Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.02.2019, 13:40

И.Метшин: "Энергоресурсларны экономияләү - табигатькә, экологиягә, иртәгәге көнгә сак карашыбыз"

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль, Алена Мирошниченко). Казанда шәһәр хуҗалыгының төрле тармакларында энергия саклау буенча чаралар актив гамәлгә ашырыла, энергия нәтиҗәлелеген арттыру проектлары шәһәрнең барлык эре муниципаль предприятиеләрендә дә кулланыла. Бүген эшлекле дүшәмбедә Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов яңа объектлар төзелешендә, шулай ук торак, социаль, транспорт өлкәсенә энергия нәтиҗәлелеге технологияләрен җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләде.

"Җәмгыятьтә акрынлап яшел стандартларны үтәү бөтен кешегә дә отышлы булуын аңлау барлыкка килә"

Артур Вәлиәхмәтов хәбәр иткәнчә, соңгы 7 елда торак фондта энергияне саклау чаралары җылылык энергиясе буенча гына да 2,2 млн гигакалориягә 2,6 млрд сумлык нәтиҗә алырга мөмкинлек биргән. Хәзерге вакытта энергетика ресурсларын куллану үсеше беренче чиратта яңа социаль объектлар куллануга бәйле.

Энергия нәтиҗәлелеген арттыру проектлары Казанның барлык эре муниципаль предприятиеләрендә гамәлгә ашырыла, шул исәптән "Казэнерго" АҖ, "Водоканал" МУП, "Метроэлектротранс" МУП. "Мисал өчен, соңгы өч елда "Казэнерго" 12 котельныйга реконструкция ясады, шуларның 4-се – 2018 елда. Тулаем еллык экономия бу эштән 7,3 млн сум тәшкил иткән, ә 100 үзәк җылылык пункты эксплуатациясеннән чыгару һәм 1267 объектта 1388 индивидуаль җылылык пункты урнаштыру нәтиҗәсендә җылылык энергиясен югалту 20-40% кимегән", – дип сөйләде спикер.

А.Вәлиәхмәтов билгеләп үткәнчә, төзелеш өлкәсендә энергия экономияләү девелоперларның яшел стандартлар белән кызыксынуы зур. Мәсәлән, 2016 елда ук "Современник" торак комплексында торак йорт Россиядә беренче булып "Яшел премия" һәм BREEAM биналарының экологик нәтиҗәлелеген бәяләүнең халыкара ысулы буенча Энергия нәтиҗәлелеге классы алды. Тагын төзелә торган биналар арасында "Манхэттен" торак комплексында һәр йорт кояш батареялары белән җиһазландырылачак, ә Спартак урамындагы "Z House" торак комплексы республикада беренчеләрдән булып GREEN ZOOM экологик һәм энергия нәтиҗәлелеге Россия стандартының алтын сертификатына дәгъва итә. Казанда Островский урамы буенча төзелә торган "Urban" Бизнес-үзәге хәзерге вакытта LEED v4 энергия нәтиҗәлелеген күтәрү халыкара стандартының яңартылган версиясе буенча объектны сертификацияләү өлешендә тикшерү уза. Проект GOLD дәрәҗәсен алуга дәгъва итә һәм Татарстанда мондый дәрәҗәдәге беренче объект булачак, дип ассызыклады докладчы.

"Халыкара стандартларның тотрыклы үсеш концепциясе таләпләрен чагылдыруын аңлау мөһим. Мәсәлән, LEED стандарты үз эченә 50-дән артык параметр ала, бина аларга туры килергә тиеш. Җәмгыятьтә акрынлап яшел стандартларны үтәү бөтен кешегә дә отышлы икәнлеген аңлау барлыкка килә", - дип билгеләп үтте А.Вәлиәхмәтов.

Транспорт өлкәсендә Казанда "2013-2023 елларга газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" республика программасы гамәлгә ашырыла. Узган ел шундый төрдәге 104 автобус сатып алынган. Докладчы игътибар иткәнчә, газ-мотор ягулыгын куллануның төп өстенлекләре - мотор ягулыгына чыгымнарны киметү, зарарлы матдәләр чыгаруны киметү һәм куркынычсызлык.

"Бүгенге көндә энергия саклау чаралары барлык структураларның һәм предприятиеләрнең муниципаль программаларына кертелгән", - дип ассызыклады А.Вәлиәхмәтов. Мисал итеп ул социаль объектларны капиталь ремонтлау программасын һәм бары тик бер объект буенча гына ышандырырлык нәтиҗәләр китерде. Әйтик, 2017 елда капиталь ремонттан соң 346-нчы номерлы балалар бакчасында җылылык һәм электр куллану 10 һәм 12% кимегән. 2018 елда 16 бистә территориясендә Татарстан торак пунктларында тышкы яктыртуны торгызу программасы кысаларында 1400 светодиод яктырткыч монтажланган. Ә 2018 елда 29 светофор объектында электр энергиясе счетчикларын урнаштырганда "Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы" учреждениесе 2 млн сумга якын акчаны янга калдырды.

"Бюджеттан тыш чыганаклардан җәлеп итү механизмнарының берсе булып энергосервис килешүе тора"

Шәһәрдә энергияне саклау буенча үткәрелә торган чараларга карамастан, экономия потенциалы бар әле. Бюджеттан тыш чыганаклардан җәлеп итү механизмнарының берсе булып энергосервис килешүе тора. "Аның төп өстенлеге - шәһәр бюджеты беренчел акчаларны кертми. Инвестор чыгымнары акчаны янга калдыру нәтиҗәсендә ирешелгән акчалар хисабына каплана. Нәтиҗәдә, хәзер без яңа, заманча, энергоэффектив җиһазлар алабыз, ә контракт вакыты тәмамланганнан соң шәһәр бюджетына экономия", - дип аңлатты Казанның Икътисади үсеш комитеты рәисе.

Заманча шартларда тышкы һәм эчке яктырту приборларын алыштыру, шулай ук суны экономияләү өчен җиһазлар урнаштыру иң нәтиҗәле чаралар булып тора.

Физик культура һәм спорт комитеты муниципаль учреждениеләр арасында беренчеләрдән булып "Стрела" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" ("Баско") белән контракт төзеде - 764 яктырткыч светодиодларга алыштырылды. Экономия нәтиҗәләре беренче айдан ук күренә, хәер, фаразлаулар буенча, яктырту өчен энергия куллану 2 тапкырга кимергә тиеш, дип билгеләп үтте спикер. Ул хезмәттәшләрен башка социаль объектларда электр энергиясен куллануны анализлауга кушылырга һәм киләчәктә аларны гамәлгә ашыру белән контрактларны куллануның нәтиҗәлелеген исәпкә алырга өндәде.

Тышкы төзекләндерү комитеты да бу эшне актив үткәрә. Шәһәр балансында барлыгы 82 меңгә якын яктырткыч бар, шуларның 13 меңнән артыгы – энергия саклаучы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларны соңгы дүрт елда гына урнаштырганнар. Икенче энергосервис килешүе урам утларын модернизацияләү буенча төзелгән. Нәтиҗәдә 6100 яктырткыч алмаштырылган һәм 30 идарә шкафы урнаштырылган. Бу 20 млн сумга якын акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

"Норматив-хокукый базаның камил булмавы аркасында энергосервис контрактларын төзү буенча проблемалар булды, әмма бүген механизмнар җайга салынган, һәм бу безнең алда яңа мөмкинлекләр ача, – дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин, тулаем алганда, шәһәр халкы өчен моңарчы күрелмәгән эш башкарылуын билгеләп үтте. "Энергоресурсларны экономияләү - табигатькә, экологиягә, иртәгәге көнгә сак карашыбыз. Безнең күп кенә предприятиеләр, Башкарма комитет бүлекчәләре, муниципаль унитар предприятиеләр энергияне саклау белән актив шөгыльләнә. Саннар искиткеч, яхшы", - дип бәя бирде шәһәр башлыгы.

"Әгәр без чиста шәһәрдә яшәргә телибез икән, балаларда иртәгәсе көнгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт салырга кирәк"

Артур Вәлиәхмәтов шулай ук энергияне саклау өлкәсендә дөнья шәһәрләре тәҗрибәсе турында сөйләде. Дөнья тенденцияләреннән ул "Чүптән энергия" технологиясен куллануны билгеләп үтте. Чүпне аеру гомуми күләмгә җиткән шәһәрләрдә калдыклар энергия булып тора яки икенчел эшкәртү өчен файдаланыла. Технология Мальме (Швеция), Вене (Австрия), Сингапур һәм башка шәһәрләрдә киң кулланыла.

Чүпне сортировкалау биредә гомуми масштабка җиткән, ә калдыклар энергия булып тора яки икенчел эшкәртү өчен файдаланыла. "Мондый технологияләрне куллану, кагыйдә буларак, халыкның үз экологик аңы һәм куллану культурасының югары дәрәҗәсенә бәйле. Энергетика, дөнья шәһәрләре ягыннан алга киткән барлык кешеләр дә булган ресурсларны – су, җылылык, электр ресурсларын нәтиҗәле куллануга өйрәтелә. Һәм без дә моңа омтылырга тиеш", - дип ассызыклады А.Вәлиәхмәтов.

Шуңа бәйле рәвештә, бүген шәһәр алдында торган мөһим бурычларның берсе – энергия ресурсларын куллануның гомуми культурасын арттыру. Моңа төрле гаилә бәйрәмнәре, шул исәптән 2018 елда Горький исемендәге паркта узган "Бергә яктырак" Бөтенроссия энергияне саклау фестивале, массакүләм мәгълүмат чараларында, мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә аңлату эшләре, актив социаль реклама юнәлдерелгән. "Без даими нигездә Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләрен шәһәр мәктәпләрендә энергияне саклау дәресләре үткәрүгә җәлеп итәргә планлаштырабыз. Беренче мондый дәресләрне бу айда ук үткәрәчәкбез", – дип белдерде спикер, шулай ук энергия һәм ресурсларны нәтиҗәле файдалану идеяләрен формалаштыруга һәм ныгытуга юнәлдерелгән бәйгеләр һәм олимпиадалар үткәрү инициативасы белән чыкты.

И.Метшин укучыларга экологик тәрбия бирүгә аерым игътибар бирергә чакырды. "Безне үзебез артыннан утны сүндерергә кирәк дип өйрәттеләр. Шул исәптән безнең ил Президенты бу гадәт әле дә калды, ди. Аңлашыла ки, бу иң гади, моңа һәр ата-ана өйрәтә, әмма хәзер безнең алда чүпне аерым җыю буенча яңа бурычлар тора. Дөньяда экологик белем бирүне күптән өйрәткәннәр инде, Европа бу күптән узды һәм шушы стандартлар буенча яши. Әгәр без чиста шәһәрдә яшәргә телибез икән, балаларда иртәгәсе көнгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт салырга кирәк. Иң авыры - үзеңне үзгәртү, кешеләрнең менталитетын үзгәртү, аларны яңадан җиһазландыру. Безне яңадан коралландыру авыр, әмма моны балалар аша эшләү - иң дөрес юл", - дип белдерде шәһәр башлыгы һәм район башлыкларына һәм предприятие җитәкчеләренә энергияне саклау һәм чүпне аерым җыю буенча хисапларга кушты.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 04.02.2019
Видеорепортаж
04.02.2019 10:48
Барлык яңалыклар