Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.01.2019, 16:01

И.Метшин: "Без барыбыз да алдагы көн һәм башкалабыз экологиясе алдында тигез дәрәҗәдә җаваплы"

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). Бүген Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XXXI сессиясендә депутатлар инициативасы буенча каты коммуналь калдыкларны туплау, җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру һәм күмү эшчәнлеген оештыру мәсьәләсен карадылар. Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу елга өстенлекле мәсьәләләр рәтендә, Татарстан башкаласы мөһим экологик проектны тормышка ашыру буенча сынау шәһәре булырга тиеш, аның уңышлы булуы халык катнашында гына мөмкин.

РФ законнарына кертелгән үзгәрешләр турында Башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде. Әйләнә-тирә мохиткә йөкләнешне киметү, рөхсәтсез чүп ташлау урыннарын бетерү, калдыклар барлыкка килү күләмен киметү өчен, Россиядә 2019 елдан башлап "Экология" федераль проекты старт алды, аның кысаларында Татарстанда калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасы эшләнгән. Казан республиканың 21 муниципаль районы белән бергә "ПЖКХ идарә итүче компаниясе" ҖЧҖ хезмәт күрсәтәчәк көнбатыш зона составына кергән.

"Территориаль схема калдыклар белән эш итүнең кирәкле инфраструктурасын үстерүне, 100% җыюны, чыгару, шулай ук калдыкларны нәтиҗәле һәм куркынычсыз утильләштерү эшен оештыруны күздә тота, – дип сөйләде И.Гыйниятуллин. – Федераль законда калдыклар барлыкка китерүче һәр кешенең бурычы язылган, төбәк операторы белән чүп чыгару турында килешү булу мөһим. Үз чиратында, төбәк операторының калдыкларны зарарсызландыру һәм күмүгә килешүләре булырга тиеш".

Казанда ике этаптан торган калдыкларны җыю һәм чыгару схемасы саклана: чүпне контейнер мәйданчыкларыннан Родина һәм Васильченко урамнарында урнашкан чүпне күчереп төяү станцияләренә алып киләләр. Биредә чүп чистартыла, ваклана, чистартылмаг калдыклар туплана һәм Химия урамындагы һәм "Восточный" урамнарындагы полигоннарга җибәрелә.

И.Гыйниятуллин 2022 елга заманча чүпне сортларга аеру автоматик станциясе һәм икенчел чималның киң спектрын эшкәртүче җитештерү линияләре белән экотехнопарк төзү планлаштырыла, дип өстәде. Моннан тыш, бу вакытка көнбатыш зонада калдыкларны сортировкадан соң калган термик зарарсызландыру өчен завод төзелергә тиеш. Шул ук вакытта докладчы билгеләп үткәнчә, каты коммуналь калдыкларны аерып җыюда чүп яндыру этабы бик мөһим, өстәвенә, бу тиешле инфраструктура булдыру өчен мәҗбүри таләп.

Казан Мэры билгеләп үткәнчә, чүп саны елдан-ел арта бара, аның морфологиясе үзгәрә. "Берни дә яңалык уйлап табылмаган, шуңа күрә завод - икенче этап. Иң беренче чиратта, Казанда яшәүчеләр арасында чүп-чар ясау культурасын арттырырга кирәк. Бу экология, ул безнең иртәгәге көн. Моңа кагылмаган бер генә кеше дә юк. Биредә түрәләр дә оппозицияләр дә юк, без барыбыз да тигез, без барыбыз да – казанлылар. Без барыбыз да экологик чиста шәһәрдә яшәргә телибез, балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз чиста шәһәрдә яшәсен иде. Без барыбыз да алдагы көн һәм башкалабыз экологиясе алдында тигез дәрәҗәдә җаваплы. Безгә зур юл үтәргә туры киләчәк, без авыр эшкә тотындык, әмма аны бергәләп чишәрбез дип ышанам", - дип шәрехләде Илсур Метшин.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары депутатларга чүпне аерым җыю буенча узган елның җәендә Авиатөзелеш районында башланган сынау проекты турында сөйләде. "Проект үзенең тормышка сәләтле булуын күрсәтте һәм, иң мөһиме, шәһәрлеләрнең калдыкларны аерып җыюда катнашуларын һәм кызыксынуларын раслады, - дип сөйләде И.Гыйниятуллин. - Чүпне аерып җыю өчен кирәкле шартлар тудыру, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында экологик рейдлар һәм икенчел чимал җыю буенча чаралар үткәрелә торган белем бирү программалары үз нәтиҗәләрен бирә. Бүген Авиатөзелеш районының калдыкларны ташучы һәм идарәче компания чыгарылган калдыкларның морфологик составында шактый үзгәрешләр күзәтелә. Мәсәлән, проект башында эшкәртү өчен яраклы икенчел ресурсларның 7-10% ы алынды. Бүген әлеге контейнерлар арасыннан эшкәртелә торган калдыкларның 20-25% гына чыгарыла".

Искәндәр Гыйниятуллин шулай ук муниципаль берәмлекләргә законнардагы үзгәрешләр нигезендә шәһәр территориясендә урнашкан контейнер мәйданчыкларын карап тоту бурычы йөкләнгәнен искәртте. Казанда йорт яны территорияләрендә 263 һәм шәхси-торак секторда 431 исәпләнә. Күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәте составына керә торган контейнер мәйданчыклары идарә итүче компанияләр карамагында булырга тиеш. Башка милекчеләрнеке булган мәйданчыклар әлеге җир кишәрлекләренең хуҗалары хисабына булырга тиеш, диелә яңа федераль законда.

"Әле ахырына кадәр җиткерелмәгән килешүле компаниягә карамастан, ел башыннан Казанда чүп чыгару графигы бозылмады. Эш көн саен оештырылган иде. Калдыклар җыелуны, подъезд юлларын чистартуны, чүп җыюны идарә итүче компанияләр башкарды. Калдыкларның артык җыелуның аерым очраклары оператив эшкәртелде һәм системалы булмады", - дип нәтиҗә ясады И.Гыйниятуллин.

Казан Мэры фикер алышына торган мәсьәләнең мөһимлеген һәм катлаулылыгын билгеләп үтте. "Ел дәвамында без еш кына бу темага әйләнеп кайтачакбыз, җыелачакбыз, киңәшләшәчәкбез, экспертларны чакырачакбыз, шул исәптән депутат комиссияләрен дә чыгачакбыз, бизнес вәкилләре белән очрашачакбыз. Без юл башында, дөньяның күптәннән уйлап табуына карамастан, бу юлны үттек. Әлеге эшне тиз генә оештырган бер генә шәһәр дә юк", – дип ассызыклады И.Метшин һәм бары тик системалы эш һәм үзара хезмәттәшлек, иң яхшы тәҗрибәне өйрәнгәндә, барлык дәрәҗәләрдә эш иткәндә генә хакимият, бизнес, ТКХ, күзәтчелек органнары гына түгел, ә халыкны тәрбияләүдә дә уңышка ирешергә мөмкин, дип өстәде.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының чираттан тыш XXXI сессиясе, 25.01.2019
Видеорепортаж
25.01.2019 13:06
Барлык яңалыклар