Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2018, 22:45

И.Метшин: “Шатлыклы пасха көннәре яңа игелекле гамәлләрнең башлангычы булсын”

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин православие динендәге казанлыларны Пасха белән котлады.

“Казанның православие динендәге яшәүчеләрен ихластан Христосның Яңадан туу бәйрәме – Пасха белән котлыйм!

Әлеге бөек бәйрәм гасырлар дәвамында барлык христианнарга тормыш мәгънәсе өстәүче иман нуры бирә.

Пасха бәйрәме шәфкатькә омтылышны арттыра, якты киләчәккә өмет өсти һәм йөрәкләргә мәхәббәт орлыгы чәчә. Рухи, әхлакый кыйммәтләрнең яңаруында Казанның Православие Чиркәвенең йогынтысы зур. Ул һәрвакытта да иҗтимагый бердәмлек, гаилә институтын ныгыту, үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек һәм гражданлык рухында тәрбияләү турында кайгырта, социаль проблемаларны чишүдә, милләтара һәм диннәр арасындагы багланышларны ныгытуда актив катнаша.

Шатлыклы пасха көннәре яңа игелекле гамәлләрнең башлангычы булсын! Православие динендәге казанлыларга ихластан сәламәлек, бәхет, тынычлык һәм игелек телим!”. – диелә котлауда.

Барлык яңалыклар