Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.02.2018, 08:33

Игорь Куляжев: “Бүгенге көндә ике фазалы реагент үзен аклый”

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль, Екатерина Виславская). Шәһәрнең урам-юл челтәрендә барган төнге чистарту эшләрен Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин тикшерде. Аны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов озата йөрде. Казан урамнарыннан 20 мең тонна кар чыгарырга планлаштырыла.

Эшлекле киңәшмәдә катнашучылар 4 ноктада булдылар: С.Хәким урамындагы җир асты кичүе территориясендә, Адоратский урамында квартал юлында, Восстание ур., 28 йорт янында магистраль участогында, Горький шоссесы участогында һәм Несмелов урамындагы кар эретү пунктында.

Кар чисарту тәүлек буе берничә этапта башкарыла. Башта катнаш юл машианалары ярдәмендә юллар бозлавыкка каршы катнашмалар белән эшкәртелә, 2-4 сәгатьтән соң, барлыкка килгән кар кабыгы щеткалы механизмнар ярдәмендә себерелә. Шуннан соң, грейдерлар ярдәмендә кар өемнәре ясала, кар машиналарга төялә һәм кар эрету пунктларына яисә килешенгән участокларга озатыла.

И.Куляжев сөйләгәнчә, бу төндә барлык кар эретү пунктлары да эшләде. Казанда алар 6 данә: Порт, Несмелов, Воровский, Васильченко, Тула урамнарында һәм Җиңү проспектында. Кар күп булу сәбәпле, башка кар җыю урыннары да кулланылды, ләкин һава торышы яхшыру белән ул эретү пунктларына озатылачак.

“Кар чыгару буенча төп эшләрне без төнлә башкарабыз, чөнки юлларда машиналар аз була. 5 февральдән 6 февральгә каршы төндә 517 махсус техника берәмлеге эшләде, аларның 190-ы – читтән җәлеп ителгән техника”, - диде И.Куляжев һәм 20 мең тонна кар чыгарырга планлаштыру турында өстәде (гадәти көннәрдә 12-15 мең тонна чыгарыла).

Бу кышны Казанда дымлы реагент кулланыла. Әлеге төр реагент, корыга караганда, тизрәк эшли башлый. Әлеге төхнология, Комитет рәисе сүзләренчә, көчле җилдә эшләү өчен яхшы.

С.Миронов билгеләп үткәнчә, төп проблемаларның берсе – бистә юлларында кар чистарту. Дөрес, элекке еллар белән чагыштырганда, хәзер бу сорау тизрәк хәл ителә. Хәзер биредә грейдер һәм картөягечләр эшли ала.

“Районыбыз тулысынча чистартылган иде. Бу кар, әлбәттә, хәлне бозды. Атна эчендә чистартырбыз, дип уйлыйм, - диде район башлыгы. – Процесс барлык урыннарда да оештырылган: ишегалларында да, юлларда да. Икенче мәсьәлә – юлларны тәртипкә китерергә вакыт кирәк. Урам җыештыручы элек биш подъезд территориясен җыештырган вакыт эчендә хәзер ике подъезд территориясен генә җыештырып өлгерә”.

Искәртергә кирәк, Казанда 4 февраль көнне шторм кисәтүе игълан ителде. Тәүлек эчендә шәһәрдә явым-төшемнең айлык нормасы яуды. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары белән “Буран” планы игълан ителде.

Фоторепортаж
Төнге кар чыгару барышы, 06.02.2018
Видеорепортаж
06.02.2018 08:20
Барлык яңалыклар