Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.09.2018, 18:34

"Аксенов-фест" чикләрен киңәйтә: Казанда Нателла Тоидзе картиналары күргәзмәләре ачылды

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Россия сәнгать академиясе академигы Нателла Тоидзе Казанга 60-тан артык пейзаж, интерьер композицияләре, натюрмортлар һәм метафорик картиналар алып килде. Аны дебюты белән котларга "Хәзинә" милли сәнгать галереясына Казан Мэры Илсур Метшин килде.

Казанга килгән коллекция дөньяның зур һәм җитди күргәзмәләре буйлап сәяхәт итә. Нателла Тоидзе картиналарының кайберләре Третьяков галереясында, Рус музее һәм башка музейларда саклана.

"Биредә зур картиналар, зур пейзажлар тәкъдим ителде. Алар бары тик натурадан ясалган. Остаханә, ябык киңлек кенә җитми. Эшемне пленэрда башлыйм һәм тәмамлыйм. Картиналарның күбесенең биеклеге ике метрга җиткәнне исәпкә алсак, бу бер дә җиңел эш түгел. Әмма табигать - иң катлаулы механизм. Берәр нәрсә үзгәрсә, ул картинада чагылыш табарга тиеш", - дип сөйләде рәссам.

Узган елда да рәссам "Аксенов-фестның" кунагы булды. Ул төс һәм яктылык скульптурасы турында лекция белән чыгыш ясаган иде. Бу юлы ул фестивальгә үзенең эшләрен алып килде. Казанга килгән вакытларында ул монда бик матур урыннар күргән, шуңа күрә Татарстанда натурадан эшләргә теләген белдерде.

Фестивальнең шәһәргә иҗади көчләрне ничек җәлеп иткәнен Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде. "Аксенов-фест" рәссамнарга да, кино төшерүчеләргә дә, театралларга да, шулай ук әдип һәм музыкантларга да иҗади перспективалар ача. Әдәби һәм музыкаль компонентлар - фестиваль хәрәкәтен бәйләүче җеп булып торалар", - диде ул.

Күргәзмә кунаклары картиналарны сокланып күзәттеләр. Үзенең фикерләре белән Нателла Тоидзеның күптәнге дусты булган музыкант Андрей Макаревич уртаклашты.

"Без Нателла белән Мәскәү астында пионер-лагерьда таныштык. Ул вакытта ук инде ул искиткеч иде. 6 елдан соң, студент вакытта без бергәләп этюдларга йөрдек. Озак еллар дәвамында ул мине үзенең күргәзмәләренә чакырды, әмма мин аларга барыга вакыт таба алмадым. Бүген исә мин аларны күрдем. Нателла - көчле рәссам, башка сүз әйтеп булмый!", - диде музыкант.
Фоторепортаж
Казанда Нателла Тоидзе күргәзмәсе ачылды
Видеорепортаж
13.09.2018 17:37
Барлык яңалыклар