Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.01.2019, 12:55

17 һәм 21 гыйнварда Казанда берничә телеканалның тапшырулары туктатылачак

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). 17 гыйнварда 04.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, тапшыру җайланмасында профилактик эшләр булу сәбәпле, Татарстан Республикасы территориясендә "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе телеканалын һәм "Татарстан – Яңа Гасыр" радиоканалын ("Болгар Радиосы" радиопрограммасын) тапшыру планлаштырыла.

21 гыйнварда космик аппаратларда профилактик эшләр үткәрү белән бәйле рәвештә 2.00 сәгатьтән 5.00 сәгатькә кадәр телевизион программалар тапшыру туктатылачак: "Первый канал", "Россия 1", "Петербург 5 канал", "НТВ", 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр кадәр – беренче һәм икенче мультиплексы программалары пакеты; 2.00 сәгатьтән 6.27 сәгатькә кадәр – "Россия Культура" программасы, дип хәбәр итә Россия Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массалы коммуникацияләр өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.

Барлык яңалыклар