Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.09.2019, 14:44

И.Метшин: «Әлеге яшь микрорайонда, балалар үз талантларын тормышка ашырсын өчен, барлык шартлар да тудырылган»


(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Казанның Идел буе районында татар телендә белем бирә торган «Иделкәй» 36-нчы номерлы балалар бакчасы ачылды. Казан Мэры Илсур Метшин Рауис Гәрәев урамы, 105а адресы буенча урнашкан «Волжские просторы» торак комплексы территориясендә төзелгән яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен карап кайтты.

220 балага исәпләнгән һәм гомуми мәйданы 4,6 мең кв. метр булган балалар бакчасы төзелеше 2018 елның декабрендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында башлана. Объектны төзүче - «БарсЭлитСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Биредә эшләр августта тәмамланган, һәм хәзер балалар бакчасы яшь казанлыларны кабул итәргә әзер.

Учреждениедә барлыгы 12 төркем оештырылган, сабыйлар яшь ярымнан алып йөри алалар. Алты ясле төркеме беренче катта урнашкан, аларның һәркайсының үз йокы бүлмәсе, гигиена бүлмәсе, буфет һәм чишенү бүлмәсе бар. Балалар бакчасының икенче катында 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге алты төркемнең балалары өчен бүлмәләр бар. Биредә музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар, шулай ук музей урнашкан. Моннан тыш, балалар бакчасында лифт бар, ул техник персоналга һәм пешекчеләргә балаларга аш-су таратуда ярдәм итәргә тиеш, дип җиткерде балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Миннекаева.

 Казан Мэры Илсур Метшин балалар бакчасы бүлмәләрен карап чыкты, коллектив белән аралашты (педагогларның штат саны – 18 кеше). «Мөдир тәҗрибәле белгечләрдән торган яхшы коллектив җыйды», - диде шәһәр башлыгы.

Хәзерге вакытта Идел буе районының бу территориясе актив рәвештә төзелә – биредә «Волжские просторы», «Березовая роща», «Сказочный лес», «Соловьиная роща» торак комплекслары төзелә. Социаль объектлар, шул исәптән уку йортлары төзелеше дә халык өчен зур әһәмияткә ия. Исегезгә төшерәбез, 2-нче сентябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Р.Гәрәев урамында 1224 урынга исәпләнгән 186-нчы номерлы «Перспектива» күппрофильле лицее ачылды

2 яшьлек улы белән балалар бакчасы ачылышына килгән Гөлназ Хәбибуллина сөйләвенчә, учреждениенең урнашу урыны яңа торак комплекста яшәүчеләр өчен бик уңайлы. «Без «Волжские просторы» торак комплексыннан фатир сатып алдык һәм, әлбәттә, еракка йөрмәс өчен, баланы нинди бакчага йөртү турында уйлана башладык», – дип сөйләде ул. Әлеге проблема сабыйны яңа балалар бакчасының яслесенә урнаштыргач хәл ителгән.

 «Халык күп яши торган һәм үсә торган әлеге микрорайонда балалар үз талантларын тормышка ашырсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Проектлаштыру вакытында без монда экологик яктан чиста булуын теләдек, балалар тормышы һәм үсеше өчен барлык шартларны да булдырылуын, барлык социаль инфраструктура да янәшәдә генә булуын күзалладык. Без моңа зур игътибар бирәбез», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп.

Шулай ук Илсур Метшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде. «Ул Казанга һәм республикага карата мәхәббәт белән зур проектларны гамәлгә ашыра, алар Идел буенда һәм бөтен илдә тиңе булмаганнардан булып торалар. Без шәһәребезне һәм Татарстанны бик яратабыз һәм балаларыбыз бәхетле үссен өчен барысын да эшлибез. Алар иң матур, төзек, төзекләндерелгән һәм имин шәһәрдә яшәсен өчен әлеге эшне дәвам итәчәкбез», – диде Казан Мэры.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан башкаласында 2510 урынлы 11 балалар бакчасы ачу планлаштырыла, аларның 1110-ы 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән. Моннан тыш, 16 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт бара.

Яңа балалар бакчасын карауда һәм ачуда Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
«Волжские просторы» торак комплексында «Иделкәй» балалар бакчасы ачылды
Видеорепортаж
05.09.2019 14:38
Барлык яңалыклар