Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2019, 11:57

И.Метшин: «Балалар тылсымга ышаналар, Яңа ел бәйрәмнәрендә могҗизалар һичшиксез булсын»

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Алинә Бережная). Казанда «Кыш Бабайга хат» акциясе дәвам итә. Быел авыр тормыш хәлендә калган 200 баланың теләкләре тормышка ашачак һәм алар күптән хыялланган бүләкләр алачак. Әлеге хәйрия акциясенең тормышка ашырылуы турында Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Айрат Фәизов сөйләде.

«Кыш Бабайга хат» акциясе ТР башкаласында сигезенче тапкыр үткәрелә, ул вакыт эчендә 1616 балага бүләкләр тапшырылды. Быел әлеге хәйрия акциясендә Республика балалар йорты, «Дуслык» девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль үзәк карамагындагы балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар катнашты. Һәр бала үзенең изге хыялы турында сөйләде, әлеге теләкләр открыткаларга язылды һәм Казан Башкарма комитеты, Ратуша биналарында, шулай ук «Ак Барс» хоккей клубының үз кырындагы матчлары вакытында Спорт сараенда эленде.

Гадәти булмаган теләкләр турында сөйләгәндә, А.Фәизов, балаларның урамда табылган песи баласы өчен йорт, циркка билетлар, аэротрубада очуга билет сорауларын билгеләп үтте. «Декабрь дәвамында теләге булган һәркем билгеле бер тормыш авырлыклары кичергән баланың хыялын тормышка ашыра һәм аңа хыялланган бүләен бүләк итә ала», - диде А.Фәизов. Шуны да өстәргә кирәк, акциядә өченче ел Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Хөкүмәте әгъзалары катнаша. Акцияне Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты үткәрә, ул балаларга бүләкләрне өләшә дә.

Казан Мэры Илсур Метшин Яңа ел алдыннан авыр тормыш ситуациясенә юлыккан балаларга аерым игътибар бирергә чакырды. «Шәһәр Башкарма комитетындагы чыршыда хатлар калмады диярлек, әмма шәһәр буенча алар әле бардыр, дип уйлыйм. Балалар тылсымга ышаналар, Яңа ел бәйрәмнәрендә могҗизалар һичшиксез булсын», - диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы декабрьдә аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен яңа ел бал-маскарады оештырылачагын искә төшерде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 16.12.2019
Видеорепортаж
16.12.2019 10:38
Барлык яңалыклар