Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.08.2019, 08:39

Джаз пианисты Евгений Борец Казанда узган юбилей концертында: «Мин монда үз өемдә икәнлегемне тоям»

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август, Алинә Бережная). Кичә Казан Кремленең Пушечный ишегалдында Россия джаз сәхнәсенең әйдәп баручы композиторларының һәм аранжировщикларының берсе, пианист Евгений Борецның «5:0» юбилей концерты булды. Джаз кичәсе «Кремльдә Ольга Скепнер катнашында JAZZ» XII Халыкара импровизацион музыка фестивале кысаларында узды.

Музыкантны Казан Мэры Илсур Метшин котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Евгений Борец белән аларны күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, һәм ул талантлы музыкантның Казанда тууы белән горурлана. «Безнең дуслык 30 ел дәвам итә. 1000 еллык тарихы булган шәһәр үз кешеләре белән данлыклы, минем өчен дустыбыз Евгений Борецның үз музыкасы, таланты һәм ихлас йөрәге белән Казан, Россияне генә түгел, бөтен дөньяны бизәве зур дәрәҗә. Без синең белән горурланабыз, сиңа уңышлар, илһам һәм сәламәтлек телибез», - дип теләде И.Метшин.

Юбилярны җырчы Андрей Макаревич, актер Даниил Спиваковский, шулай ук театрның һәм киноның башка артистлары, башкаручылар - Константин Гевондян, Полина Касьянова, Леван Ломидзе, Сергей Манукян, Тимур Некрасов, Давид Ткебучава, Сергей Хутас котладылар. Евгений Борец белән бергә алар танылган композицияләрне автор аранжировкасында башкардылар.

«Минем белән бергә дусларым да килде, һәм аларның һәркайсы, минеке кебек үк, дулкынлана. Бурычыбыз - төрле музыка һәм стилистиканы күрсәтү иде. Сезгә килгәнегез өчен рәхмәт, мин үз өемдә икәнлегемне тоям», - дип мөрәҗәгать итте тамашачыларга Е.Борец.

Концертны ачып, фестивальнең музыка директоры Ольга Скепнер Евгений Борецның туган шәһәрендә юбилей концертын оештыру идеясе ике ел элек барлыкка килгәнлеген сөйләде. «Без юбилей концертын Казанда – Женя туган шәһәрдә үткәрергә хыялландык. Ул чакта безгә бу утопия кебек тоелса да, күргәнегезчә, могҗизалар булып тора. Бер концерт эчендә Евгений музыкасы дөньясына тулысынча чумып булмый, бүген без аның иҗатына таба бары бер адым атлыйбыз, туган көнең белән, талантлы музыкант!» дип юбилярга мөрәҗәгать итте ул.

Джаз кичәсе өй мохитендәге кебек бик җылы иде. Музыкантларның чыгышлары тамашачыда көчле хис-тойгылар уятты – джазны яратучылар көчле алкышлады һәм артистларны сәхнәдән җибәрергә теләмәде.

Музыкантның башкару манерасын башкалардан традицион джаз, Cool jazz, World Music фортепиано классик мәктәбе элементларының органик комплексы аерып тора. Е.Борец - А.С. Пушкин исемендәге Мәскәү драма театрының «Бешеные деньги», «Саранча» театр куелышларында, «Дети Ванюхина», «Точка» фильмнарында, «Апостол» сериалында һәм башкаларда музыка авторы.

Кичәдә танылган композицияләр дә яңгырады. Әйтик, Е.Борец музыкант Андрей Макаревич белән бергә күпләргә билгеле булган «Однажды в Америке» кинофильмы композициясен башкарды. Концертның үзенчәлеге булып шулай ук Е.Борецның театр һәм кино актеры Даниил Спиваковский белән башкарган дуэты булды. Рояль аккомпанементы астында актер Сергей Довлатовның «Блюз для Натэллы» әсәреннән өзек укыды.

Сюрпризларсыз да булмады. Бәйрәм кичәсендә тантана сәбәпчесе сәнгатькә хезмәт иткән өчен медаль белән бүләкләнде. Мондый бүләкләр танылган композиторлар София Гобәйдуллинада, Рөстәм Яхинда, опера җырчысы Ирина Архиповада һәм сәнгать өлкәсендәге башка күренекле шәхесләрдә бар.

 

Фоторепортаж
Казан Кремлендә пианист Евгений Борецның юбилей концерты
Барлык яңалыклар