программасы старт ала. Шунда ук WorldSkills дөнья чемпионатына багышланган чаралар оештырыла – махсус оештырылган мәйданчыкларда балалар үзләрен 15 төрле һөнәрдә сынап карый алачак. Бу көнне бәйрәм кунаклары өчен Горки-Әмәт урманында да шундый ук мөмкинлек булачак.

Горький паркында Балаларны яклау көнендә спорт ярышлары узачак – әйтик, теләүчеләр «Яшел марафон»га кушыла алачак. Ә Урицкий паркында спортның техник төрләре – судно һәм авиамодель остаханәләре буенча ачык кубок узачак.

«Без шәһәрнең бөтен географиясен максималь рәвештә колачларга планлаштырабыз, дип җиткерде А.Фәизов. - Бәйрәмнәр хәтта ишегалларында да узачак. Мәсәлән, Әмирхан проспекты 81-нче йорт ишегалдында 11.00 сәгатьтә «Салават» яшьләр үзәге катнашында зур ишегалды бәйрәме булачак.

Урицкий паркына 14.00 сәгатьтән брейк-данс буенча, шул исәптән балалар өчен дә баттл узачак. 17.00 сәгатьтән «Вознесенское» һәм «Северный» мәдәният йортларында мәктәп яшендәге балалар өчен спектакльләр, мәктәп иҗат коллективларының отчет концертлары үтәчәк.

Кремль яр буенда 13.00 сәгатьтә халык һәм кунаклар уен мәйданчыкларын, өстәл уеннарын, балалар коллективлары чыгышларын, сабын куыклары тамашасын карый, мастер-классларда катнаша һәм туңдырма-шоколад белән сыйлана алачак.

«Якынча исәпләүләр буенча, чараларны оештыру эшләренә 5 меңгә якын кеше җәлеп ителгән», - дип өстәде А.Фәизов.

Моннан тыш, 27-нче майдан башлап Казанда мәктәп яны лагерьлары ачылды, дип искә төшерде М.Леонтьева. 1-нче июньдә аларда шулай ук бәйрәм чаралары узачак.

Барлык яңалыклар