Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.11.2018, 15:00

24 казанлы Красноярскида узачак Универсиада-2019 утын Татарстан башкаласының үзәк урамнары буенча күтәреп узачак

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). Иртәгә Казан 2019 елда Красноярскида узачак XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада уты эстафетасын кабул итәчәк. Студентлар уеннары утын универсиада утын Казан урамнары буйлап 24 факел йөртүче – казанлылар - үткәрәчәк. Чараның Казан этабын уздыру турында бүген “Татар-информ” МА үткән матбугат конференциясендә сөйләделәр.

ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов искәртеп үткәнчә, студентлар уеннары уты эстафетасын 2013 елда Казанда үткән Универсиадада яңартканнар.

Ут эстафетасы Игенчеләр сарае яныннан старт ала. Биредә 11.00 сәгатьтә концерт программасы узачак һәм беренче факел кабызылачак. 11.30 сәгатьтә йөгерү этабы башлана. Эстафета Казан Кремле һәм Кремль урамы буенча дәвам итәчәк. Тәмамлана – КФУның төп корпусы янында. Биредә ут казанын яндырачаклар. Татарстан Республикасы башкаласы буенча маршрутның озынлыгы 2500 м тәшкил итә.

Факелны 24 кеше йөртәчәк. Башта 70 кандидат каралган, дип сөйләде ТР спорт минисрының беренче урынбасары. Факер йөртүчеләрне комиссия сайлаган. 24 факел йөртүче арасында – җәмәгать эшлеклеләре, спорт, мәгариф активистлары, яшьләр һәм атказанган мәдәният эшлеклеләре. Алар арасында ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, авыр атлетика буенча дөнья чемпионы Олег Чен, ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов һ.б.

Кышкы универсиада уты Красноярскиның заводларының берсендә ясалган. Матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, факел очыш, җил, ут, наз һәм игелекне гәүдәләндерә. Маршрут дәамында факел йөртүчеләр һәм тамашачылар куркынычсызлыгын Россия гвардиясе хезмәткәрләре тәэмин итәчәк.

Казанлыларны кисәткәнчә, Профессор Нужин, Университет, Кремль һәм Федосеев урамнарында старт һәм финишта паркова киңлеге чикләнә. Моннан кала, бу көнне маршрут буенча транспорт хәрәкәте чикләнә.

10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр транспорт өчен түбәндәге урамнар ябыла: Федосеев ур. (36-нчы йорт яныннан Батурин урамына кадәр), Игенчеләр сарае янындагы парковка, Батурин ур. (Кремль яр буеннан Большая Красная урамына кадәр),Батурин урамыннан Шейнкман проспектына кадәрге юл, Шейнкман пр., Кремль ур.(Беренче Мая мәйданыннан Профессор Нужин урамына кадәр), Чернышевский ур. (Профсоюз урамыннан Дзержинский урамына кадәр), Муса Җәлил ур. (Рәхмәтуллин урамыннан Дзержинский урамына кадәр), Кави Нәҗми ур. (Рәхмәтуллин урамыннан Дзержинский урамына кадәр), Астрономия ур.(Профсоюз урамыннан Дзержинский урамына кадәр), Лобачевский ур. (Дзержинский урамыннан Кремль урамына кадәр), Университет ур. (Профсоюз ур. Кремль урамына кадәр), Профессор Нужин ур. (1-нче йорттан Кремль урамына кадәр).

Искәртергә кирәк, студентлар уеннары утын 20 сентябрьдә Туринда (Италия) кабыздылар. Эстафетаның халыкара этабы кысаларында факел йөртүчеләр Алма-Ата (Казахстан) һәм Хәрбин (Кытай) урамнарында йөгереп уздылар. Россиядә эстафетаны Мәскәү, Калининград, Симферополь, Ростов-на-Дону, Ставрополь һәм Грозный кабул итте. Казаннан соң ут эстафетасын 17 ноябрьдә Екатеринбургта көтәләр. Эстафетаның федераль этабы маршрутында илнең 30 зур шәһәре каралган. Эстафетаның соңгы ноктасы 2019 елның 1 мартында Красноярск була.

Бөтендөнья кышкы универсиада 2019 елның 2-12 мартында узачак.

Барлык яңалыклар