Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.11.2019, 14:15

Казанда Декабристлар урамы буенча урнашкан 112-нче номерлы йорт тулысынча начар күрүчеләр өчен җайлаштырылды


(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь, Ксения Швецова, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин Декабристлар урамы буенча урнашкан 112-нче номерлы йортның капиталь ремонтын карап кайтты. Яңартылган йортта, иске коммуникацияләрне генә алыштырып калмыйча, тактиль плиткалар, катның рельефлы номерлары күрсәтелгән култыксалар һәм «акыллы» домофоннар да урнаштырылган. Ә 2020 елда биредә яшәүчеләр төзекләндерелгән ишегалды белән дә тәэмин ителәчәк, ул сакланган борынгы фоторәсемнәр буенча торгызылачак.

«Кайда гына капиталь төзекләндерү ясалмасын, без халык белән уртак тел табып эшлибез»

Йортны капиталь төзекләндерү эшләре бу елның июнь аенда старт алды, сентябрь уртасында тәмамланды. Подрядчы оешма «Авиатор+» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Алексей Иванов сөйләвенчә, төзекләндерү барышында эшчеләр бинаның фасадын һәм керү төркемнәрен яңартканнар, су белән тәэмин итү, су чыгару, җылылык белән тәэмин итү системаларын үзгәрткәннәр.

«Әлеге йортның һәр подъездында күзләре начар күрүче инвалидлар, начар күрүчеләр яши. Шуңа күрә без эшне начар күрүчеләр оешмасы тәкъдимнәреннән чыгып алып бардык, - дип сөйләде А.Иванов. – Шулай ук халык белән очрашулар уздырдык, идарәче компания белән киңәшләштек. Безгә нинди таләпләр үтәргә кирәклеге турында сөйләделәр, болар барысы да эшләнде». Подъездның керү төркемен, шулай ук эчтәге баскыч очуларын билгеләү өчен, без кисәтү тактиль плиткалар – начар күрүчеләр өчен универсаль «сукмаклар» кулландык. Барлык подъездларда да катның нумерациясе рельефлы билгеләнеше булган култыксалар урнаштырылды. «Антиспам» технологиясе буенча эшләнгән почта тартмалары да, яшәүчеләр теләге буенча, шулай ук фатирларның рельеф номерлары белән билгеләнде.

Капиталь төзекләндерү программасы буенча объектка барлыгы 10 млн 300 мең сум бүлеп бирелгән. Агымдагы төзекләндерү чаралары хисабына идарәче компания подъездларны ремонтлады, Декабристлар урамындагы 100-нче номерлы йорт мисалында «акыллы домофоннар» урнаштырды. Домофон үз телефонына махсус кушымта урнаштырганнан соң, аларга килгән кешеләрне күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Шулай ук домофон ярдәмендә махсус хезмәтләргә чыгарга, ашыгыч ярдәм, полиция һәм газ хезмәтенә шалтыратырга һәм хәтта Bluetooth ярдәмендә ишекне ачарга мөмкин.

Шәһәр башлыгы башкарылган эшләргә бәя бирде һәм йортларда яшәүчеләр белән аралашты.

- Идарәче компаниядән берәрсе яки төзелеш оешмасы җитәкчесе килеп, ремонт турындагы фикеребезне белергә теләгәне бар идеме? Беркайчан да мондый хәл булмады! Ә монда бездән сорадылар, киңәшләштеләр. Вакыт ничек үзгәрде! Бу бик күңелле булды, бик нык гаҗәпләндек, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты әлеге йортта яшәүче Әлфия Кислякова.

- Сезнең моңа гаҗәпләнүегез сөендерә, фикерләрегез өчен рәхмәт. Кайда гына капиталь төзекләндерү ясалмасын, без һәрвакыт халык белән диалогта эшлибез, шәһәрлеләрнең үзләре өчен ничек яхшырак икәнен сорыйбыз - бу безнең өчен норма, – дип җавап бирде И.Метшин.

- Бездән тактиль плитканы, кат һәм фатир номерларын ничек урнаштырырга кирәклеген сорадылар. Менә подъезд янындагы тоткаларны мин сораганча куйдылар. Хәзер бик уңайлы – әлеге тоткаларга тотынып, мин тыныч кына подъездга барып җитәм, - дип өстәде ханым.

- Гадәттә, бер фикер генә булмый, әмма без биредә яшәүчеләр өчен уңайлы уртак карар табарга тырышабыз, - дип ассызыклады әңгәмә барышында Казан Мэры.

Декабристлар урамы буенча урнашкан 112-нче һәм 114-нче номерлы йортлар ишегалдын республика программасы буенча яңартачаклар

Киләсе елда Декабристлар урамы буенча урнашкан 112-нче һәм 114-нче номерлы йортларның ишегалды территориясен яңарту планлаштырыла. Мәскәү районы Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе баш инженеры Павел Карунин сөйләвенчә, 2020 елда Татарстанда старт алачак «Безнең ишегалды» республика программасы буенча биредә начар күрүче кешеләр өчен җайлаштырылган тротуарны киңәйтеп асфальт катламы алмаштырылачак. Шуннан соң ишегалдын җәяүлеләр юлы белән Декабристлар урамы буенча урнашкан йортларны Волгоград урамындагы 1, 3 һәм 5 номерлы йортларга тоташтырачак сквер белән берләштерү планлаштырыла.

«Скверны төзекләндерү ике этапта башкарыла. Хәзер анда асфальт катламы тулысынча алмаштырылган, газонлы мәйданчыклар ясалган, яктырткычлар урнаштырылган. Барлык кече архитектура формалары, резин катлам, воркаут-зона, өстәмә коймалар киләсе елда урнаштырылачак», – дип аңлатты П.Карунин.

«Без әлеге ишегалдында булган иске шәһәрчекне сакларга һәм торгызырга омтылдык, – дип сөйләде Мэрга Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов. - Биредә яшәүчеләрнең берсе ишегалдының элеккеге күренешен чагылдырган борынгы фотографияне тапты. Бүген бер йортны торгыздык инде, ә киләчәктә үткәннәрне хәтердә яңарту өчен агач конструкцияләр ясыйбыз».

И.Метшин әлеге идеяне бәяләде һәм ишегалларны төзекләндерү һәм йортларны яңарту гына түгел, башкарылган эшләрдән соң объектларны саклау да мөһим булуын билгеләп үтте. «Без йорт һәм ишегалды эшләрендә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Төзекләндерү эшләренә күңел биреп якын килүләре күренә», - диде ул.

Чкалов урамындагы 4-нче номерлы йортны авиация тематикасында рәсмиләштерделәр һәм граффити белән бизәделәр

Шулай ук Мэр быел капиталь төзекләндерү үткәрелгән Чкалов урамындагы 4-нче номерлы торак йортны да карап чыкты. 1959 елда төзелгән дүрт катлы ике подъездлы бинада җылыту, салкын су белән тәэмин итү, канализация һәм электр белән тәэмин итү системалары төзекләндерелде, һава торышын җайга салу узеллары урнаштырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, капремонттан соң йортның фасады тулысынча үзгәрде – аны авиация тематикасында рәсмиләштерделәр, ә бинаның төп бизәге - Совет очучы-сынаучы, СССР Герое Валерий Чкалов сурәте төшерелгән граффити.

Моннан тыш, биредә фасадны һәм подъездларны ремонтладылар. «Заречье» идарәче компаниясе директоры Илсур Хисмәтуллин аңлатканча, йорт түбәнлектә урнашкан, шуңа күрә подъездга су төшкән. Моны булдырмас өчен белгечләр керү төркемнәрен алга чыгарды. Алар шулай ук подъезд ишекләренә видеокамераны тоташтыру мөмкинлеге булган «акыллы домофоннар» урнаштырганнар.

Шулай ук И.Метшин Чкалов ур., 2 һәм 4 адресы буенча һәм Краснококшайск ур., 158 адресы буенча урнашкан өч торак бина ишегалдын карап чыкты. Быел «Заречье» идарәче компаниясе бюджеттан тыш акчалар хисабына ишегалды территориясен төзекләндергән, резина капламын салган, балалар мәйданчыгы, эскәмияләр урнаштырган, контейнер мәйданчыгын яңарткан һәм башка эшләр башкарган.
Фоторепортаж
Илсур Метшин Декабристлар урамы буенча урнашкан 112-нче йортның капиталь ремонтын карап кайтты
Видеорепортаж
21.11.2019 13:39
Барлык яңалыклар