Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.12.2018, 18:14

И.Метшин: "Без берничә тапкыр күбрәк алабыз һәм үсеш бюджетын күбрәк куллана алабыз"

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь, Алена Мирошниченко). 2019 елга бюджет бүгенге көннең барлык чынбарлыгын исәпкә ала һәм социаль юнәлешне саклый. Казан шәһәре Думасының ХХХ сессиясе утырышында 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 елларның планлы чорына Татарстан башкаласының социаль-икътисади үсеш фаразлары һәм бюджеты проекты турында фикер алыштылар.

А.Вәлиәхмәтов: "Киләсе елда икътисади активлыкның үсү тенденцияләре саклануы күзәтелә"

Утырышта катнашучыларны шәһәрнең социаль-икътисади үсеше фаразының төп параметрлары белән икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов таныштырды. "Агымдагы елда икътисади активлыкның үсү тенденцияләре саклануы күзәтелә. Үзгәреп торучы тышкы һәм эчке мохит шартларында шәһәр икътисады ирешелгән күрсәткечләрне саклый", - дип билгеләп үтте ул. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт күләме 752,5 млрд сум булыр, дип көтелә. 2021 елга ТТП күләме, фараз күрсәткечләре буенча, 2017 ел дәрәҗәсеннән 8,7% артып китәчәк һәм 893 млрд сум тәшкил итәчәк.

Шәһәрнең сәнәгать комплексы үсеше фаразланган чорда илнең эчке базарында ихтыяҗның өстенлекле динамикасы белән билгеләнә. Шул ук вакытта үсеш темпларына илебез җитештерүчеләренең конкуренциягә сәләтен арттыруга һәм импортны алыштыруга юнәлдерелгән чаралар йогынты ясаячак. Быел сәнәгать җитештерүенең үсеше 102,5% дәрәҗәсендә бәяләнә. Уртача вакытка исәпләнгән перспективада сәнәгать җитештерүе үсешенең уртача темплары көтелә. Сәнәгать җитештерүе индексының үсеше ел саен 2,5-2,9% чикләрендә фаразлана.

Тотрыклы үсешнең тагын бер мөһим факторы - шәһәр икътисадына инвестицияләр җәлеп итү. Агымдагы елның 9 аенда инвестицияләр күләме 2017 елның шушы чорына карата 2,6% арткан. Ел нәтиҗәләре буенча инвестицион кертемнәр күләме 200 млрд сумнан артык яки узган ел белән чагыштырганда 103,5% тәшкил итәчәк. Фаразланган чорда төп капиталга инвестицияләр күләме 2017 ел белән чагыштырганда 23% артачак.

Ваклап сату сәүдәсе әйләнешенә килгәндә, агымдагы елның 9 аенда ул узган ел дәрәҗәсеннән 7,4% артып киткән. 2018 ел нәтиҗәләре буенча чагыштырма бәяләрдә ваклап сату сәүдәсе әйләнеше 6% артыр дип көтелә, бу бәяләү буенча 524 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. 2021 елга ваклап сату әйләнеше 2017 елга карата чагыштырма бәяләрдә 13,5% үсеш белән 630 млрд сумга якын булыр дип көтелә. Фаразланган чорда кулланучылар бәяләре индексының әһәмияте ел саен 104% дәрәҗәсендә булыр дип көтелә.

Спикер сүзләренә караганда, хезмәт базарындагы вәзгыять тыныч булачак, эшче көчләрне күпләп чыгару күздә тотылмый.

2018 ел башына Казанда халык саны 1 млн 243,5 мең кеше тәшкил иткән. 2018 елда халык санының планлаштырылган үсеше 11,5 мең кеше тәшкил итә. Фараз 1% чикләрендә халык санын ел саен арттыруны күздә тота. Шулай итеп, 2021 елга халык саны 1 млн 279 мең кеше булыр дип фаразлана.

И.Мөхәммәтшин: "Алдагы еллардагы кебек үк чыгымнарның күп өлеше социаль-мәдәни өлкәгә туры килә"

Социаль-икътисадый үсеш параметрлары нигезендә Казанның Финанс идарәсе 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына шәһәр бюджеты проектын эшләде. Әйтик, 2019 елга Казан бюджетының керем өлешенең гомуми суммасы 23 млрд 23 млн сум булыр дип фаразлана, бу 2018 елга расланган бюджеттан 1 млрд 415 млн сумга күбрәк. 2019 елга шәһәр бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 15 млрд 137 млн сум булыр дип фаразлана, шулардан 12 млрд 991 млн сумы салым керемнәренә туры килә. Татарстан Республикасы бюджетыннан түләүсез керемнәр 7 млрд 886 млн сум күләмендә каралган.

Барлык керем чыганаклары буенча агымдагы елда гамәлдә булган акча күчерү нормативлары, ставкалар һәм салым ташламалары саклана. Үзгәрешләр физик затлар кеременә салымга гына кагыла – республикада 1,6% күләмендә өстәмә акча күчерү нормативы билгеләнгән, дип билгеләп үтте Финанс идарәсе башлыгы И.Мөхәммәтшин.

Казан бюджетының иң зур керем чыганаклары элеккечә - физик затлар кеременә салым, җир салымы һәм җыелма керемгә салымнар. Алар бюджетның барлык салым керемнәренең 91% тәшкил итәчәк, шуларның 45% физик затлар кеременә салым салуга туры килә. 2019 елда әлеге салымнан 5 млрд 897 млн сум күләмендә акча керү фаразлана. Шәһәр бюджетына тулы күләмдә күчерелә торган җир салымы өлеше 26% тәшкил итәчәк - 3 млрд 402 млн сум. Җыелма керемгә салымнар буенча керемнәр 2019 елга 2 млрд 538 млн сум булыр дип фаразлана. Шәһәр бюджетының салым керемнәре буенча аларның өлеше 19,5% тәшкил итә.

2019 елга Казан бюджетының салым булмаган керемнәре фаразы 2 млрд 146 млн сум тәшкил итә. Салым булмаган керемнәрнең төп өлеше муниципаль милектәге мөлкәтне файдаланудан кергән керемнәр хисабына формалаша - 1 млрд 562 млн сум.

Моннан тыш, шәһәр бюджетының эре керем чыганагы булып финанс ярдәме тора. 2019 елга бюджет проектында Татарстан Республикасы бюджетыннан бушлай керемнәр 7 млрд 886 млн сум күләмендә исәпкә алынган.

Шәһәр бюджетының чыгым өлеше, керемнәр кебек үк, 2019 елда 23 млрд 23 млн сум тәшкил итәчәк. Агымдагы елның расланган бюджетына үсеш темпы 106,5% тәшкил итәчәк. "Шәһәр бюджеты чыгымнары җиде дәүләт программасы һәм 15 муниципаль программа кысаларында формалаштырылган. Узган еллардагы кебек үк, чыгымнарның күп өлеше яисә гомуми күләмнең 76% социаль-мәдәни өлкәгә туры килә. Монда мәгарифкә чыгымнар - 15 млрд 11 млн сум, социаль сәясәт – 11 млрд 80 млн сум, мәдәният – 680 млн сум, физик культура һәм спорт – 491 млн сум, яшьләр сәясәте – 289 млн сум, сәламәтлек саклау – 19 млн сум. Калган чыгымнар гомумдәүләт мәсьәләләре, милли сәясәт, ТКХ һәм башкалар буенча бүленгән", - дип җиткерде финидарәсе башлыгы.

Спикер билгеләп үткәнчә, 2019 елга Казан бюджеты проекты күрсәткечләре бюджетның гомуми балансы принцибына җавап бирә. 2019 елга керемнәр һәм чыгымнар буенча шәһәр бюджеты 23 млрд 23 млн 409 мең сум тәшкил итәчәк, 2020 елга – 23 млрд 468 млн 218 мең сум, 2021 елга – 23 млрд 702 млн 528 мең сум.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 25 октябрендә бюджет проекты Казан муниципаль берәмлеге документлар һәм хокукый актлар җыентыгында дөнья күрде, 12 ноябрьдә ачык тыңлаулар узды, шуннан соң проект Казан шәһәре Думасының даими комиссияләре утырышларында җентекләп каралды.

И.Метшин: "Элек тә бюджетта социаль әһәмияткә ия һәм беренчел чыгымнар һәм керемнәр планлаштырылган иде, аның социаль юнәлеше сакланып калган"

"Гомумән алганда, 2019 елга бюджет бүгенге көннең барлык чынбарлыгын исәпкә ала. Үзенчәлекләр арасында шуны да билгеләп үтәсем килә, анда элеккеге кебек социаль әһәмияткә ия һәм беренче чираттагы чыгымнар планлаштырылган, бюджетның социаль юнәлеше сакланган", - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.

Әмма ул билгеләп үткәнчә, шәһәр хуҗалыгының кайбер юнәлешләре тулысынча финанслау белән тәэмин ителмәгән. Бу мәсьәләләрне бюджет үтәлеше барышы буенча хәл итәргә кирәк. "2018 елга бюджет раслау вакытында да мондый проблемалар булуын ассызыклыйсым килә, әмма, билгеле булганча, аларның бер өлеше безнең республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән хәл ителде. Шәһәр төзекләндерү объектларын, шәһәр паркларын, юлларны карап тоту, газ-мотор ягулыгында йөри торган автобуслар сатып алу, футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә бәйле чыгымнарны компенсацияләү, шул исәптән урамнарны, паркларны җыештыру, биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү кебек программалар буенча өстәмә финанслау алды. Без республика җитәкчелегенә капиталь ремонт, парклар һәм скверларны карап тоту, торак массивларда яктырту кебек юнәлешләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек һәм бу мәсьәләләр уңай хәл ителер дип өметләнәбез", - дип өстәде шәһәр башлыгы.

Ул шулай ук Казан Башкарма комитетына бюджет балансын саклап калу һәм тулысынча финанслау мөмкинлеге бирә торган барлык чараларны да үткәрергә кирәк, дип ассызыклады. "Без башка керем чыганакларын җәлеп итәргә һәм депутатлар белән бергә аларны беренче чиратта нинди максатларда кулланырга кирәклеген билгеләргә тиеш. Тулаем алганда, бюджет әзер", - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.

И.Нургалиев: "Башкарма комитет тарафыннан кертелгән проект, тулаем алганда, бюджет законнары нормаларына һәм нигезләмәләренә туры килә"

Шәһәрнең социаль-икътисади үсеше фаразын һәм бюджет проектын тыңлаганнан соң, утырышта катнашучылар берничә сорау бирде. Әйтик, Казан шәһәре Думасы депутаты Владимир Никишов шәһәр кеременә пенсионерлар өчен җир салымын гамәлдән чыгару ничек тәэсир итәчәк, дип ачыклык кертте (салым шәһәр бюджетына тулысынча күчерелә). И.Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, моның аркасында шәһәр бюджетын югалтуы якынча 90 млн тәшкил итә, ләкин 2019 елга бюджетны формалаштырганда бу үзгәрешләр исәпкә алынган инде.

Депутат Камәрия Хәмидуллина Казан укучыларына грант ярдәме турында сорау бирде. Быел Мәгариф идарәсендә әлеге маддәгә 10 млн сум акча салынган, алар бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләргә ярдәм итүгә тотылачак, Мәдәният идарәсендә – 2 млн сум, алар иҗади активларга ярдәм итүгә тотылачак, Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында - 1 млн сум. "Шуны да билгеләп үтәсем килә, акча һәрвакыт җитми – призлы урыннар саны ел саен арта бара. Шулай итеп, быел без олимпиадаларда җиңүчеләргә ярдәм итү өчен шәһәр бюджетыннан өстәмә рәвештә 7 млн акча таптык", - дип өстәде И.Мөхәммәтшин.

Контроль-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев билгеләп үткәнчә, Казан бюджеты 2019 елга да, план чорына да керемнәр һәм чыгымнар буенча балансланган. "Башкарма комитет тарафыннан кертелгән проект, тулаем алганда, бюджет законнары нормаларына һәм нигезләмәләренә туры килә", - дип нәтиҗә ясады ул.

И.Метшин: "Бездә 500-дән артык республика программасы бар - зарлану гөнаһ булыр иде"

Депутат Алексей Серов утырыш өчен аерым чыгыш әзерләде. Аның фикеренчә, Башкарма комитетка бюджетның керем өлешен арттыруга күбрәк игътибар бирергә, шулай ук чыгымнар арасында "үсеш" юнәлеше булдыруны күздә тотарга кирәк. Чагыштыру өчен, ул бу өлкәдә Түбән Новгород, Пермь, Уфа кебек миллионлы башка шәһәрләр тәҗрибәсен китерде.

"Һәр төбәкнең үз бюджет кагыйдәләре бар. Татарстанда нинди төзелешләр төзелүе мине Казан Мэры буларак канәгатьләндерә", - дип җавап бирде спикерга Илсур Метшин. Ул шулай ук Казан бюджетында "үсеш" юнәлеше каралуын билгеләп үтте. Бу мәсьәләдә башкалага республика программалары да ярдәм итә. "Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан, шулай ук бай Төмән һәм Ханты-Мансийскидан кала, Казан төбәктә алган кадәр ярдәм бер шәһәрдә дә юк. Гадел булырга кирәк. Узган ел гына да Казанда җәмәгать киңлекләренә 1,5 млрд сум, ишегалларын капиталь ремонтлауга 1 млрд сум, ун балалар бакчасы төзелешенә, мәктәпләргә, сырхауханәләргә капиталь ремонт ясауга бүлеп бирелгән. Болар барысы да - үсеш бюджеты. Моннан тыш, Россия Федерациясендә башкалага гына түгел, муниципалитетларга да ярдәм итәрлек башка бер субъект та юк. Президентыбыз инициативасы белән чыккан 500-дән артык республика программасы бар бездә - зарлану гөнаһ булыр иде. Без берничә тапкыр күбрәк алабыз һәм әлеге үсеш бюджетын күбрәк куллана алабыз", - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.



Фоторепортаж
азан шәһәре Думасының XXX сессиясе, 13.12.2018
Видеорепортаж
13.12.2018 13:23
Барлык яңалыклар