Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2020, 13:25

И.Метшин: «Хезмәтләрне «цифр»га күчергәндә, аларны күрсәтү сроклары оптимальләштерелә һәм коррупция өлеше 100%-ка юкка чыгарыла»


(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). Бүген Казанда 86 муниципаль хезмәт күрсәтелә, алар буенча ел саен 330 меңнән артык гариза карала. Шуларның 47-се цифрлы рәвешкә күчерелгән, аларга барлык мөрәҗәгатьләрнең 78%-ы туры килә. Рәсмиләштерелгән муниципаль хезмәтләрнең яртысы халыкка электрон рәвештә күрсәтелсә, икътисади нәтиҗә 140 млн сум тәшкил итәчәк. Муниципаль хезмәтләрне «цифр»га күчерү процессы турында тулырак бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов сөйләде.

«Зур хезмәттән без үтә күренмәле башкарылудагы берничә гади кече хезмәт алабыз»

Бүген үк төзекләндерү өлкәсендәге административ хокук бозулар өчен штрафларны түләү Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында, теркәү терминалында һәм хезмәт күрсәтү порталында кабул итүгә язылу мөмкинлеге белән электрон чират алып барыла, шулай ук Башкарма комитет хезмәткәрләре күрсәтә торган консультацияләрне исәпкә алу сервисы һәм гаризаны карау статусы турында хәбәр итә торган СМС–хәбәрләр җиткерү сервисы эшли башлады.

Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча 2019 ел ахырына кадәр цифрлы рәвешкә муниципаль хезмәтләрнең яртысыннан да ким булмаган өлеше күчерелергә тиеш иде. Иң элек исемлеккә эшмәкәрләрнең ихтыяҗларына һәм Казанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән 44 хезмәт керде. «2020 елдан Башкарма комитет 47 муниципаль хезмәтне цифрлы рәвештә күрсәтергә әзер, алар барлык мөрәҗәгатьләрнең 78%-ын тәшкил итә. Элек цифрлаштырылган 19 муниципаль хезмәт буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең 42%-ы цифрлы рәвештә мөрәҗәгать иткән», - диде Р.Ханнанов.

Башкарма комитетының «Бердәм муниципаль хезмәт күрсәтү үзәге» проект офисы муниципаль хезмәт күрсәтү процессын оптимальләштерәчәк. Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе хезмәт күрсәтүне «Муниципаль хезмәтләр белән идарә итү» мәгълүмати-аналитик системасы ярдәмендә цифрлы рәвешкә күчерә. «Бер зур хезмәттән без үтә күренмәле итеп башкарудагы гади берничә «атомар» кече хезмәт алабыз. Мәгълүмат системасына керү мөмкинлеге идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы аша гына бирелә», - дип аңлатты эш принцибын Р.Ханнанов.

Муниципаль геомәгълүмат системасында 2 млн объект турында мәгълүмат бар

Кинлек мәгълүматларын эшкәртүгә бәйле хезмәтләр цифрлы рәвешкә комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасы ярдәмендә күчерелә. Р.Ханнанов хәбәр иткәнчә, системада бер үк вакытта 400 хезмәткәр эшли ала. Анда җир кишәрлекләре буенча барлык юридик бәхәсләр һәм суд эшләре турында мәгълүмат, 2 миллионнан артык объект турында мәгълүмат һәм киңлекләр турындагы мәгълүматларның 250 җыелмасы тупланган. Система җир кишәрлекләренең шәһәр төзелеше планнарын автоматлаштырылган рәвештә формалаштыруны, инженерлык коммуникацияләре трассаларын килештерүне, шәһәр төзелеше бәяләмәсен төзүне, җир кишәрлеге чикләренең урнашу анализын башкаруны тәэмин итә.

Казан Мэры Илсур Метшин комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасын кертү белән бәйле эш күп вакыт һәм профессиональ якын килүне таләп итә, әмма нәтиҗә үзен көттерми, дип билгеләп үтте. «Аталган сан - 2 млн объект – үзе хакында үзе сөйли. Бүген системада Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе эшли ала. Проектның мөмкинлекләре турында сөйләргә, бу эшне аңлатырга кирәк. Чөнки нәтиҗәдә хезмәт күрсәтү сроклары оптимальләштерелә, аларның сыйфаты яхшыра һәм коррупция өлеше 100%-ка юкка чыгарыла, моңа да зур игътибар бирәбез», - диде шәһәр башлыгы.

Казан халыкның цифрлы грамоталылыгын үстерү проектында катнаша

«Цивр»га күчү процессында хезмәткәрләрне укытуга аерым игътибар бирелә, дип билгеләп үтте докладчы. 2019 елда даими сыгылмалы укыту, яшь белгечләрне нәтиҗәле җайлаштыру, шулай ук тәҗрибәле хезмәткәрләрнең белемнәрен саклау һәм тарату өчен «Дистанцион укыту» мәгълүмат системасы гамәлгә кертелте. Шул максатларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «Иннополис» университетында белем бирү программалары үткәрелде.

Казан халыкның цифрлы грамоталылыгын үстерүгә багышланган «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектында катнаша. Цифровойсертификат.рф белем бирү ресурсы эшли башлады, ул халыкка цифрлы технологияләрне һәм сервисларны куркынычсыз һәм нәтиҗәле файдалануга бушлай укырга мөмкинлек бирә. Яңа сервис халыкка көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләргә өйрәнергә, цифрлы тирәлекнең заманча мөмкинлекләре һәм куркынычлары турында белергә, цифрлы гигиена кагыйдәләрен үтәргә һәм шәхси мәгълүматны куркынычсызландырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.01.2020
Видеорепортаж
13.01.2020 11:17
Барлык яңалыклар