Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.07.2018, 11:09

Д.Калинкин: “Нәтиҗәнең никадәр яхшы булуы кешеләргә нинди чүпне җыярга кирәклекне аңлатудан тора”

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Алсу Сафина). Бүген эшлекле дүшәмбедә 1 августта Авиатөзелеш районында чүпне аерып җыю буенча масштаблы пилот проектының старт алуы турында хәбәр ителде. Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин халыкка чүпне аеру принциплары турында хәбәр итү мөһимлеген билгеләп үтте.

“Бу бер-ике контейнер куелган аерым объект түгел, ә маштаблы пилот проект. Әлеге проект буенча мөһим эш – халыкка мәгълүмат бирү, - диде Денис Калинкин. – Нәтиҗәнең никадәр яхшы булуы кешеләргә нинди чүпне җыярга кирәклекне аңлатудан тора. Һәрвакыт бернидән дә хәбәрдар булмаган кешеләр табылып тора, белүче кешеләргә дә өйрәнергә авыр булачак. Ләкин башларга кирәк. Әлегә бер район, бер идарә итүче компания территориясендә, алга таба эшне киңәйтәчәкбез”.

Коммуналь калдыкларны аерып җыю буенча пилот проектын кертү “Авиатөзелеш районы идарә итүче компаниясе” ҖЧҖ карамагындагы күп фатирлы йортлардан башлана. 109 контейнер мәйданчыгында сары һәм соры төсле кәгазьләр ябыштырылган 428 контейнер урнаштырылачак. Моннан кала, аеруча куркыныч калдыклар – кечкенә батареялар, терекөмешле, люминесцент энергия саклый торган лампалар, градусниклар – өчен 80 экобокс алырга планлаштырыла. Аларның 10-ы Авиатөзелеш районының кешеләр трафигы зур булган урыннарында урнаштырылачак. Куркыныч калдыклар махсус предприятиеләргә җибәреләчәк.

Район кешеләренә мәгълүмат бирү өчен листовкалар таратылачак, игъланнар, плакатлар һәм баннерлар эленәчәк. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, контейнерларга мәгълүмат язылган кәгазьләр ябыштырылачак. Аларга ташларга тиешле чүпнең символик сурәтләре төшерелгән һәм рус һәм татар телләрендә аңлатмалар язылачак. Контейнер мәйданчыкларында, мәгълүмат стендларында калдыкларны җыю тәртипләре турында мәгълүмат эленәчәк.

Авиатөзелеш районында яшәүчеләр чүпне өч төрле контейнерларга җыя алачак: куркыныч калдыклар өчен экобокслар, сары һәм соры төсле кәгазьле контейнерлар. Сары кәгазьле контейнерлар коры, чиста, эшкәртелә ала торган калдыклар өчен каралган: газеталар, дәфтәрләр, кәгазь, катыргы, пыяла банкалар, шешәләр, ватылган пыяла, сөт һәм сөт продуктларыннан, судан, сырадан, соклардан һ.б. калган пластик шешәләр, канистралар, чикләкләр, ләгәннәр, полиэтилен пакетлар һәм пленка, эчемлекләрдән һәм консервланган азык-төлектән калган металл банкалар, капкачлар, аэрозоль баллоннары һ.б. тимер.

Соры кәгазьле контейнерларда җыелган чүп каты көнкүреш калдыклары полигоннарына озатылачак. Аларга азык-төлек калдыклары, журналлар, реклама буклетлары, листовкалар, ялтыравыклы кәгазьдән плакатлар, әзер продуктлардан калган пенопласт савытлар, кофе стаканнары, тетрапак сөт, кефир, сок төргәкләре, чипсы пакетлары, торт, пирожный, салаттан калган үтә күренмәле төргәкләр, кием-салым, тукыма, аяк киемнәре, юеш чүпрәкләр, иске-москы, юеш катыргы һәм кәгазь һәм башка дымлы яисә юеш калдыклар ташлап булачак.

Искәндәр Гыйниятуллин юеш һәм коры калдыкларны аеру кирәклеген аңлатты. “Юеш калдыкларга беренче чиратта азык-төлек калдыклары керә, аларны макулатура – эшкәртүчеләр өчен мөһим фракция – белән бер савытта саклау, аны ташларга гына яраклы массага әйләндерә. Кәгазь янына юеш чүпрәк эләксә дә, шул ук хәл була, - диде Башкарма комитет урынбасары. – Шуңа күрә, тәҗрибәбездән чыгып, без шундый карар кабул иттек”. Алга таба аеру өчен чүп төрләре һәм контейнерлар саны артыр дип көтелә.

Калдыклар белән эш итү культурасын мәктәптән үк башларга планлаштырыла. Казанның Мәгариф идарәсе ТКХ комитеты белән берлектә укучыларга экологик тәрбия программасын булдырды. Уку елы башына мәктәпләргә пластик һәм макулатура өчен контейнерлар алыначак һәм урнаштырылачак.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары структур бүлекчәләр җитәкчеләрен бүлекләрдә һәм предприятиеләрдә чүпне аерып җыюны кертергә чакырды. “ТКХ комитеты мисалында әйтә алам, комитетта бер ел элек оештырылган макулатура һәм пластик җыю учреждение бюджетының чыгым өлешеннән калдыкларны чыгару өчен түләүне бетерергә мөмкинлек бирде”, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 16.07.2018
Видеорепортаж
16.07.2018 10:29
Барлык яңалыклар