Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.10.2019, 13:02

Игорь Комаровка Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдир иттеләр


(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстанның туристлык потенциалы белән танышты. Казан Ратушасында оештырылган күргәзмәне карауда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән өч объект – Казан Кремле, борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успенский соборы бар, дип хәбәр итте С.Иванов. «Бу республикага туристлар агымының нигезен билгеләүче өч доминант», – диде ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе.

Болгарны һәм Зөя шәһәрчеген торгызу буенча масштаблы эшләр 2010 елда старт алды, дип ассызыклады ул. Проектны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләде. 9 ел эчендә Болгарга килүче туристлар агымы- 11, Зөягә - 50 тапкыр артты. Ел саен бу үзәкләргә 500-әр мең турист килә.

«Татарстанга килүче гомуми туризм агымына килгәндә, узган ел ул 3,4 млн кешене тәшкил итте. Быел без якынча 3,7 млн. турист көтәбез. Безнең максат - 2025 елга ел саен 5 млн турист килү күрсәткеченә ирешү», – дип хәбәр итте Сергей Иванов.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы шулай ук вакыйгалы чаралар һәм аларның регионга туристлар агымын үстерүгә йогынтысы, туристлар өчен Tatarstan Tourist Pass мобиль кушымтасын эшләү, «Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык маршрутын үстерү һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында чараларны оештыру планнары турында сөйләде.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Татарстанның кече тарихи җирлекләре территориясе һәм инфраструктурасы үсеше турында сөйләде. 

Шулай ук кунаклар Казан Ратушасы каршындагы мәйданчыкта оештырылган «Соллерс» гавами акционерлык җәмгыяте җитештергән автомобильләр күргәзмәсе белән таныштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар